Логотип Идель
Ачыш

ДӨНЬЯ КУБОГЫН УРЛАГАННАР!

Футбол буенча дөнья чемпионаты турында 7 кызыклы факт белән танышабызмы? Киттек алайса!

Беренче факт. FIFA тарафыннан уздырылган Футбол буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләренә тапшырыла торган Дөнья Кубогы элек Жюль Риме кубогы дип аталган.
Бу атама 1921-1954 елларда FIFA президенты булган француз хөрмәтенә бирелгән. Жюль Риме Беренче бөтендөнья сугышы вакытында француз армиясендә офицер булып хезмәт итә.

Икенче факт. Кубокны 1966 елда Лондонда Чемпионат алдыннан урлыйлар. Пиклс кушаматлы эт аны куаклар арасыннан табып ала.
Чемпионатта Англия җиңгән елны Пиклсны “ирешкән уңышы” өчен бәйрәм табынына чакыралар. Пиклс 4-5 яшендә 1967 елда бер мәче артыннан куганда җан бирә.

Өченче факт. Чемпонатта футболкаларны алмашу 1986 елдан бирле рәсми рәвештә тыелган.

Дүртенче факт. Бразилия – Бөтендөнья чемпионатының 21 турнирының барысында да катнашкан бердәнбер ил.

Бишенче факт: 2006 елда Германиядә узган чемпионаттан соң 9 ай узгач, әлеге илдә туучылар саны 10%ка арта.

Алтынчы факт: Германия уйнаганда Мюнхенда йөрәк өянәге белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны кисәк үсә.

Җиденче факт: 2014 елда узган чемпионатны дөнья халкының яртысы карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев