Логотип Идель
Ачыш

БДИ ТАПШЫРУЧЫЛАР НИНДИ БУЛА?

Өстәлдәге китаплар өеме, репетиторларга йөрү, төнгә кадәр укып утыру... Болар барысы да 11нче сыйныф укучысының тормыш рәвешен аңлатып биргән сыйфатлар. БДИ тапшыручылар арасында да төрлесе була бит! Әйдә, синең кайсы төркемгә кергәнеңне ачыклап карыйк!

БДИ тапшыручылар 3 типка бүленә:


1нче тип – «ничек барса, шулай бара». Әгәр синең әти-әниең югары уку йортында укуың өчен түләргә әзер икән, сиңа БДИны тапшырыр өчен артык кайгырасы юк. 50 баллга бирдеңме? Нормально. Иң мөһиме – минималь баскычны узарга. Ә калганы – әти-әни мәсьәләсе.

2нче тип – «башкалардан артта калмаска». Бу очракта инде минималь баскычны узу белән генә чикләнмисең. Монда әле БДИ сынавын яхшы итеп язарга да кирәк. 60-70 баллга тапшыру, әлбәттә, бөтен җиргә дә бюджет урынына керергә мөмкинлек бирми. Ләкин бу тип бюджетка керер өчен әллә ни әзер дә түгел.

3нче тип – «БЮДЖЕТ яки ҮЛЕМ». Монда «Түләүсез уку бүлегенә керергәме, әллә түләүсезгәме?» дигән сорау туа. 3нче типка кергән укучылар бары тик бюджетка һәм бары тик югары баллар белән генә керәчәк. Син бит әти-әниеңнең синең вузда укыганың өчен 100әр меңнәрен туздыруын теләмисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев