Логотип Идель
Ачыш

GETCONTACT: Ә МИН СИНДӘ НИЧЕК ЯЗЫЛГАН?

Кичә бөтен Татарстан шаулады! Кышның соңгы көне дип түгел! Ә үзе башка кеше телефонында ничек язылганлыгын белеп мәш килде. Үзеңнең ничек язылганыңны белер өчен хәзер башка кеше телефонын урлап торасы юк. Бөтен мәгълүмат – синең уч төбеңдә!

Барысы да моннан берничә көн элек башланды. Блогерлар арасында гына түгел, гади кулланучылар арасында да GetContact мобиль кушымтасы турында актив фикер алышу бара. Ул шушы кушымтаны йөкләгән барлык кешеләрнең контактлар базасын чыгара.





Башта ул SMS-спамны, кирәкле булмаган шалтыратуларны блокировкаларга тиеш булган. Ә чынлыкта кешеләр GetContactны чит телефоннарда үз исеме ничек язылганлыгын белү өчен куллана. Тик иң кызыгы үзеңне түгел, ә башкаларны тикшерү.

Әлеге мобиль кушымта Кавказ арты һәм Урта Азия илләрендә аеруча популяр булган. Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстанда аны февраль башында япканнар. Ә Россиягә әле ул шушы көннәрдә генә килеп җитте.

Тик уеннан уймак чыга икәнлеген дә онытма. Чөнки GetContact меңләгән номерны һәм башка шәхси мәгълүматларны үзендә саклый, хәтта аларны башкаларга сата. Әлеге мобиль кушымта теләсә нинди номерны төрле телефоннарда ничек сакланганын күрсәтә ала. Система кушымтада теркәлгән кешеләрнең контактларның тулы исемлеген кулланырга рөхсәт бирә.

Кушымтаның конфиденциаль сәясәте Европа Союзы директивасы нигезләмәсенә туры килә, дип язылган. Тик аңа да карамастан, система контакт мәгълүматларын җыеп, кайдадыр урнаштыра ала. Гомумән алганда, GetContact өченче затларга телефон номерлары, социаль челтәрләрдәге, фотографияләр, электрон почта адреслары җибәрә ала, хәтта телефоннан сөйләшүләрне дә саклап кала ала. Шуңа да Әрманстан республикасында кушымтада теркәлмәскә куша. Казахстанда бу кушымта Мәгълүмат һәм коммуникация министрлыгы кушуы буенча блокировкаланган. Дөнья буенча бу программаны инде 5 миллионга якын кеше йөкләргә өлгергән.

Хайпка ияреп, моның үзеңә яки якыннарың тормышына куркыныч булуын да аңларга кирәк. Россиягә дә кайчан бу тыюлар килеп җитәр, әлегә – билгесез.

«GetContact» мобиль кушымтасыннан аккаунтыңны ничек бетерергә?


1. «GetContact» кушымтасын ачарга;

2. Үз профилеңә кереп, «Настройки учётной записи» → «Удалить аккаунт» төймәсенә басарга;

3. Сервисның рәсми сайтына кереп, «Unlist» вкладкасында үзеңнең номерыңны күрсәтергә кирәк.

Кушымтаны уйлап табучылар бер тәүлек эчендә үз базаларыннан синең номерны алып атарга тиеш. Ләкин синең телефон кенәгәсендә булган барлык номерлары барыбер һәркемгә ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев