Логотип Идель
Ачыш

БЛОГЕР БАЛАЛАР: АЛАР ӘТИ-ӘНИЛӘРЕННӘН ДӘ ПОПУЛЯР?!

Интернет челтәре популярлашу белән йолдызлар саны артып китте: җырчы, актер, модельләр рәтенә блогерлар да өстәлде. Социаль челтәрләрдә аккаунтың, әйтер сүзең, креатив фикерләвең булса – блогерлык дөньясына эз салынган дигән сүз.

Чыннан да, интернетны ачуга берсеннән-берсе күркәм фотосурәтләр агыла башлый: алар арасында матурлык индустриясе, кулинария, “мимими” дип атала торган эт-песиле, кызыклы видео-приколлар, һәр сүзеннән шатлык өләшүче сабыйлар – лидерлар рәтендә. Соңгысы аерым игътибарга лаек, минемчә: олылар белән беррәттән бүген блогер-балалар да шәхси влогларын гөрләтеп алып бара. Биредә мәктәп укучысына хас булган борчулары, укудан тыш шөгыльләнә торган хоббилары, мавыгулары; әти-әни, дуслары хакында постлар укырга мөмкин. Шуларның иң кызыкларына күзәтү ясарга булдык. Бәлки, сез дә кызыксынып, блогер булып китәрсез!

1. @anna_knyazeva_official – Анастасия Князева

https://www.instagram.com/p/BmLo9RnFUBl/?utm_source=ig_web_copy_link
 1,2 млн язылучы, 7 яшь.

Нәни чибәркәйнең әнисе Анна үзе дә – элеккеге модель, кызын да шушы өлкәдә үстерергә булган. Аккаунтны да әнисе белән бергәләшеп алып баралар. Настяның модель буларак беренче эшләре 2,5 яшьлек чагына туры килә. Чыннан да, кызчык зур зәңгәр күзләре, сөйкемлелеге белән курчакны хәтерләтә.

– Мәктәпкә...ммм... бик барасы килми. Балалар бакчасында әйбәтрәк. Мәктәпкә дәрес әзерләргә кирәк булачак ич. Алар бик авырдыр инде. Мин үзем акыллы кыз булсам да, бирем-мәсьәләләр инде куркытып тора. Беренче сыйныфта ничек тә укырмын, анда өй эшләрен күп кушмаячаклар диделәр, ә аннары 8нче, 11нче сыйныфта нишләрмен?! Әле бит хореография мәктәбе, җыр мәктәбендә дә укыйсым бар...

 

2. @simona280 – Алисә Юнысова

https://www.instagram.com/p/BlmygpOg1XX/?utm_source=ig_web_copy_link
2,8 млн язылучы, 4 яшь.

Тиматиның әнисе Симона Яковлевна оныгы Алисәнең тормыш юлын үз инстаграм аккаунтында яктыртып бара. Әбисе теркәсә дә, аккаунт инде күптән Алисәнекенә әйләнеп беткән: биредә Симонаны әллә нигә бер генә күрергә була. Ул биредә яшь буын белән аралаша, тәҗрибәсен уртаклаша, улларын тәрбияләгәндә җибәргән ялгышларын кабатламауларын сорый. Үзе дә яшь дәү әни тәрбияләгәндә европалылар методикасына таяна: хәтта оныгына үзен ничек тели, шулай дәшәргә кушкан. Шуңа Алисә дәү әнисен исеме белән – Симона дип кенә йөртә. Кызчык үзенең яңа осталыклары белән аудиториясен көннән-көн ныграк шатландыра. #алисиныперлы хештегы астында аның кызыклы сүзләрен тотып алып була.

– Симоночка, бу йөзек, йолдызларны сиңа кем бүләк итте?

– Синең әтиең.

– Мин үсеп җиткәч аларны миңа бүләк итәрсеңме?

– Әлбәттә, барысын да сиңа бирермен.

– Алайса әтигә сиңа күбрәк бүләкләр ясарга кушарга кирәк әле.

 

3. @sabirova_maryam – Мәрьям Сабирова

https://www.instagram.com/p/BmC3aSIFLQk/?utm_source=ig_web_copy_link
15 мең язылучы, 8 яшь

Мәрьямне күпләрегез “Лучше всех” тапшыруы аша беләдер. Аның сыгылмалылыгы бар Рәсәйне таң калдырды. Хәер, Данир Сабиров кызы бит ул, аңлашыла да. Мәрьям инде 3 яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Элегрәк әнисе, әтисе сәхифәләрендә урын алса, бүген нәни гимнастканың үз аккаунты бар. Әлегә биредә постларны әнисе яза, тик Мәрьям үзенә ошамаган фотоны куйдыртмый, көчле цензура аша уздыра икән.

– Җәйге каникуллар вакытында тренировкаларым юк, тик онытып бетерергә ярамый, өйдә үзлектән шөгыльләнәм. 2нче сыйныфка әзерләнәм. Гимнастка булгач баллы, майлы һәм камыр ризыкларын ашамаска тырышам, аерым билгеләнгән диетам юк. Шоколадны да төшкә кадәр генә ашыйм. Кичләрен сеңлем белән музыка куябыз да рәхәтләнеп биибез, – диелгән Мәрьямнең инстаграм-блогында.

 

4.  @arslan_sibgatullin – Арслан Сибгатуллин

https://www.instagram.com/p/BmCqziVn_9E/?utm_source=ig_web_copy_link
7,5 мең язылучы, 6 яшь

Арсланны да күпләрегез "Беренче канал"дан күреп беләдер. Ул Андрей Малахов чакыруы белән “Пусть говорят” тапшыруында катнашкан иде. Арслан башкаруындагы “Священная война” җыры интернет киңлекләрендә битараф кешене калдырмады. Ул харизма, ул ватанпәрвәрлек, ул мимика! Аның блогының күпчелек өлеше чыгышларыннан тора. Казан юридик институты җитәкчесе аны иленә патриотлыгы өчен медаль белән дә бүләкләгән хәтта.

– Арслан миннән популяррак, – дип елмая әнисе Гүзәл. – Аны хәзер бар җирдә таныйлар, килеп кочаклыйлар, уңышлар телиләр. 3 яшендә Тукай шигырен сөйләп шаккатырган иде, шуннан аның өстендә үзем эшли башладым. Арслан вокал белән шөгыльләнми, музыка мәктәбенә дә йөрми. Тик ишетү сәләте бар, бик тиз өйрәнә, ятлый. Ничек башкарырга кирәклеген үзем өйрәтәм, җырның мәгънәсен аңлатам. Чыгыш ясар алдыннан каушаса “Әни, мине тынычландыр”, – ди.

 

Илүзә Бикчәнтәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев