Логотип Идель
Ачыш

ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ ТАНЫЛГАН СТУДЕНТЛАРЫ

Иң хәйләкәрләр һәм булдыклылар ул, әлбәттә, студент халкы. Лекциягә бармаска, зачет-имтиханнарны кыек-мыек юллар белән тапшырырга дигәндә, әллә нәрсәләр уйлап табарга сәләтлеләр. Алар арасында cәерләре һәм шул сыйфаты белән истә калырдайлары да шактый. «Ялкын» бүген сине нәкъ шундый студентлар белән таныштырырга булды.

1.​ Иң карт укучы – Кытайдагы 102 яшьлек Ма Ксиуксиан.


Ул үз үрнәгендә укырга беркайчан да соң түгеллеген дәлилләп, Weshan Road Elementary School мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергән. 13 яшендә бу ханым мамык эрләү фабрикасында эшли башлый һәм шуңа да башлангыч белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Ма, «Калган эшкә кар яумасын әле» дигәндәй, яшь чакта ала алмаган белемен олыгайгач булса да үзләштерергә булган. Мәктәп җитәкчелеге, җирле газетада бу әби белән интервьюны укыганнан соң, Маны беренче сыйныфка кабул иткән.

2.​ Дөньяның иң яшь студенты – Танишк Абраам.


Ул 2010 елда American River College дигән уку йортында белем ала башлый. «Палеонтология һәм астрология» факультетына укырга керә. Малай 7 яшендә, гомумфедераль интеллектуаль тестны «биш»легә тапшырып, гомуми нигездә университетка алына.

Америка кануннар җыелмасында көллияткә яки югары уку йортына керү өчен аттестат булырга яки 18 яшь тулырга тиеш дигән әйбер юк. Шуның өчен Танишкка бернинди киртәләр дә булмаган.

Аның әти-әниләре фикеренчә, инде 2 яшьлек вакытында бала үзенең сәләтләрен күрсәтә башлаган. 5 яшь булган чакта ук ул Стэнфорд университетының математика җыентыгы мәсьәләләрен чишә торган булган. 7 яшендә ул бөтен мәктәп программасын узган. Шуңа да аны көллияткә бирергә карар кылганнар.

3.​ Грегори Смитт – яшь студентларның тагын берсе.


Ул университетның беренче курсына 10 яшьлек чагында укырга керә. Аның эшчәнлеге сәясәт белән бәйле. Грегори Смитт ике тапкыр Нобель премиясен алуга дәгъва кылган.

4.​ Чжан Синь-Янь – 10 яшьлек Кытай студенты.


Үзенә 10 яшь кенә булуына карамастан, Кытайның инженер-педагогика университетына керү имтиханнарын тапшырган. Ул бөтен фәннәр буенча да яхшы билгеләренә укый. Тик бер генә проблема бар: аңа үз сыйныфының ишеген ачарга бик авыр.

5.​ Иң матур студент – Бруно Каттелз.


Бу исемне Боливиянең студент-химигы 30 ил конкурсанты арасыннан яулап ала. Бәйге Тайваньда уздырыла. Рәсми костюмнардан һәм йөзү костюмыннан булган чыгышлардан тыш, һәр катнашучыга үз иленең милли костюмыннан да чыгыш ясарга кирәк булган. Ә биремнәрнең берсе интеллектны тикшерүгә багышланган.

6.​ Виталий Перевозчиков – интернет герое.


Пермь шәһәрендә автобустан качып киткән студент бөтен интернетны шаулатты. Видеодан күренгәнчә, ул тик торганда, эмоциональ рефлексларга бирелеп, үз-үзен берничә автомобильгә бәрелүдән саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев