Логотип Идель
Ачыш

БДИ: СӨЙЛӘМ ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК!

Якын киләчәктә рус теленннән БДИны язып кына калмаячаклар. Сөйләргә дә туры киләчәк икән! Бу яңалыкны мәктәп программасына 2017-2018 уку елында ук кертергә мөмкиннәр.

Быел татар теле буенча Бердәм республика имтиханында сөйләм өлеше инде кертелгән булган. Ә рус теленнән БДИның сөйләм өлешен инглиз теле буенча имтиханга охшатып ясарга телиләр. Бу билгеләнгән темага монолог яки диалог булырга мөмкин. Шулай итеп, укучының ни дәрәҗәдә грамоталы сөйләм төзүен тикшерергә телиләр. Хәзер моны Мәскәүдә һәм башка тәбәкләрдә сыныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев