Логотип Идель
Ачыш

A-AAA-AAA-AA! КАНИКУЛ БЕТӘ!

Тәк-тәк, календарьгә күз салып алыйк әле. Тукта, ничек инде 25 июль? Әле кичә генә 1 июнь, Сабантуй... А-аааа-ааа-аа! Каникул да бетәмени шулай иттереп? Булдымы? Тынычландыңмы? Хәзер утыр, тирән итеп сулыш ал. Һәм уйлап кына кара: алда әле башланмаган бер ай бар. Һәм без аны һәрвакыттагыча онытылмас итеп үткәрер өчен сиңа киңәшләр тәкъдим итәрбез! Киттекме?! 

1 август — Көнеңне иң якын кешеләрең белән бергә уздыр.

2 август — Җәй бетә дип моңайма, әти-әниеңә ярдәм ит, август аен файдалы итеп уздырырга тырыш.

3 август — Үтеп китүчеләргә елмай. Таныш булмаганнарга да!

4 август — Иртәңне башкачарак башлап кара. Мәсәлән, физкультура яса.

5 август — Шәһәр яки авылыңдагы иң яраткан җиреңә бар.

6 август — Җәйге фотосессия оештыр.

7 август — Ярар, бүген сиңа тимибез. Йокла, тик өй буенча эшләрне эшлибез, яме? ?

8 август — Бу көнне гаиләң белән уздыр.

9 август — Яңа кешеләр белән таныш.

10 август — Туйганчы сәпидтә йөр.

11 август — Күптәннән аралашканың булмаган дустыңа яз.

12 август — Яхшылап спорт белән шөгыльлән.

13 август — Көн буена Интернетта 1 генә сәгать утыр.

14 август — Ә бүген бөтенләй кермичә кара.

15 август — Төн буе йокламыйбыз.

16 август — Табигатьтә йөр.

17 август — Фильм кара.

18 август — Җәйне хәтерләтеп торачак берәр әйбер сатып ал.

19 август — Иртән торып кешесез урамнарда йөр яки йөгерергә мөмкин. Авылда яшәсәң, әти-әниеңә көтү куышырга чык ?

20 август — Дусларың белән җәйге видео төшер.

21 август — Урманнан чәчкәләр җыеп кайт.

22 август — Көн дәвамында бер тапкыр да алдаламаска тырыш, моны гадәткә кертсәң бигрәк тә шәп.

23 август — Йолдызлар саныйбыз!

24 август — Таң каршылыйбыз!

25 август — Күптәннән куркып йөргән берәр эшне эшлә.

26 август — Дусларыңны иярт тә, экскурсиягә чык.

27 август — Яңа музыкаль группалар тап.

28 август — Мәктәпкә әзерлән. Аласы әйберләрне алып бетер.

29 август — Көне буе табигатьтә бул: бакчада эшлә, мәсәлән.

30 август — Мәктәпкә кирәк-яракларыңны барла.

31 август — Җәеңә нәтиҗәләр яса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев