Ачыш
"АКЫЛЛЫ ЛИФТ": КЕМНЕ БИКЛӘП КАЛДЫРАЧАК? /ФОТО, ВИДЕО/
Тиздән без "акыллы" лифтларда йөриячәкбез. Юк, бу фантастика фильмы түгел, ә чынбарлык. IT-лицейның 7нче сыйныф укучысы Артур Лукьянов – «Акыллы лифт» проектын уйлап тапкан егет. Мондый лифт әллә ниләр эшләргә сәләтле. Нәрсәләр дисеңме? «Ялкын» журналы бу җайланманы күрер өчен IT-лицейга кунакка барды.
Россиянең Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җәмәгать урыннарында тәмәке тартырга ярамый. Тик шуңа да карамастан, күпкатлы йортларның лифтларында тәмәке пыскытуны дәвам итәләр. Мондый кешеләр белән Артур Лукьянов махсус программа ярдәмендә көрәшергә булган.
– Мин «Акыллы лифт» системасын, тәмәке тартучылар белән көрәшер өчен ясарга булдым. Бу программа лифтта тәртип бозган кешене ябып калдыра, анда полиция хезмәткәрләрен чакырта. Шулай ук хокук бозучының фотосын төшереп ала. Бу - кешенең тәмәке тартканын дәлилләр өчен кирәк. Соңыннан, шушы кешегә штраф салына. Якын киләчәктә программада кеше йөзләрен танып белү функциясен дә булдырырга телим, – ди Артур.
Лифт кнопкаларын яндыру да борчый Артурны. Әлбәттә, бүген кайбер лифтларга камера куелган. Тик алар һәрберсендә дә юк. Булганнары да эшләмәскә мөмкин. Камералар төшереп торса да, кешеләрне җаваплыкка тартмыйлар. Шуңа да кнопкаларны ягу, лифтта тәртип бозу әле һаман да дәвам итә.
Проектны ясаганда, Артурга әтисе Марат та ярдәм итә икән. Мәсәлән, үзе мөстәкыйль рәвештә эшли алмаган әйберләрне Марат абый башкарган: лифт каркасын ясап биргән. Бу проект белән Артур бер елдан азрак вакыт дәвамында шөгыльләнә. Аның башлангычында ул берүзе торса, хәзер үз командасы барлыкка килгән. «Акыллы лифт» уйлап табу идеясе инде ярты елдан артык туа. Бу уйны проектка әйләндерү өчен, Артурның күпмедер күләмдә ресурслары да була.
– Мин ардуин (электрон җайланмаларны проектлаштыру өчен махсус инструмент – электрон конструктор) платалары өчен датчикларны өйрәндем. Ардуин платалары – микроконтроллерлар. Алар системаның датчикларын һәм җайланмаларын контрольдә тотарга булыша. Җитмәсә, «Акыллы лифт»ка лифтларда температураны көйли торган җайланма да, салкыннарда җылыту өчен җиһазлар да куярга телибез. Шулай ук кешеләр лифт кнопкаларын яндырмасын һәм лифт диварына язмасын өчен дә махсусчара турында уйлыйбыз. Мисал өчен, әгәр кнопка янына яндырылган шырпыны китерсәң, шунда ук лифт кнопкалары янындагы материалның температурасы кинәт күтәрелгәнен күреп булачак. Бу гамәл шунда ук камерага яздырыла һәм лифт бикләнеп кала. Киләчәктә хулиганнар полицияне борчымас өчен, штрафны өй адресы буенча җибәрү дә каралачак, – дип уртаклаша идеяләре белән Артур.
«Акыллы лифт» системасы кабынсын өчен, Артур башта компьютерны куша. Анда читтән торып идарә итү программасына керә. Компьютер аша платаны тоташтыргач, терминал аша программаны кабыза. Шуннан соң система белән эшләп була.
Лифт макетының системага бернинди катшы да юк. Ул бары тик шушы җайланманың ничек эшләгәнен – шахта буенча лифтның ничек хәрәкәт иткәнен күрсәтә. Сигнал бер янып, бер сүнә башлагач, лифт туктап кала. Бу вакытта динамиклар аша законны бозу турында сирена яңгырый. Шул ук вакытта полициягә SMS-хәбәр җибәрелә.
Ардуин платасы (лифтны бикләп калдыра, сирена кабызуны контрольдә тота)
разберепай платасы – банк картасы форматындагы кечкенә компьютер (SMSлар җибәрә, тавышны кабыза, фото ясый)
USB-концентратор (USB-портларны арттыру өчен)
3G-модем (SMSлар җибәрү өчен)
реле
сигнализация-сирена
төтен датчигы
динамик
web-камера
Шунысы әйбәт: мондый «Акыллы лифт»ны 9 катлы йортларда да, 16 катлыларында да урнаштырып булачак. Җитмәсә, мондый җайланманы подъездларда, бәдрәфләрдә дә куеп була. Моның өчен системага бераз гына үзгәреш кертергә кирәк булачак.
«Акыллы лифт»ны программалаштырганда, Артурга «Pyton”, “C++” программаларын белергә, шулай ук резистор, кнопка, светодиодлар, релелар монтажын аңларга кирәк була. Хәзер укучы шушы системаны кечерәйтү эшен алып бара. Шулай ук аның бәясен дә арзанайтырга тели. Нәтиҗәдә, җайланма кечкенә генә, 10x10 сантиметрлы кап булачак. Аны теләсә кайсы бинада кулланып булачак. Сер түгел, безнең лифтларда «эзтабар»лар күп йөри. Шуңа да әлеге системаны ватмасыннар өчен, аны күренми торган урынга куярга телиләр.
Системаларының һәрберсен эшләп чыгару өчен 11 мең сум акча кирәк. Аны лифтка урнаштыру өчен дә тагын шуның кадәр суммада акча таләп ителәчәк. Шуңа да программаның чыгымнарын киметергә телиләр. Киләчәктә бәлки система үзе – 5, ә урнаштыру чыгымнары 7 меңгә калыр дип көтелә.
Артур 7нче сыйныфка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә укый. Ләкин ул программалаштыру, роботехника юнәлешендәге Казандагы яхшы мәктәпкә укырга керергә тели. Шулай итеп, мәктәпләр рейтингын күзәтеп бара. Анда иң беренче урында IT-лицей торгач, ул шушында укырга керергә була.
Шушы «Акыллы лифт» проекты белән Артур «Татарстанның 50 иң яхшы инновацион идеясе» конкурсында «Перспектива» номинациясендә җиңеп чыга. «Генераль конструктор» бәйгесендә дә бу проект белән беренче урын ала. Анда аңа 50 мең сум акча бирелә. Ә «50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында 25 мең сум акча тапшыралар.
Әлегә проектны Казан шәһәре җитәкчелегенә проектны тәкъдим итмәгәннәр. Чөнки аны тагын да камилләштерергә телиләр. Әгәр барысы да уңышлы барса, 5-6 елдан Казан йортларында шундый акыллы лифтларда йөриячәкбез, дип ышандыра Артур. Ул Россиянең күп кенә шәһәрләренә таралыр, дип өметләнә.
Көндәлектә очрый торган мәcьәләләрне автоматлаштыруга күчерергә ярата Артур. Гомумән, алганда әлеге проектын эшләү егеткә булачак һөнәре өчен кирәкле күнекмәләргә дә өйрәтәчәк. Киләчәктә ул мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә белгеч булырга тели. Программалаштырудан кала, ул робототехника белән дә җенләнә. Робототехника олимпиадасында катнашып, Россия этабына җитә. Информатика буенча Мәскәү олимпиадасында 2нче дәрәҗәдәге диплом алуга да ирешә. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә үткән "JuniorSkills" ярышларында «Интернет вещей» номинациядә катнашып, беренче урын ала.
Сер түгел, IT-лицейда укулар кичке алтыга кадәр бара. Тик шул ук вакытта лицейда төрле түгәрәкләр бар. Шуларда шөгыльләнеп, Артур үзенең мөмкинлекләрен арттыра, проектын яхшырта. «Ял итәр өчен буш минутың буламы?» дип сорагач, «Бу проект белән шөгыльләнү минем өчен ял инде», ди.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТЛИНОВ фотолары
Подъезд ишеген ачып, лифтка керәсең һәм, борыныңны ярып, тәмәке исе аңкый. Синдә дә «Эх, шушы тәмәке тартучының кирәген бирсәң иде!» дигән теләк уянмый калмыйдыр. Ә киләчәктә мондый хокук бозу (бу чыннан да закон буенча хокук бозу санала!) өчен лифтта бикләнеп калачаксың һәм сине полициягә алып китәчәкләр. Мондый гамәлләрдән соң кемнең лифт эчендә тартасы килер икән?
Лифтта шырпы да яндырып булмаячак!
Россиянең Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җәмәгать урыннарында тәмәке тартырга ярамый. Тик шуңа да карамастан, күпкатлы йортларның лифтларында тәмәке пыскытуны дәвам итәләр. Мондый кешеләр белән Артур Лукьянов махсус программа ярдәмендә көрәшергә булган.
– Мин «Акыллы лифт» системасын, тәмәке тартучылар белән көрәшер өчен ясарга булдым. Бу программа лифтта тәртип бозган кешене ябып калдыра, анда полиция хезмәткәрләрен чакырта. Шулай ук хокук бозучының фотосын төшереп ала. Бу - кешенең тәмәке тартканын дәлилләр өчен кирәк. Соңыннан, шушы кешегә штраф салына. Якын киләчәктә программада кеше йөзләрен танып белү функциясен дә булдырырга телим, – ди Артур.
Лифт кнопкаларын яндыру да борчый Артурны. Әлбәттә, бүген кайбер лифтларга камера куелган. Тик алар һәрберсендә дә юк. Булганнары да эшләмәскә мөмкин. Камералар төшереп торса да, кешеләрне җаваплыкка тартмыйлар. Шуңа да кнопкаларны ягу, лифтта тәртип бозу әле һаман да дәвам итә.
Проектны ясаганда, Артурга әтисе Марат та ярдәм итә икән. Мәсәлән, үзе мөстәкыйль рәвештә эшли алмаган әйберләрне Марат абый башкарган: лифт каркасын ясап биргән. Бу проект белән Артур бер елдан азрак вакыт дәвамында шөгыльләнә. Аның башлангычында ул берүзе торса, хәзер үз командасы барлыкка килгән. «Акыллы лифт» уйлап табу идеясе инде ярты елдан артык туа. Бу уйны проектка әйләндерү өчен, Артурның күпмедер күләмдә ресурслары да була.
– Мин ардуин (электрон җайланмаларны проектлаштыру өчен махсус инструмент – электрон конструктор) платалары өчен датчикларны өйрәндем. Ардуин платалары – микроконтроллерлар. Алар системаның датчикларын һәм җайланмаларын контрольдә тотарга булыша. Җитмәсә, «Акыллы лифт»ка лифтларда температураны көйли торган җайланма да, салкыннарда җылыту өчен җиһазлар да куярга телибез. Шулай ук кешеләр лифт кнопкаларын яндырмасын һәм лифт диварына язмасын өчен дә махсусчара турында уйлыйбыз. Мисал өчен, әгәр кнопка янына яндырылган шырпыны китерсәң, шунда ук лифт кнопкалары янындагы материалның температурасы кинәт күтәрелгәнен күреп булачак. Бу гамәл шунда ук камерага яздырыла һәм лифт бикләнеп кала. Киләчәктә хулиганнар полицияне борчымас өчен, штрафны өй адресы буенча җибәрү дә каралачак, – дип уртаклаша идеяләре белән Артур.
Система ничек эшли?
«Акыллы лифт» системасы кабынсын өчен, Артур башта компьютерны куша. Анда читтән торып идарә итү программасына керә. Компьютер аша платаны тоташтыргач, терминал аша программаны кабыза. Шуннан соң система белән эшләп була.
Лифт макетының системага бернинди катшы да юк. Ул бары тик шушы җайланманың ничек эшләгәнен – шахта буенча лифтның ничек хәрәкәт иткәнен күрсәтә. Сигнал бер янып, бер сүнә башлагач, лифт туктап кала. Бу вакытта динамиклар аша законны бозу турында сирена яңгырый. Шул ук вакытта полициягә SMS-хәбәр җибәрелә.
«Акыллы лифт»ның эчендә ниләр бар?
Ардуин платасы (лифтны бикләп калдыра, сирена кабызуны контрольдә тота)
разберепай платасы – банк картасы форматындагы кечкенә компьютер (SMSлар җибәрә, тавышны кабыза, фото ясый)
USB-концентратор (USB-портларны арттыру өчен)
3G-модем (SMSлар җибәрү өчен)
реле
сигнализация-сирена
төтен датчигы
динамик
web-камера
Һәр лифтка бара
Шунысы әйбәт: мондый «Акыллы лифт»ны 9 катлы йортларда да, 16 катлыларында да урнаштырып булачак. Җитмәсә, мондый җайланманы подъездларда, бәдрәфләрдә дә куеп була. Моның өчен системага бераз гына үзгәреш кертергә кирәк булачак.
«Акыллы лифт»ны программалаштырганда, Артурга «Pyton”, “C++” программаларын белергә, шулай ук резистор, кнопка, светодиодлар, релелар монтажын аңларга кирәк була. Хәзер укучы шушы системаны кечерәйтү эшен алып бара. Шулай ук аның бәясен дә арзанайтырга тели. Нәтиҗәдә, җайланма кечкенә генә, 10x10 сантиметрлы кап булачак. Аны теләсә кайсы бинада кулланып булачак. Сер түгел, безнең лифтларда «эзтабар»лар күп йөри. Шуңа да әлеге системаны ватмасыннар өчен, аны күренми торган урынга куярга телиләр.
Системаларының һәрберсен эшләп чыгару өчен 11 мең сум акча кирәк. Аны лифтка урнаштыру өчен дә тагын шуның кадәр суммада акча таләп ителәчәк. Шуңа да программаның чыгымнарын киметергә телиләр. Киләчәктә бәлки система үзе – 5, ә урнаштыру чыгымнары 7 меңгә калыр дип көтелә.
“Акыллы лифт” җиңү китергән
Артур 7нче сыйныфка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә укый. Ләкин ул программалаштыру, роботехника юнәлешендәге Казандагы яхшы мәктәпкә укырга керергә тели. Шулай итеп, мәктәпләр рейтингын күзәтеп бара. Анда иң беренче урында IT-лицей торгач, ул шушында укырга керергә була.
Шушы «Акыллы лифт» проекты белән Артур «Татарстанның 50 иң яхшы инновацион идеясе» конкурсында «Перспектива» номинациясендә җиңеп чыга. «Генераль конструктор» бәйгесендә дә бу проект белән беренче урын ала. Анда аңа 50 мең сум акча бирелә. Ә «50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында 25 мең сум акча тапшыралар.
Әлегә проектны Казан шәһәре җитәкчелегенә проектны тәкъдим итмәгәннәр. Чөнки аны тагын да камилләштерергә телиләр. Әгәр барысы да уңышлы барса, 5-6 елдан Казан йортларында шундый акыллы лифтларда йөриячәкбез, дип ышандыра Артур. Ул Россиянең күп кенә шәһәрләренә таралыр, дип өметләнә.
Көндәлектә очрый торган мәcьәләләрне автоматлаштыруга күчерергә ярата Артур. Гомумән, алганда әлеге проектын эшләү егеткә булачак һөнәре өчен кирәкле күнекмәләргә дә өйрәтәчәк. Киләчәктә ул мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә белгеч булырга тели. Программалаштырудан кала, ул робототехника белән дә җенләнә. Робототехника олимпиадасында катнашып, Россия этабына җитә. Информатика буенча Мәскәү олимпиадасында 2нче дәрәҗәдәге диплом алуга да ирешә. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә үткән "JuniorSkills" ярышларында «Интернет вещей» номинациядә катнашып, беренче урын ала.
Сер түгел, IT-лицейда укулар кичке алтыга кадәр бара. Тик шул ук вакытта лицейда төрле түгәрәкләр бар. Шуларда шөгыльләнеп, Артур үзенең мөмкинлекләрен арттыра, проектын яхшырта. «Ял итәр өчен буш минутың буламы?» дип сорагач, «Бу проект белән шөгыльләнү минем өчен ял инде», ди.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТЛИНОВ фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев