БДИ, ТДИга әзерләнү өчен ТОП-5 онлайн чыганак

Имтиханнарга төрлечә әзерләнергә мөмкин. IТ-технологияләр алга киткән чорда биремнәрне дәреслек буенча гына түгел, ә интернетта да чишеп була. Әйтергә кирәк, болай уку күңеллерәк тә, төрлечә әзерләнү ялыктырмый да. Имтиханнарга әзерләнергә кирәк булмаса да, үзегез өчен биремнәрне чишеп карагыз.

1. "Незнайка" сайты (Android, iOS)

Биредә БДИ һәм ТДИ өчен махсус бүлекләр бар. Предметны, берәр вариантны сайлап аласың да, рәхәтләнеп чишәсең. Эшләп бетергәч дөрес җавапларны аңлатып та күрсәтәчәкләр. Шулай ук экспертка тикшерсен өчен эссе язып җибәрергә мөмкин. Тик бу хезмәт түләүле.

Биредә тагын бер кызыклы бүлек бар: башка укучыларның эшләрен карап була. Бу хезмәтнең дә түләүле өлешләре бар.

2. "Решу ЕГЭ" сайты (Android, iOS)

Бу сайтта реклама артык күп булса да, эчтәлеге буенча бик мәгълүматлы. "Каталог заданий" бүлегенә керәсез, үзегезгә кирәкле биремне сайлап чишәсез. Тагын бер уңайлы ягы: биремнең чыганагы күрсәтелгән. Сайт ай саен яңартыла.

Укытучыларга да игътибар бар. Алар үзләре тест төзеп тәкъдим итә ала. А һәм В биремнәрен система, ә С өлешен укытучылар тикшерә.

3. Castle Quiz (Android, iOS)

Сайт уен форматында төзелгән. Система сезгә көндәш табып бирә, шуның белән белем ярышында катнашачаксыз. Сораулар тест формасында. Чиратлашып сезгә сорау яудырачаклар, әзрәк ялгышкан яки көндәшенең сараен туздырган кеше җиңәчәк. Җиңү яулаган саен сезгә бүләкләр бирелә, дәрәҗәгез күтәрелә.

4. Экзамер

Әлеге сайт бик үзенчәлекле. Башта син тест эшлисең — ул синең әзерлек дәрәҗәңне күрсәтә. Аннары имтиханда алырга теләгән баллыңны билгелисең. Шушы мәгълүматлардан чыгып система сиңа персональ әзерләнү планын төзеп бирә.

Сайтның бизәлеше дә бик матур. Эшләгән биремнәрегезне экспертлар тикшерә.

Хезмәт түләүле. Бер предметка әзерләнү 3 меңнән артык.

5. Яндекс ЕГЭ и ОГЭ

Биредә әлеге имтиханнарның берничә еллык архивы тупланган. Аларны чишкәч система балларыгызны санап бирәчәк.

Тестлардан кала биредә һәр предметтан видеолекцияләр дә бар. Аларны укытучылар укый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    694
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    545
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    346
    0
    0

Блоглар