Логотип Идель
Ачыш

ФИНАНС БЕЛЕМ – ЗАМАНА ТАЛӘБЕ

Сезнең арада үзен финанс яктан белемле дип санаучылар бармы? Чынлыкта, соңгы ике-өч елда республикабызда андый яшьләр саны бермә-бер артты. Әле алай гына да түгел, тиздән Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар белән беррәттән балалар бакчасына йөрүче сабыйларны да акча белән дөрес эш итәргә өйрәтә башлаячаклар.

 Беренче карашка, әлбәттә, бу шактый сәер тоела. Сабый балага финанс грамоталылыгы турында нәрсә сөйләмәк кирәк? Тик әлеге мәсьәләгә төшенгәч, моның чыннан да мөһим булуын аңлыйсың. Бер генә мисал китерәм. Күрше подъездда яшәүче 14 яшьлек Илдар һаман саен бер вакыйганы искә ала. Кечкенә чакта аның дус малае гаиләнең айлык кереме саклана торган шкафтан акча урлап алып чыга торган булган. Шул акчага кибеттән тәм-том сатып алып, атналар буе ашаганнар... Ә 8 яшьлек Алия исә кибеткә кергән саен әти-әнисеннән яңа уенчык сорап аптырата. Ата-ана каршы килсә, нәни чактагы кебек идәнгә сузылып ята да акыра-акыра еларга тотына...

Балалар бакчасыннан ук!

– Россиянең Финанс министрлыгы сабыйлар акчаның нәрсә икәнлегенә балалар бакчасында ук төшенә башларга тиеш дип саный. Әлбәттә, бу – аларга лекцияләр сөйләү, кредит, банклар турында катлаулы мәгълүмат бирү дигән сүз түгел. Нәниләр уен формасында “Нәрсә ул акча?” дигән сорауга җавап эзләячәк. Акча кыйммәте, аны җыю-туздыру, гаилә бюджетының нәрсә икәнлегенә төшенәчәкләр, – дип аңлатты безгә Татарстан территориясендә финанс грамоталылыгын арттыру программасын тормышка ашыру эшчәнлеге буенча координатор Әнвәр Гомәров. Бакчалар белән әлеге эшне якынча май аенда башлап җибәрергә планлаштыралар.



Яшүсмерләр белән эшләгәндә исә, әлбәттә, күпкә җитдирәк темалар күтәрелә. “Нәрсә ул кредит?”, “Кайсы очракларда ул үз-үзен аклый?”, “Үз бюджетыңны ничек дөрес итеп билгеләргә?” кебек темалар аеруча популяр. Әлбәттә инде, акчалар белән бәйле мошенниклык очраклары да игътибардан читтә калмый. Белгечләр яшьләргә бигрәк тә финанс пирамидалары турында тәфсилләп сөйләргә тырыша икән.

“МММ” хуҗасы – Робин Гуд?

– Күптән түгел уку йортларының берсендә лекция укырга туры килде. Шунда Россия тарихындагы иң куркыныч финанс пирамидаларыннан берсе булган “МММ” турында сөйләдем. Беләсезме, мине нәрсә шаккаттырды? Студентлар арасында әлеге пирамиданы төзүчене чын мәгънәсендә Робин Гуд дип кабул итүчеләр бар. Ул бит халыкка ярдәм итәргә, аларны баетырга гына теләгән, янәсе... Ә дәүләт аңа моны рөхсәт итмәгән. Әлбәттә, бу шактый кызганыч күренеш, – ди Әнвәр Гомәров.



“МММ” инде күптән үткәндә калды. Тик аның урынына башка шундый пирамидалар калкып чыга башлады. Социаль челтәрләрне ачарлык түгел: беркая да эшләмәүче кешеләр атнасына 40-50 мең акча эшләүләре белән мактана. Кемдер, хәтта, машина, фатир да ота әле. Боларны күреп торучы яшүсмерләр, әлбәттә, кызыга. Аларда: “эшләмичә, укымыйча гына да акча эшләп була икән”, – дигән фикер формалаша. Финанс министрлыгының максаты исә яшьләрне әлеге мошенниклардан саклау, яклау. Аларга дөрес юл күрсәтү.

Финанс грамоталылыгына уен аша өйрән

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен Россиякүләм финанс грамоталылыгы атнасын тантаналы ачу чарасы узды. Ул мәктәп укучылары өчен финанс тематикасы буенча интеллектуаль уен форматында үтте. Чарада башкаланың төрле мәктәпләреннән  6 кешедән торган 8 команда катнашканлыгы билгеле.

– Биремнәрне Россиянең финанс министрлыгы да, үзебез дә әзерләгән идек. Дөресен генә әйткәндә, кайбер сорауларны укыгач, “эшли алмаслар” дип куркып та калган идем әле. Тик юкка булган. Егет-кызларның белем дәрәҗәсе чын мәгънәсендә шаккаттырды, – ди чара координаторы.
Җиңүчеләргә килгәндә, беренче урынны 75 нче номерлы мәктәп укучылары яулаган.

Икенче урында – 167 нче мәктәп. Өченче урын – 68 нче номерлы мәктәптә.















 







 


Рәмзия ГАЛИМОВА,


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев