Логотип Идель
Ачыш

«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: БОМБА БУЛАЧАК!

Һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип ышандыра. «Студентлар көне»н Татарстанда озайтканнар. Әйе-әйе, безнең республикада ул 5 февральгә кадәр сузыла. Чөнки нәкъ менә шушы көнне «Пирамида» концертлар залында «Ел студенты» республика премиясен тапшырачаклар.

Студентларның әлеге премиясен үзара «Студентлар Оскары», дип тә йөртәләр. Чөнки ул университетта белем алучылар өчен иң дәрәҗәлесе санала. Җитмәсә, хәзер «Ел студенты» премиясендә бары тик вузда укучылар гына катнаша ала. Чөнки урта һөнәри уку йортларында – көллият, техникум, училищеда укучылар өчен республика күләмендә аерым бәйге бар. «Ел казанышы» дип атала анысы.

– Быел «Ел студенты» премиясе 13нче тапкыр узачак. Бер карасаң, бу – бик аз. Тик шул ук вакытта аның аркасында бик күп студентларга ярдәм күрсәтелде. Бу премия үзенең дәрәҗәле икәнлеген күрсәтеп өлгерде. Җиңүчегә статуэтка тапшыру безнең төп максат түгел. Безнең өчен иң мөһиме – кешенең башкарган эшенә нәтиҗә ясау, халыкара аренага чыгарга ярдәм итү, – ди «Студентлар лигасы» оешмасы җитәкчесе Элькин Искәндәров.

2017 елның көзендә башланып киткән әлеге бәйгедә катнашу өчен Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнарыннан 386 гариза кабул ителгән. Сер түгел, Татарстанның «Ел студенты» исемен алган кеше Россиянең «Ел студенты» исемен алырга мөмкин. Әнә, шундый исемгә лаек булган Нәфис Сираҗетдинов әле моның белән генә туктап калмаган. Казан федераль университеты студенты Нәфис “Ел студенты-2017” Россия милли премиясенең Гран-Присын да алды.

Премия 18 номинациядә тапшырыла. Иң популяр номинация булып инде ничә ел рәттән «Ел интеллекты» номинацияcе санала. Ә «Пирамида»да узачак тамашада һәрбер номинация турында фильм күрсәтәчәкләр. Ә иҗади номерлар махсус шушы бәйрәм өчен сайлап алыначак. Студентлар янына Мәскәү йолдызы да киләчәк. Тик әлегә аның төгәл кем икәнен сер итеп саклана. Тамашаның «Вконтакте» төркемендә тавыш бирү бара. Мәскәүдән чакырылган йолдыз Данил Буранов яки Elvira T булырга мөмкин.

«Ел студенты» җиңүчеләренә акчалата бүләк бирәләр. Шәхси номинацияләрдә катнашучылар 15әр мең сум акча ала. Ә коллектив номинациядә 7-20 мең сумлык сертификат тапшырыла. Аны алар үз университетлары бренды продукциясен ясату өчен кулланачак. Гран-При яулаган кеше дөньяның теләсә кайсы университетында белем алу мөмкинлеген яулаудан тыш, 30 мең сум акча белән дә бүләкләнә.

Нәфис Россиянең «Ел студенты-2017» исемен алгач, ил күләмендәге «Ел студенты-2018» премиясе дә Казанда узачак. Моның хакында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Павел Красноруцкий сөйләшүләр башлаган инде.

Әгәр синең дә киләсе елда «Ел студенты» булып таныласың килә икән, бары тик бакалавриат (1-4 курс), магистратурада (1 курс) яки аспирантурада (1 курс) укуың һәм актив булуың мөһим.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев