Логотип Идель
Ачыш

ГАДЖЕТЛАР

 КЕСӘ БАРАБАНЫ


Минем белән кибеткә барасыңмы? Без еракка түгел Интернет кибеткә генә кереп чыгабыз. Нәрсәгәме? Уенчык алырга. Сәерсенмә, без бит заманча уенчыклар – гаджетларны тикшерү максатыннан гына ;-) («син бит инде зур, нәрсәгә сиңа уенчыклар» дип әйтүчеләргә җавап әзерләдек). Кесәне капшап карарга кирәк, 1000 сум тирәсе акча бар. Киттек! Менә электрон барабан таякчыклары. Чын барабан таякларына алар бөтенләй диярлек охшамаган. Аларны җиңелчә генә өстәлгә тидереп алсаң, барабан тавышы чыга. Кырыендагы кнопкасына басып суксаң, тәлинкә тавышы чыга. Бәясе 592 сум. Бу уенчыкны сатып алуыма өйдәгеләр дә, күршеләр дә шатланмаячак, миннән барабанчы чыгуында да шигем зур. Шуңа да башка уенчыкларны карап карыйк.

1




 

3D ТАРТМА

Кадаклар җыелмасын хәтерләткән  Pin Point 3D уенчыгы. Беренче карашка бик гади тоелса да, бу тартманың сере бар икән. Тартманың бер ягына кулыңны яки башка объектны сак кына куясың да, күп көч сарыф итмичә генә басасың. Санаулы секундлар эчендә тартманың икенче ягында 3D рельеф барлыкка килә. Скульптор булырга хыяллансаң, бу уенчык үзеңне сынап карар өчен менә дигән ысул. Фантазияңне эшкә җигәргә генә кала. Гаджет өчен 370 сум + алып килү хезмәте өчен дә түләргә кирәк булачак. Бу уенчык син йоклагач, әти-әниең кулында булыр, мөгаен. Олылар кызыклы уенчыкларны синнән дә күбрәк ярата, сер бирмәскә генә тырыша бит.

2_1 2_2




 

ШТУРВАЛЫҢНЫ НЫКЛАП ТОТ!

Геймерлар өчен  махсус киштә бар монда. Бер гаджетның рекламасы игътибарны үзенә җәлеп итеп «миңа кара» дип кычкырып тора:  «Saitek X52 Flight Control System – дигән сүзләр җыелмасы аңлаган кешеләр өчен тизлек һәм драйв аллалырына дога кебек яңгырый». Минем бу өлкәдә белемнәрем бик сай (син геймерлар телен аңлыйсың икән, миңа да язып җибәр), бу җитешсезлекне төзәтү максатыннан, моның ниндиерәк әйбер булуын ачыклап карарга булдым. «Ил-2 Штурмовик» уены белән мавыгучылар өчен джойстик булып чыкты. Ике блоклы система, двигатель өчен аерым рычаг, дисплей һәм әлбәттә самолет белән идарә итү җайланмасы. Рекламада күрсәтелгәне яңа гына чыга башлаган, шуңа аны сатып алу әлегә мөмкин түгел, «туганнары» гына сатуга куелган.

3

 




 

ФОКУС-ПОКУС

Син дусларыңны гаҗәпләндерергә яратасыңмы? Мин бик яратам. Менә фокуслар өчен дигән ниндидер уенчык тәкъдим ителә. Аны игътибарсыз калдырып булмый бит инде. Super Power Thumb Light дип аталган бармак башына киертелә торган җайланма икән бу. Караңгыда бармаклардан ут бөркелә, шунда ук тылсымчыга әйләнәсең. Иң мөһиме, әлеге эффектның  көтелмәгән булуы, дусларың күреп шаккатсын, үзең дә куркып китәргә онытма, ышандырырлык булсын. «Могҗиза»ның бәясе 175 сум. Монысына кесәдәге акчалардан өлеш чыгардым.

5_1 5_2 5_3




 

ЯЛКАУ УТЫРГЫЧЫ

Сәгатьләр буе зомби халәтендә компьютер каршында утырасың икән (бер дә мактанырлык күренеш түгел), GymyGym синең өчен уйлап чыгарылган. Пружиналы тросслар белән җиһазланган әлеге креслода утырган килеш кул һәм аякларга күнегүләр ясарга мөмкин. Ләкин бу бик үк файдалы булмаячак. Басып, тәнне яздыру, һава чыгу мәҗбүри, юкса көянтәдәй бөгелеп, җәя формасында калуың бар, тренажер-кресло гына ярдәм итмәячәк. Бәясе  $599. Тиздән ашарга пешереп ашатучы повар-кресло да уйлап чыгарырлар, мөгаен, аннары креслоларына ябышып калучыларны (урындыктан торып, компьютер каршыннан китәргә сәбәпләр азая) коткара торган җайланма да кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев