Логотип Идель
Ачыш

"АЙСЫЛУ.ФИЛЬМ"Ы БЕРКЕМНЕ ДӘ БИТАРАФ КАЛДЫРМАС /ТРЕЙЛЕР/

“Айсылу. Фильм” – мелодрама жанрындагы татар Золушкасы турындагы бәян. Фильмның төп героинясы – Айсылу исемле яшь кыз. Айсылу балачагында юл һәлакәтенә эләгеп, култык таяклары ярдәмендә генә йөри торган булып кала. Кыз әнисе белән каладан еракта урнашкан авылда тора һәм искитмәле итеп җырлый белә. Бервакыт шәһәрдән килгән продюссер Айсылуны чын сәхнә йолдызы ясыйм дип сүз бирә. Героинябез зур сәхнәгә менә алырмы? Чын мәхәббәтен таба алырмы? Бу сорауларга җавапны фильмны карагач таба алачаксыз.



Фильм татар тамашачысына инде таныш. Проектның пилот төре тамашачыга 2015 елда күрсәтелде һәм “Мир” кинотеатрында зур шау-шу уятты. “Айсылу”ны бик күп карарга теләүчеләр булу сәбәпле, фильм берничә тапкыр күрсәтеледе. Фильм барышында тамашачы җырларны бергәләп җырлап, елап утырды.

Төп рольне Гөлназ Галимуллина башкара. Шулай ук фильмда татар эстрадасаның күренекле шәхесләре Венера Ганиева белән Римма Ибраһимова да катнаша. Актерлар составында гади халык та булган. Фильмның бер эпизоды “Татар моңы” бәйгесенең гала-концерты вакытында төшерелгән. Съемкада концерттагы тамашачылар да катнашкан.

“Айсылу. Фильм” татар телендә төшерелгән һәм русча субтитрлар белән озатылып бара. Прокат ГБУК РТ “Татаркино” ярдәмендә үтәлә. “Айсылу”ның тулы метрлы төре 2017 елда татар телле тамашачы арасында иң көтелгән проект дип танылган. Проектның сценарий авторы һәм башкарма продюссеры Россиянең киноведлар һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясенең призеры – Алексей Барыкин. Яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов белән Солтан Сөнгатуллин фильмның режиссерлары.
2016 елда Яшел Үзәннең спорт һәм яшьләр үсешенә ярдәм итүче “Ника” фонды милли фильм тудыру өчен Татарстан Республикасының сәнгать Министрлыгыннан грантка ия булган иде. Шул рәвешле “Айсылу” фильмы барлыкка килде.

“Айсылу” 17 августта прокатка чыга. Фильмны Казанның күпчелек зур кинотеатрларныда карап булачак. Шулай ук “Айсылу”ны Татарстанның төрле районнарында да күрсәтәчәкләр.












Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев