Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

МИН ДӘ СИҢА ГАШЫЙК

11 декабря 2020, 18:04
619
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Тик хәзер артка юл юк. Хат юлланган...Һәм, бәлки, инде укылгандыр да. Камилә түзми,берничә минуттан соң кабат ноутбукны кабыза. ВКга керә. Хат укылган. Ә җавап? Җавап юк. Кызның башында мең төрле уй. Бәлки, егет бу хатны шаяру гына итеп кабул иткәндер? Ә бәлки, ни дип җавап бирергә белмидер?

Чыннан да, Алмаз ни дип җавап бирергә белми , чөнки егет үзе дә кызга яшерен гашыйк иде. Камилә белән ул балачактан таныш: алар бергә балалар бакчасына өйрделәр, аннан бергә мәктәпкә керделәр, әти-әниләре дә яхшы дуслар. Камилә үзенең матурлыгы, уңганлыгы, тыйнаклыгы белән гашыйк иткән иде егетне. Алмаз берничә тапкыр хисләрен аңлатырга да җыенган иде. Тик, Камилә мине якын дусты гына итеп кабул итәдер, дигән уй аны кире борды. Хисләремне аңлату – дуслыкны какшатыр да, ул минем белән тәмам аралашмас, дип курыкты.  Ә бүген нинди сөенеч! Алмазның хисләре җаваплы икән бит. Тик хатка ул җавап язмаска булды. Хисләрнең җаваплы икәнен, кызга инде күптәннән гашыйк булуын ул очрашкач сөйләргә булды. Алай да, җавап язмау Камиләне үпкәләтер дип борчылды. Алмазның башында мең төрле уй, аның да күзенә йокы кермәде...

Кояшлы иртә. Егет белән кыз, ниндидер могҗиза көткән кебек, мәктәпкә юнәлделәр. Бу вакытта алар ни кичергәннәрен үзләре генә белә. Менә аларның карашлары очрашыр... Аннан ни булыр соң?

Һәрвакыттагыча, Камилә алданрак, Алмаз соңрак килде. Камилә көне буе Алмаздан куркып йөри. Ә Алмаз исә, кыз белән күздән күз сөйләшергә сәбәп эзләп йөри.

Соңгы дәрестән чыгарга кыңгырау яңгырый... Мәктәптән чыккач, Алмаз кыюсыз гына Камилә янына килә, кулыннан тота да:

– Камилә, синең хатыңны укыдым. Җавапсыз калдыруым өчен гафу ит. Хисләремне күзгә күз карап аңлатасым килде... Мин дә..Мин дә сиңа күптәннән гашыйк, хисләребез җаваплы... Ярыймы сине озатып куярга?

Камилә бу сүзләрдән тәмам кызарып чыкты. Кыз мондый сүзләрне ишетергә хәтта хыялланмый иде.

Кыз белән егетнең сөйләшер сүзләре дә бик күп булган икән бит. Кыз торган өйнең капкасына килеп җиткәннәрен сизми дә калды алар...

Кәримова Алинә – Күгәрчен мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Нет комментариев