«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ!
Дуслар, без «Газпром трансгаз Казан» оешмасы белән берлектә чираттагы текә конкурсыбызны игълан итәбез!
Бу конкурс башкаларыннан да шәбрәк, чөнки быел конкурс иҗат белән шөгыльләнүче балаларга да, төгәл фәннәр белән кызыксынучыларга да үзләрен күрсәтергә шәп мөмкинлек бирә! Син дә үз күңелеңә якын номинацияне сайлап, катнаш!
Конкурста 2 номинация бар:
1. «Шәп сыйныф» номинациясе
Бу номинациядә сыйныф белән 20 биттән артмаган А4 форматындагы журнал эшләргә кирәк. Аларда «Газпром трансгаз Казан» оешмасына - 65 ел, ТАССРга - 100 ел һәм Бөек Җиңүгә - 75 ел темалары яктыртылырга тиеш.
2. «Булачак газчы» номинациясе.
«Ялкын» журналының сентябрь санының 12-15нче битләрендә һәм безнең сайтта җәмгыять белеме, алгебра, геометрия, химия һәм физикадан тест сораулары урын алды. Иң дөрес һәм тулы җавап бирүчеләр арасында җиңүчеләрне билгелибез.
Конкурска эшләр 1-30нчы сентябрь аралыгында кабул ителә.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев