Логотип Идель
Ачыш

ЭЛЕК - ЯРАГАН, БҮГЕН - ТЫЕЛГАН

Элекке заманнарда кешеләр безгә бүген эшләргә ярамаган (ә кайберләре хәтта тыелган) гамәлләр кылганнар. 

Ниндиләр икән ул?

1. Кокаин белән дәвалану.

100 ел элек әлеге матдә куркыныч саналмаган, ул гына да түгел, аны теләгән һәркем даруханәдән сатып ала алган. Балаларга кокаинны йокы даруы итеп эчәргәннәр, шуның белән ютәлне дәвалаганнар, теш авыртуын басканнар.

2. Балаларны почта аша кунакка җибәрү.

Юк, бу шаяру түгел. XX гасыр башында АКШта легаль рәвештә балаңны почта аша туганнарга җибәрү гадәти хәл булган.

3. Сабыйлар өчен тәрәзә читлекләре.

1930 елларда Анлиядә йорт тәрәзәләрендә бала утырган читлекләр күрү аптырарлык хәл булмаган. Шул рәвешле, балалар саф һава сулаган.

4. Радиоактив уенчыклар.

XX гасырның 50 елларында радация без бүген караган кебек шом белән карамаганнар. “Атомлы” уенчылар популяр саналган. Бу төр уенчыкта кечкенә микдарда чып-чын полоний һәм уран да булган.

5. Кеше зоопарклары.

Кайчандыр Көнчыгышта Азия һәм Африка кешеләреннән торган зоопарклар булган. Әлеге алым Дарвин теориясен исбатлау өчен кулланылган. Фотода – 20нче йөз башындагы Бруклинда зоопаркындагы игорот кабиләсеннән кыз бала



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев