МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!
Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш.Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булу өчен бик күп укырга, белемле булырга кирәк.
Минем иң яраткан укытучым Рәсимә апа турында язып, аны котлап үтәсем килә. Ул безне башлангыч сыйныфларда укытты. Ул гадел һәм түземле,тыныч һәм ягымлы. Без тәртипсезләнеп җибәрсәк тә, Рәсимә апа сабырлыгын җуймады. Мактап, кайчагында шелтәләп безнең белән уртак тел таба белде. Уңышларыбызга сөенде, борчуларыбызны уртаклашты. Рәсимә апа кул эшләренә бик оста. Апабыз белән бергәләп һәр бәйрәмгә бүләкләр, сувенирлар ясарга өйрәндек. Рәсимә Гаделҗановна! Бәйрәм белән, Сезне! Мин Сезгә гомер буе рәхмәтле булачакмын.
Шәмсетдинов Инсаф,
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
Белми калма
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев