Логотип Идель
Ачыш

БЕР СӘЯХӘТ ТАРИХЫ: КЫТАЙ "ДӘШӘ" ҺӘМ... ҖИБӘРМИ

Сәлам, дустым. Узган санда синең белән бушка сәяхәт итү серләре турында сөйләшкән идек инде. Бүген исә минем Кытайга зур сәяхәт тарихы белән танышырбыз. Киттек!

Кытайга күченү уе бер ел элек барлыкка килде. Университетта уку бетте, җәйге лагерьлар тәмамланды һәм минем алга эш табу максаты куелды. Һәм нәкъ менә шул вакытта «Вконтакте» челтәрендә «Кытайда укытучы вакансиясе бар» дигән язмага тап булдым. Эшкә урнашу өчен инглиз телен белү (сөйләшә алсаң, шул җитә) кирәк икән. Акылым: «Ашыкма, бөтен нәрсәне дә уйлап эшләргә кирәк», – дисә дә, йөрәк: «Киттек! Мондый мөмкинлек тагын кайчан була әле?!» – дип каршы төште. Йөрәгемне тыңладым да, резюмены җибәрдем.

Алда иң авыры: 1) ниятемне әти-әнигә әйтү; 2) виза ясату һәм билетлар алу.

Әти-әни баласын көн саен чит илгә эшкә җибәрми, шуңа күрә минекеләр дә аптырашта калдылар. Ләкин каршы килмәделәр.



Бүгенге көндә Азия илләренә виза алу белән әллә-ни мәшәкатьләр юк. Кирәкле документларны туплыйсың һәм бәхетеңне кәҗә сөзмәсен дип теләп торасың. Пекинга кадәр очу арзан түгел. Минем дә акча да кесәне кысып тормый. Хәйләләргә кирәк. Шулай итеп, Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдә Красноярскига, ә Красноярскидан Пекинга юл тоттым. Мәскәүгә кадәр 12 сәгать буе плацкарт вагонда бару берни булмаган, иң «кызыгы» мине алда көткән икән.

Казан, Мәскәү, Красноярск. Һәрбер тукталышта үземнең килеп җитүем турында агентка хәбәр язып бара идем. Агент дигәне Кытайга эшкә килүчеләрнең җитәкчесе була инде. Ул безне каршы алырга, торак белән тәэмин итәргә, эшкә урнаштырырга тиеш. Агенттан «Ок» дигән хәбәр килгән саен, әлбәттә, тынычланып кала идем. «Яхшы, мине һичшиксез каршы алачаклар», – дип уйладым. Кытайча «Нихао»дан кала берни белмәгән кеше өчен бу бик мөһим. Ярар, барып җиттем мин «дуслар»ыбызның башкаласына, һәм монда башланды квест.

Пекинның аэропортының зурлыгын күз алдына китерә дә алмыйсыздыр. Аэропорт масштабын сүзләр белән аңлатып та булмый. Шулай да аңлатып карыйм әле: траптан төшеп багажны алганчы ул төнне минем 1 сәгатькә якын вакыт узды. Багаж аласы җиргә метрода 6 минут барырга туры килде. Казанның метросы станция араларын 3 минутта уза! Ә монда багаж аласы урынга кадәр 6 (!) минут.

Ярар, багажны алдым, залга чыктым һәм исемем язылган табличка эзлим. Каршы алучылардан зу-у-ур чират. Чиратның башында мине каршы алучы юк, уртада да исемем язылган табличка юк. Әкренләп кәеф төшә башлады. Шулай да «Бу кадәр халык арасына кермичә, ахырда көтәдер мине», – дигән уй белән үземне тынычландырырга тырышам. Ләкин чиратның ахырында да үз исемемне таба алмадым. Хммм... Урамда төнге сәгать 3. Бераз тынычлангач, вайфай «тотып» агентка язарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Мәгълүмәт өстәленә барып, вайфайга тоташырга булышырга сорадым. Ә вайфай Кытай сим картасына кыска код җибәрелеп тоташа икән. Ә миндә Кытай номеры юк. Һәр аэропортның үз интернет челтәре бар, ләкин аңа тоташу өчен телефон номеры аша регистрация узарга кирәк икән. Әгәр телефон ниндидер сәбәпләр буенча тотмый икән, мәгълүмәт өстәлендә эшләүчеләрдән махсус код сорарга мөмкин. Ул кодны белү – хезмәткәрләрнең бурычы. Кыскасы, бераз хәйләләргә була. Шулай итеп мин үземне интернетлы иттем.



Агентка Кытайда бик популяр булган WeChat (What’sApp һәм Telegram программаларының аналогы) аша яза һәм шалтырата башладым. Җавап юк. Әкренләп ачу чыга башлады. Ничек шулай була ди инде? 2 көн алдан хәбәр итә башлап та каршы алырга килмәсенннәр ди. Үз белдегең белән шәһәргә чыгу беренче көнне үк югалуны аңлата. Сәгать буе нәтиҗәсез җавап алырга тырышкач, янымда йоклап яткан кытайлар кебек мин дә эскәмиягә яттым да, бераз ял итеп алырга булдым.

Уянганда, көндезге унберләр иде. Төнлә буп-буш балган аэропорт кырмыска оясын хәтерләтте. Аэропорт эчендщ электромобильдә йөрүче полиция хезмәткәрләрен күргәч, йокы бөтенләй качты. Йокыдан торган төшкә хәл дә кергән, ачу да басылган. Агентка тагын бер хат язып карарга булдым. Һәм, ниһаять, җавап алдым: «Тиздән булам...»

Агентны көткән арада юынырга һәм ашап алырга кирәк дип таптым. Юыну белән бернинди авырлык та чыкмады, ә менә ашау... Бюджет кысан булганда, аэропортта ашарга табу – бик читен. Ярый әле аэропортның иң ерак почмагында ашамлыклар кибете табып, ипи һәм коры печенье алдым. Кытайлар кайнар су эчергә өйрәнгәннәр. Һәм кайда гына булсагыз да (аэропорт, тимер юл вокзалы яисә кафе), тыныч күңел белән су ала аласыз. Бөтен җирдә фильтрлар һәм су җылыткычлары тора.

Ипи белән аерым мәсъәлә. Без күнеккән кара ипи яисә батон юк монда. Булса да, ул баллы күмәч. Яисә парда пешерелә торган пәрәмәч. Төче камырдан ясалганга күрәме, тәме юк. Миңа ошамады. Әле табада кыздырылган ипиләре бар, ләкин аны бөтен җирдә сатып алып булмый. Гадәттә, урамда кешеләр үзләре пешереп сатып торалар. Сәгать кичке 5ләрдә агент, ниһаять, мине эзләп тапты.

«Хәзер вокзалга барып билет алабыз да, үзебез торасы шәһәргә кузгалабыз. Шуның белән минем мәшәкатьләрем һәм борчуларым бетәчәк», – дип җиңел сулаганым истә. Вәт хыялый булганмын. Алда мине ниләр көткәнлеге «Ялкын»ның киләсе санында булыр.
Нәтиҗә № 1: Бу илдә инглиз телен белүгә өметләнергә ярамый. Сөйләшмиләр Кытайда иглизчә. Дөресрәге, белмиләр. Юкса, монда минем кирәгем булмас иде.

Нәтиҗә № 2: Яныгызга елмаеп килеп баскан кытайларга да әллә ни ышанырга ярамый. Аларның төп максаты: сезгә ни дә булса сатып җибәрү.

Нәтиҗә № 3: Кытайлар үз яшьләренә күренмиләр.Күп дигәндә, 18 яшь биреп булган егетләргә чынлыкта 30 яшь булырга мөмкин.

Нәтиҗә № 4: Бөтен агентларга да ышанырга ярамый.





Яхшы кәеф өчен:

Кытайда таксига утыру рәвеше бик ошады миңа. Зур чират, этеш-төртеш юк. Һәркем үз чиратын көтеп тора. Пассажирлар көткән җиргә 10-15 машинаны кертәләр, аларга кешеләр 2-4 минут эчендә утыра һәм машиналар китеп бара. Шуннан соң тагын 10-15 машина кертелә. Минемчә, бик җайлы, кайсы машиналарда пассажирлар булганлыгы күренә, һәм такси рәтләре буенча машина эзләп йөрергә кирәкми.

Илфат Вәлиев, Кытайдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев