Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

МӘХӘББӘТ ЧАТКЫСЫ

11 декабря 2020, 17:52
591
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Камилә кузләрен йомып, тәмле йокыга талды. Алмазны гел уйлап йөргәнгәме, төшенә дә егет керде.

Иртән Камилә сискәнеп уянып китте. Сәгатькә караса, дәрес башланырга бары 15 минут калган. Ул тиз генә жыенып, ашык-пошык юынып,  мәктәпкә йөгерде. Беренче сыйныфка барганда да болай курыкмагандыр, мәктәп баскычыннан көч-хәл белән генә менде.  Класс ишеген ачып керүгә,  Камиләнең кузләре Алмазны эзләде.Кайда икән аның йокыларын качыручы?  Юк шул, килмәгән бүген Алмаз мәктәпкә. Авырый икән. Кызның күңеле  төште, дәресләрдә дә бик таркау булды. Дәресләр беткәч,  авызын көчкә җирдән җыеп алды да өенә таба китте. Кайтып барганда, аның башына менә дигән уй килде. Ул тизрәк кибеткә йөгерде. Кибеттә Мәдинә апа иде.

– Нәрсә аласың, кызым ?- дип сорады ул.

– Мәдинә апай, миңа 3 йогурт, 2 банан, 1 лимон кирәк иде,- диде Камилә.

Кыз акчасын туләп, алган ризыкларын чәчәкле пакетка салды да Алмаз янына китте.

Менә инде ул Алмазның капка төбендә.Тәрәзәгә күз салды да, узенең кыюлыгын җыеп,  капканы ачып, эчкә узды. Ишегалдында бәләкәй көчек тавыкларны куып йөри иде. Әйе, Алмаз  аның турында бик  яратып   сөйли.  Көчек, кечкенә койрыгын болгап, кыз янында бөтерелде. Камилә аның башыннан сыйпады да өй ишеген ачты. Алмазның кырык-кырык йөткерүе әллә кайларга ишетелә иде.

Өйдә башка кеше юклыгын сизеп батыраеп калган кыз, аяк очларына гына басып, егет яткан бүлмәгә таба атлады.Менә аларның күзләре очрашты. Камилә азга гына югалып калды  һәм үзен кулга алып:

– Исәнме, Алмаз, ничек соң хәлләрең? Тереләсеңме инде? –дип сорады

– Камилә, исәнме!  Башым авырта, температурам бар, йөткерүемне үзең дә ишеткәнсеңдер, диде.

– Менә, Алмаз, бераз гына кучтәнәч алып килгән идем. Шулардан авыз итсәң, терелерсең шәт.

– Иии, бик зур  рәхмәт инде, Камилә, дип, кызны  кочаклап алды. Кызның тәнен ток тоткан кебек булды, җанына рәхәт иде.

Өстәлдәге даруларга карап, кыз:

– Әйдә, мин сиңа тәмләп лимонлы чәй ясап бирәм, диде.

Алмаз, сөенеп, баш селкеде.

Алмаз үзе әллә ни бай гаиләдән булмаса да, аларның өйләре ялт иткән иде. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек. Камилә, аш бүлмәсенә чыгып, чәй куеп җибәрде. Монда да бөтен нәрсә үз урынында иде.

Озакламый чәй дә кайнап чыкты.

– Алмаз, шушы  чәйне эчкәч терелеп китәрсең, баш авыртуың да бетәр, температураң да төшәр, диде Камилә.

– Рәхмәт сиңа, Камиләкәй, диде егет. Ул тирләп-пешеп чәй эчкәндә, кыз үзен борчыган сорауга җавап эзләде.

– Алмаз, син ВКга кермәдеңме? дип сорап куйды.

– Юк, Камилә, керә алмадым шул, әни дә рөхсәт бирмәде , терелеп бетмичэ ярамый, өзлегерсең, диде. Берәр кызыклы нәрсә бар идеме әллә?

– Юк, берни дә булмады, болай гына сорадым, диде.

Бераз сөйләшеп утыргач, Камилә  кайтырга  җыенды. Алмазның аны  җибәрәсе килмәде. Камилә аңа тизрәк терелүен теләп кайтып китте.

Алмазның кәефе дә күтәрелде, авыруы да җиңеләйгән кебек булды.

Менә төн. Алмаз, әнисе йокларга яткач, шыпырт кына курше булмәдән ноутбукны алып чыкты.

Тәә-к , кая әле ВКга кереп чыгыйм әле, дип, ноутбукны кабызды.  Әмма шул вакытта әнисе торып, улының ноутбугын алып куйды. Алмазның ВКга керәсе килү теләге көчле булса да, әнисенә каршы килмәде, йокларга ятты.

Икенче көнне  Алмаз әнисеннән иртәрәк торып, барыбер ноукбукны кабызды. Тәә-к. Логин. Пароль. ВКга керде.  Бердәнбер СМС-хәбәрне курде. Басты. Компьютерда загрузка бара. Керде. Камиләдән хат килгән. Анда: ”Мин сине яратам, Алмаз”  дигән сузләр язылган иде. Алмазга бу хәбәр бик нык тәэсир итте, ул эсселе-суыклы булып китте.  Егет  шалт-шолт клавиатурага басып: «Мин дә сине яратам, Камилә, күптән әйтәсе идем – өлгермәдем». Enter. Китте.

Гатауллин Инсаф – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Нет комментариев