"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС
МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ! (Сөмбел Миннегалиева)
Хөрмәтле Лилия Илдаровна!
Укытучым - минем бердәнберем,
Син бит шундый булдың ягымлы.
Сине һәрчак искә алган саен,
Сагынам мин бала чагымны.
Туган Ил дә берәү булган кебек,
Берәү безнең газиз әнкәйләр.
Шушы берләр эченә сыя алар,
Укытучы – изге кешеләр.
Өйрәттегез безне алдашмаска,
Урлашмаска, көчсез булмаска.
Тордыгыз сез безгә “Маяк” булып,
Адашмаска барыр юлларда.
Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,
Гел яшь тотар идем үзеңне.
Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,
Сиңа булган олы хисемне!
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Комментарии
0
0
Обстоятельно объясняет уроки выразительно творчески подход ,у не к к каждому ученик , с добротой относиться к ученикам
0
0