Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

БЕЗНЕҢ АПА!

27 сентября 2019, 09:34
1734
0
0

Минем исемем  Ралия,

Куныр мәктәбеннән мин.

Укыйм 3нче сыйныфта,

8 яшьлек кыз бит мин.

Яратам мин укырга,

Җырларга һәм биергә.

Барысын теләп өйрәтә

Безгә Раушания апа!

Әни кебек каршы ала,

Әби кебек озатып кала,

Кирәк чакта кырыс була,

Тыңламасак орышып ала.

Безне апа ярарта,

Һәрчак безне өйрәтә.

Тырыш, тату, ярдәмчел,

Бердәм сыйныф булырга.

Укытучылар бәйрәмендә

Телим сезгә сабырлык,

Озын гомер, сәламәтлек

Насыйп булсын гомерлек!

Балтач районы, Куныр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Ваккасова Ралия 

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Ралия!!!?

    • аватар Без имени

      0

      0

      ????????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Горурланабыз, молодец сенлебез!!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Афәрин, Ралия сенлем. Унышлар сиңа

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец сенгелебез!Бик матур шигырь булган???