УКЫТУЧЫЛАРЫМА КОТЛАУ
Укытучының иң шәбен ничек сайларга икән соң? Кайсын гына аерып “Менә монысы иң шәбе!” – дип әйтеп булыр иде икән? Әгәр мин президентларыбызның авылдашы яки яшьтәше булсам, алар белән бер сыйныфта укыган булсам, аларның укытучылары минем дә укытучыларым булсалар: “Алар – дөнядагы иң шәп укытучылар, чөнки ил башлыгы булып тора алырлык кешеләрне укытып чыгарганнар” – дияр идемме икән? Юк! Аның өчен генә укытучыны “Иң шәбе – ул!” – дип әйтә алмас идем мин. Хөрмәтле, кадерле УКЫТУЧЫЛАРЫМ! Мин гади генә китапханәче булып эшләсәм дә, сезгә булган рәхмәтем чиксез, теләкләрем гел ихластан изге.
БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМ! Сез безне барыбызны тигез күреп, газиз әниләребездәй безнең киләчәгебезне кайгыртып, төпле башлангыч белем биргәнсез.
СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕБЕЗ ҺӘМ ФӘН УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ! Сез безне дөняның, тормышның төрле якларын таный башларга ярдәм иткәнсез,олы тормыш юлы чатына кулыбыздан җитәкләп китереп куйгансыз.
УРТА ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРГӘН ОСТАЗЛАРЫБЫЗ! Сез безне олы тормышны алып барырлык, язмыш сукмакларында югалып калмаслык практика, эш алымнары өйрәтеп, чын шәхес итеп тәрбияләгәнсез.
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ МӨГАЛЛИМНӘРЕ! Сез безгә үз хезмәтебезне яратырга, зәвыклы булырга, башкаларны да үзебезне хөрмәт итеп яшәү серләренә төшендергәнсез.
“Все профессии от людей, только три от Бога: учить, лечить, судить.” Табигать иңдергән сәләткә ия булган Үз һөнәренә тугры калган, замана шаукымына карамыйча үз йөзегезне саклап кала белгән изге җанлы УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ! Бәйрәмегез котлы булсын!
Иванова Алсу Илдар кызы
Арча районы, Күпербаш авылы
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев