Логотип Идель
Ачыш

ЭЛЕК ТӨШКӘ ДӘ КЕРМӘГӘН ЯҢА ПРОФЕССИЯЛӘР /ИСЕМЛЕК/

Без кайвакыт бүген гадәти булып тоелган профессияләрнең 10 ел элек бөтенләй булмаганлыгы турында уйлап та карамыйбыз. Баксаң, бит аларның «туу»ларына да дистә ел гына икән! Бүген сиңа сөйләячәк һөнәрләр хәзерге вакытта иң перспективалылары булып тора.


Мобиль кушымталар эшләүчеләр


Беренче Iphone 2007 елда тәкъдим ителде. Android – бераз соңрак. Шул вакыттан бирле App Store һәм Google Play кибетләре дә чыкты. 2011 елда Apple мобиль кушымталары 15 миллиард доллардан артык керем китергән.


Бүген iOS, Android һәм башка теләсә нинди операцион системаларда эшләү өчен кушымталарга сорау арта. Шуңа күрә мондый компанияләрдә сәләтле кешеләргә кытлык бар. Бу исә программистлар һәм мобиль кушымта ясаучыларга яңа мөмкинлекләр туа дигән сүз. Бүген дә дөньяда алар өчен 16 меңнән артык вакансия бар.


Халык фикерен өйрәнүче


Ваклап сату базарында клиент турындагы мәгълүматлар көннән-көн актуальләшә бара. Шуңа компанияләр дә кешеләрдән мәгълүматны күпләп җыя да, аннары аларны аңлар өчен махсус кешеләр яллый. Кулланучының үз-үзен тотышы, текст мәгълүматы – бу профессия вәкилләре барысын да эшкәртә. Бу белгечләр төрле предприятиеләргә яки сатучыларга булачак тенденцияләрне фаразларга мөмкинлек бирәләр. Супермаркетлардагы акцияләр уңышлы узсын өчен дә нәкъ менә шушы кешеләр тырыша инде.


Белем бирү өлкәсендәге консультантлар


Балаларының иң яхшы мәктәптә укуларын теләгән әти-әниләр инде алдан ук сабыйларын махсус мәктәпкә йөртергә тели. Бу эштә белем бирү өлкәсендәге консультантлар ярдәмгә килә. Алармәктәпләрдәге тест узу яки сораштыру процессын җиңеләйтә. Мондый консультантлар үз ярдәмнәре өчен 1000әр доллар ала. Аларның мәктәп администраторлары белән элемтәләре дә була.


Яңа эшкә урнашканда булыша торган консультантантлар


Һәрбер компания яшь белгечләрне җәлеп итү проблемасы белән очраша. Ә мондый консультантлар теге яки бу өлкәдәге эшчеләрне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Аларның күбесе – олы яшьтәгеләр. Шуңа да яшьләргә киңәш бирерлек тәҗрибәләре бар. Алар яшьләргә мотивация бирә, ничек итеп яхшырак эшләргә кирәклеген күрсәтә.


SMMщиклар


Төрле компанияләрне хәзер «Вконтакте», «Твиттер»дагы төркемнәреннән башка күз алдына китереп тә булмый. Социаль челтәрдәге менеджерлар анда (халыкта аларны «smmщик»лар, дип атыйлар) маркетинг һәм реклама эшен алып бара. Ләкин smmщик, дип кенә аталсалар да, бу белгечләр әллә никадәр эш башкара.


Башкарма директор


Бу профессия вәкилен smmщиктан бер адым гына аерып тора. Ул – компанияне замана рухына яраклаштырып торучы кеше. Чөнки башкарма директор клиентлар нәрсә теләгәнен белеп торырга, алардан бер адым алдарак барырга тиеш.


Болытлы технологияләр хезмәтендәге исәпләп чыгаручы


Син смартфоныңагы фотоларны «болыт»та («облако») сакларга яратысыңмы? Димәк, сиңа бу сүз ят түгел. Бу сүз онлайн рәвештә файлларны саклау һәм берничә кеше бергәләп куллану синонимына әверелде. Бу профессия вәкиле дә шушы «болыт» технологияләре белән эш итә. Төгәлрәк әйтсәк, алар мәгълүмат базасы менеджерлары, шушы базаларны саклау һәм индекслаштыру инженерлары һәм стратеглары булып эшли.


Өлкәннәрне караучы


Өлкәннәр олыгайган саен яклауга мохтаҗ була башлый. Хәзерге вакытта Америкада өлкән яшьтәге кешеләрне карауга аерым бер һөнәр итеп карыйлар. Бу өлкәдәге хезмәткәрләр көннән-көн күбрәк кирәк була башларга мөмкин. Сәламәтлек саклау системасын яхшы аңлаган, кешегә уңайлы мохит тудыра алган кешеләр бу профессиягә туры килеп тора. Монда аралаша белү күнекмәләре дә бик мөһим. Чөнки әлеге белгеч өлкән кешенең васыятьләрен гаиләсенә әйтеп калдыра да әле.



Кулланучылар интерфейсы дизайнеры


Бу профессия вәкиле Photoshop телендә иркенләп "сөйләшә" белергә, CSS һәм HTML программалаштыру телләрен аңларга тиеш. Хәзергә бу профессиягә 168 мең вакансия бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев