Логотип Идель
Ачыш

АКСУБАЙДА КӨРӘШЧЕ ЯШҮСМЕР ВАФАТ

Таң ата да кич була, көннән-көн шомлы хәбәрләр килеп тора. Әле кичә генә Чистайда кар астында калган малай турында укып борчылсак, бүген – башка хәбәр. Татарстанда 11 яшьлек малайның күнекмәләрдән соң вафат булуы күпләрне тетрәндерде. Әле яши генә башлаган кешенең шулай кисәк үлүе шаккатырлк та шул. Кайберәүләр “күрәчәк”, дияр. “Вакытында тиешле чаралар күрелсә, мондый хәлне булдырмый калып та булыр иде”, дип әйтер башкалары...

Аксубай районының “Юность” спорт комплексында 11 яшьлек малай көрәш буенча күнекмәләр вакытында җәрәхәт ала. Ул баш сөяге һәм баш мие травмасы белән 2 февраль көнне хастаханәгә озатыла. Икенче көн ул Чистай хастаханәсендә мәңгелеккә күзләрен йома.

Бүген без, бу хәлнең сәбәпләрен ачыклар өчен, Аксубай районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Радик Канафин белән элемтәгә кердек. Тик, ни кызганыч, ул моның турында тулы мәгълүмат бирмәде. "Әлегә сезгә бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта тикшерүләр бара. Барлык мәгълүмат та тикшерү нәтиҗәләре буенча гына әйтә алачакбыз", – диде җитәкче.

“Юность” спорт комплексында да сорауларыбызны кире кактылар. Хәзерге вакытта әлеге хәл буенча, чыннан да, тикшерү бара. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эшен ачу-ачмау турында карар кабул итәчәкләр.

“Ялкын” журналы хәбәрчесе күнекмәләрдән соң вафат булган малай турында мәгълүматны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы аша белде. 11 яшьлек Александр Убейкин Аксубай муниципаль районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы була. Әлеге мәктәпнең спорт-сәламәтләндерү төркеменең спорт көрәше бүлегенә ул әле былтыр - 1 сентябрьдә генә кабул ителә.

Быелның 2 февралендә күнекмәләр, төгәлрәк әйтсәк, спарринг вакытында, көндәше баш чүмече (затылок) белән Александр Убейкинның чигәсенә килеп бәрелә. Шушы җәрәхәтләнүдән соң Александрның башы авырта башлый. Тренеры малайның әти-әнисенә хәбәр итә, бер үк вакытта ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Шуннан соң аны Аксубай район үзәк хастаханәсенә озаталар.

Шунысы да бар: Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең барлык укучылары, шул исәптән Александр да, куркынычсызлык техникасы буенча 2017 елның сентябрендә һәм 2018 елның гыйнварында инструктаж узган була. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәр спорт учрежденисендә күнекмәләр вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре бар. Спорт мәктәпләренә йөрүчеләр белән һәрдаим инструктажлар уздырыла.

Спортта шундый күңелсез хәлләрнең дә булуы бик кызганыч. Бу көрәшкә генә түгел, барлык спорт төрләрендә дә була торган хәл.

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Ялкын” журналы вафат булган малайның әти-әниләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев