ИҢ ШӘП СЫЕРЧЫК ОЯСЫ!

Начало конкурса: 4 апрель 2020 - 13:40
6846
2
0

Бу коронавирус атлы зәхмәт бигрәк уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыкты бит әле. Хәзер күпләр карантинда, өйләрендә ни эшләргә белмичә ята торгандыр. Махсус сезнең өчен «ЯЛКЫН» яңа конкурс игълан итә: иң матур сыерчык оясы!

Җылы яклардан кошлар кайта башлады, һәм хәзер аларның көннәре оя табу, гаилә кору һәм кошчыклар тәрбияләү белән шөгыльләнеп үтәчәк. Ә без аларга ярдәм итә алабыз! Кошларга оя ясау - матур гадәт, һәм безнең кошларга карата хөрмәтебезне, мәрхәмәтлелегебезне чагылдыра торган гамәл.

Димәк, конкурсның шартлары: 20нче апрельга чаклы үзегез ясаган сыерчык оясын фотога төшереп, безнең почтага (yalkin@bk.ru) җибәрегез. Хатта катнашучының исем-фамилиясе татарча хатасыз язылган булырга тиеш. Конкурста ике җиңүче булачак: берсен редакция сайласа, икенчесе тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Катнашучыларга уңышлар!

Һәм онытмагыз: бу конкурста җиңелүчеләр юк, чөнки без, иң беренче чиратта, кошчыкларга ярдәм итәбез, ә башка җан ияләрен кайгыртучы, аларга ярдәм кулы сузучы кеше - һәрвакыт җиңүче!

Тавыш бирү 30нчы апрельга кадәр дәвам итәчәк, һәр көн саен тавыш бирергә була. Уңышлар!

Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 27 апрель 2020 - 21:47
    Без имени
    Класс
  • 22 апрель 2020 - 18:27
    Без имени
    Искандер молодец
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
1165
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
6012
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8497
0
0