Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ! (Зәлия ӘХМӘДУЛЛИНА)

25 сентября 2019, 12:24
1654
0
0

Зур якты коридорлар, өч рәткә тезелгән парталар, китаплар, кагыйдәләр... Күп еллар узачак, без үзгәрербез, тирә-юньдәге дөнья үзгәрер, әмма мәктәп мәңгегә безнең хәтердә калачак. Мин мәктәп еллары турында яратып һәм җылы итеп искә алмаган бер генә кешене дә белмим. Әлбәттә, мәктәп турындагы уйлар безнең өчен яраткан укытучыбыз турындагы хатирәләр белән аерылгысыз бәйләнгән.

Мәктәп нәрсә ул? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирә ала. Мин, мәсәлән, мәктәп – балачакның һәм яшьлекнең иң самими һәм якты хатирәсе дип уйлыйм. Мәктәп ул – дуслык, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт. Мәктәп ул – гомер буена җитәрлек иң тугры һәм ышанычлы дуслар. Мәктәп ул – иң изге, иң ачык, сине яраткан һәм аңлаган укытучылар.

Укытучы – нинди матур исем,

Укыта ул тормыш дәресен.

Әнкәй кебек кочагыңа алып

Безне һәрчак көтәсең бит син!

Бу юлларны мин сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Шәмсетдинова Лилия Илдус кызына багышлыйм.

Бишенче сыйныфта барысы да безнең өчен яңалык булды. Яңа мәктәп, яңа дуслар. Безне сыйныфка алып килеп, ишек ачкан кеше дә яңа иде... Зур дулкынлану белән сыйныф җитәкчебезнең нинди икәнен күз алдыбызга китерергә тырыштык: кырыс яки игелекле, яшь яки өлкән яшьтәге, җитди яки таләпчән. Без аңа ошарбызмы, дип дулкынландык. Менә безнең сыйныфның ишеге ачылды, бусагада бик матур һәм килешле костюмнан, урта буйлы яшь хатын-кыз пәйда булды. Аның чәчләре үзенә генә хас пөхтәлек белән җыеп куелган. Көләч йөз, ягымлы караш, эчкерсез елмаю... Таныш булмаган сыйныф җитәкчебезгә без беренче караштан сокландык, безгә булган җылы мөнәсәбәтеннән соң, курку бөтенләй чигенде. Без таныша башладык. Мәктәп бусагасын атлап чыкканда, безгә бик рәхәт иде. Лилия Илдусовна, үзенә генә хас осталык белән, безне бер коллектив һәм бер йомгак итеп туплап та куйды.

Менә өченче ел инде ул безне балаларыдай күреп, якын итеп белем иле буйлап җитәкләп алып бара.

Лилия Илдусовна ике ел дәвамында безнең остазыбыз гына түгел, юл күрсәтүчебез дә. Ул безне максатчан, тату, актив булырга өйрәтте. Сыйныф җитәкчебезнең һәр укучыга аерым якын килүе һәм аның түземлеге, кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә безнең сыйныф мәктәптә иң яхшыларның берсе булды. Без барыбыз да укытучыбызны яраттык, ул безнең икенче әниебезгә әверелде. Кызлар аңа үз серләрен һәм хыялларын ышанып тапшырдылар, малайлар да эч серләрен ачтылар, киңәш сорадылар. Лилия Илдусовна һәрберебезне шәхес буларак күрде һәм үстерергә тырышты, шуңа күрә безнең сыйныфта пассив балалар юк.

Биючеләр һәм җырчылар, рәссамнар һәм музыкантлар, спортчылар һәм юмористлар – менә шундый кызыклы һәм иҗади сыйныф барлыкка килде. Сыйныф җитәкчебез безне дус, матур, бердәм коллективка әверелдерде.

Безнең сыйныф җитәкчесенең холкы алтын! Юк, һич кенә дә арттырмыйм. Ул бик игелекле һәм ярдәмчел! Кайбер укучыларга башка фәннәр авыр бирелсә, ул һәрчак, сизеп кенә калмыйча, кыен хәлдән чыгу юлын да таба.

Лилия Илдусовна – оптимист та. Аның кәефе һәрчак яхшы, шул кәефне безгә дә бирә. Юмор хисенә дә бай. Игелеклелек, сизгерлек, тормыш сөючәнлек – бу сыйфатларның һәркайсы сыйныф җитәкчебездә бар. Безнең укытучыбыз белән  Казанга бару, табигатькә экскурсиягә чыгу күңелле бер вакыйга. Аның ярдәме белән укучылары алдында күпкырлы һәм яңа дөнья ачыла.

Лилия Илдуовна – яхшы укытучы һәм искиткеч сыйныф җитәкчесе. Ике ел эчендә бергәләп төрле сценарийлар уйлап таптык, концерт-конкурсларда катнаштык. Нәтиҗәләребез һәрвакыт сөендерерлек булды.

Лилия Илдусовна безгә күңел җылысын, очрашулардан шатлык, игелеклелек, нурлы һәм якты елмаю бүләк итә. Мин ышанам ки, бу мөгаллимәнең элеккеге укучылары да бу искиткеч һәм ихлас шәхесне яраталар, хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләрдер. Ә мин тормыш юлымда нәкъ менә шундый укытучы очравына язмышыма рәхмәтлемен.

Сыйныф җитәкчесе.... Билгеле бер вазыйфалар йөкләнгән кеше, остаз ролен башкаручы кеше кебек. Әмма аны һәркем үзенчә кабул итә. Кем өчендер бу гади укытучы, ә минем өчен... Минем өчен ул – әнием урынына күреп яраткан сыйныф җитәкчем.

Сез иң гүзәл дә, иң тыйнак та, иң сабыр да, иң күркәм дә... Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучым Лилия апа! Кайларда гына булсам да, Сез – минем кадерле укытучым булып, йөрәгем түрендә сакланырсыз.

Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып, көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы Укытучым!

Безгә таныш җылы карашларың,

Күңелебезне назлап юата.

Якты кояш кебек елмаюың

Киләчәккә өмет уята.

Күпме язмыш синең кулларыңда,

Ишетмибез ләкин зарыңны.

Тормыш белми торган “чебешләрдән”

Үстерәсең бөркет, лачынны.

Йөрәкләрдә син кабызган нурлар

Юлдаш булсын безгә гомергә.

Рәхмәт сиңа, сабыр укытучым,

Биргән өчен чиксез хәзинә!

Һәрчак шулай сабыр да, күркәм дә, таләпчән дә булып калыгыз, укытучым!

 

Арча 7 нче номерлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы, Яңасала авыл китапханәсе каршына эшәүче “ Алтын каләм” иҗат берләшмәсе әгъзасы Зәлия Әхмәдуллина

Галерея

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?????? Молодец!!! Шундый маиур, жылы сузлэр?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец! Лучшая!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец, Зәлия!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодец!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец!