Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ...

14 декабря 2020, 17:22
644
0
0

Логин. Пароль. ВКонтакте. “10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың да бетте бит инде. Берни дә булмый.”

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

-Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим, әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән ВКга кермим. Нәрсә була-шул була, - дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Юк, йоклап китә алмады Камилә бу көнне. Аны күп сораулар борчый иде, әмма иң тыңгы бирмәгәне «Ни өчен ул беренче булып язды?..». «Кызлар мәхәббәт аңлатырга тиеш түгел, әгәр бик яратса да!”»  – дип әйтә иде аңа һәр көн дусты Мәликә. Бәлки, нәкъ менә аның сүзләре ВКга язылган хатны бетереп атарга этәргәндер Камиләне?! Шулай итеп кыз тыныч күңел, әмма шашып типкән йөрәк белән йокларга ятты.

Камилә иртә белән уянганда бик күңелсез иде. Ул үзен нәрсә борчыганын хәтта үзе дә аңлап бетермәде. Озак кына тирән уйларына бирелеп торганнан соң, тиз-тиз генә җыенып мәктәпкә ашыкты, чөнки аны анда Алмаз көтәдер сыман иде...

Мәктәп бусагасын атлап керүгә кызның каршына Мәликә очрады. Мәликә бик кыю, чибәр, максатчан кыз. Аның артыннан мәктәпнең барлык егетләре дә «чабып йөри». Әмма ул аларга борылып та карамый, Камиләгә дә кемне яратуы турында әйтми. Камилә дустын күргәч шатланып куйды, чөнки аның кичә төнлә булган маҗаралар белән бик тә уртаклашасы килә иде.  Озак көттермәде, кыз, барысын да дустына сөйләп бирде. Мәликә шаккатты. Кузендә ниндидер көнчелек, хәтта ачу, нәфрәт бар иде. Камилә моңа игътибар да итмәде, тиз-тиз генә  сөйләде дә күзләре белән Алмазны эзли башлады. Менә ул! Ак күлмәк, кара кәчтүмнән зәңгәр күзле, чәчләрен матур итеп тараган егет! Хушланып карап торганда, кинәт аңа кемдер каты итеп төртте. Мәликә икән! Камилә хич тә аның үз-үзен тотышын аңлый алмады, бүген ул аңа сәер булып тоела иде...

Кыңгырау. Барлык  балалар да дәресләргә таралдылар. Бүген физика фәненнән лаборатор эш булганлыктан, Камилә белән Алмазны берләштерделәр, һәм алар бу лаборатор эшне бергәләп башкарды. Кыз яратканы белән бергә эләккәненә бик шатланса да, бераз ояла иде. Алмаз аңа бер караса, ул җир тишекләренә төшеп китәрдәй булып кызарып чыга, әмма егет аңа бик игътибар бирмәде, үз эше белән мәшгуль иде. Тәнәфес җитте. Алмаз шуны гына көтеп торгандай, тиз генә коридорга атылды. Камилә аптырап калды. Тиз генә ишек төбенә басып, аны күзәтә башлады, әмма бу күренеш аны аяктан ега язды. Мәликә белән Алмаз бер-берсенә ялтыраган күзләре белән карап, ашханәгә барырга җыеналар иде. Камилә егылмас өчен ишеккә тотынды һәм күзләрен каплап тиз генә бәдрәфкә  йөгерде. Барлык кеше ашханәдә булганлыктан, аны берәү дә күрмәде, ул үкси-үкси елады...

Камилә өенә кайтты һәм сумкасын тотып атты да караватына сузылып ятты, тын гына елавын дәвам итте. Бу хәл бер айга сузылды... Ул Мәликә белән очрашырга тырышмады, гомумән, берәүне дә күрсә килми иде аның. Мәктәптә кызның соңгы елы булганлыктан, аның укуны тизрәк бетереп, башка җиргә качасы килә иде!

Вакыт тиз узды. Камилә мәктәпне кызыл аттестатка бетереп, югары уку йортына керде. Аның хәзер бар уйлаганы – яхшы уку. Менә беркөнне өй эшләре әзерләп утырганда аның телефоны чылтырады. Кыз ашыкмый гына трубканы алды, ә анда аңа таныш булган Алмаз тавышы. Камилә аптырап китте, әмма тиз генә үзен кулга алды һәм Алмазны тыңлый башлады: «Камилә, сәлам! Таныдыңмы? Бу мин – Алмаз. Камилә, гафу ит мине. Мин синең яратуыңны күптәннән белә идем,  үзем дә сине яраттым, әмма әйтергә кыймадым.  Мин ялгыштым, Камилә. Мәликә минем башымны әйләндерде, мин буталдым һәм зур хата эшләдем, бугай... Хәзер генә сине чын-чынлап яратуымны аңладым. Бергә булыйк, зинһар» – диде. Камилә бер ничә секунд берни әйтмичә торды һәм трубканы куйды. Аның инде беренче мәхәбәтенә карата хисләре суынган иде... Бер кискән икмәк кире ябышмый шул ул!

Алсу Касыймова

Нет комментариев