Логотип Идель
Ачыш

БӘЛА АЯК АСТЫНДА

Май. Соңгы контроль эш, имтиханнарны тапшырып, чирек чыгарттырабыз да, ял итәчәкбез. Тик «Бу 3 айлык бәхетне берни дә боза алмый инде», дип куанырга ашыкма.

Бер дә көтмәгәндә-уйламаганда, тән тиресе авыруы эләктерү куркынычы бар. Язгы якта мондый очраклар бигрәк тә арта. Шуңа күрә бүген без кабаттан «Ялкын»ның күптәнге дусты Гатауллина Рәйсә Фәнил кызына мөрәҗәгать иттек.

Ни турында сүз бара?

- Тән тиресе авырулары дигәндә, бик күп авыруларны санап китәргә мөмкин булыр иде. Чөнки исемлек чиксез зур. Шулай да авыруларның берсе турында тулырак әйтми булмас. Гөмбәчекләр. Язгы якта бу авыру бигрәк тә тиз тарала. Май азагында бөтенебез дә җиңелчә аяк киеменә күчәбез. «Биш кенә минутка» дип туганнарыбызның аяк киемнәрен киеп торабыз. Менә шул биш минут эчендә аяк бармаклары яки тырнак гөмбәчекләрен эләктерергә мөмкин дә инде. Бу төр инфекция аяк тиресенең җәрәхәтләнүенә, соңрак бөтенләй үлүенә китерә. Гөмбәчек инфекциясен икенче төрле микоз дип тә атыйлар.

Симптомнары

- Микоз аяк бармаклары арасында барлыкка килә. Башта аяк бармакларында куыклар пәйда була, аннары сыекча җыела. Инфекция эләккән урын бик каты кычыта һәм «яна» башлый. Соңрак аяк табанындагы тән тиресе ярыла һәм агара башлый. Моннан тыш инфекция эләктергән кешеләрнең аякларыннан авыр ис килә.

Нишләргә?

- Алдан әйтелгән симптомнарның берсен генә булса да күрсәгез, сизсәгез, тиз арада табипка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кайсы табипка барырга?

- Гөмбәчек инфекциясен дәвалау белән миколог һәм дерматолог шөгыльләнә. Миколог аяк, тырнак, чәч һәм кул микозын дәвалый. Ә дерматолог янына барып, башка төр гөмбәчек инфекцияләрен дәвалау буенча да киңәшләр алырга мөмкин.

Ничек дәвалыйлар?

- Һәр очракны дәвалауның үз ысулы бар. Шуңа күрә теге яки бу даруны кулланырга кирәк дип киңәш биреп булмый. Табип язып биргән дару һәм майлардан тыш өйдә махсус ванночкалар ясарга була. Мәсәлән, бер ләгән җылы суга бер аш кашыгы тоз, бер аш кашыгы сода салып, аякны шунда тыгып утырырга мөмкин.

Авыруны булдырмас өчен нишләргә?

- Чынлыкта, һәр икенче кеше куркынычлык зонасына карый, ягъни сезнең дә, безнең дә микоз эләктерү ихтималы бик зур. Әгәр дә үзегезне сакларга һәм һәрчак сәламәт булырга теләсәгез, берничә кагыйдәне даими үтәргә кирәк.

* көн саен иртән һәм кич аякларны ачы сабын белән җылы суда юарга кирәк;

* аяк киемнәрегезне һәр көнне киптереп торыгыз;

* аякларыгыз тирли торган булса, махсус кершән (пудра) һәм спрейлар сатып алыгыз;

* аяк киеме алганда, беренче чиратта, матурлыкка түгел, уңайлылыкка игътибар итегез;

* микоз белән авырый торган кешеләрнең аяк киемнәрен, оекбашларын кимәгез.

Менә шушы «алтын» кагыйдәләр һәрчак сау-сәламәт булырга ярдәм итәр.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X