Логотип Идель
Саннар

СЕНТЯБРЬ 2021

03 сентября 2021 СЕНТЯБРЬ 2021

Сентябрь ипләп кенә безне көзгә чакырга, салкыннарга әзерли. Һава торышын фаразлый ук алмасак та, «Ялкын»ның сентябрь саны белән көннәрең күпкә җылырак узачагына 100% ышанабыз.

Бу санның шәхесләре берсеннән-берсе шәп: монда АКШта эшләп кайтучы да, фән Олимпиадасында җиңеп, Испаниягә путевка отучы да, зәвыклы бизәнгечләр ясаучы да бар. Кыскасы, мотивация күп булачак!

Укуның беренче аенда дәресләргә кереп китү, белем алу дулкынына күчү бераз катлаулы булырга мөмкин, әле җитмәсә социаль челтәрләрдә дә утырасы килә бит... Мәгълүмати шау баштан ашкан! Ә аны ничек киметергә соң? Бу турыда да сөйләшербез.

Казанда яңартылган Кабан күле буенда йөргәнең бармы? Булса, андагы төрледән-төрле агачлар, үсемлекләргә игътибар иткәнең бардыр инде. Ә шул үсемлекләр ярдәмендә Кабан күленең үз-үзен чистартуын белә идеңме? Моның ни рәвешле эшләве турында фән сәхифәсендә укый аласың.

Моннан тыш, сине убырлылар, к-поп төркемнәренең феномены, фильмнар карарга өйрәнү турында язмалар көтә.

Имтихан, олимпиадаларга әзерлекнең кайчак никадәр ялыктыргычка әйләнүен бик яхшы беләбез, шуңа имтиханнарга әзерлек өчен онлайн-мәктәпләр һәм укучылар үзләре сынап караган, тапталмаган лайфхаклар турында мәгълүмат белән бүлешәбез.

Иҗат сәхифсендә син Азалия Сабитованың «Моңлы чишмә кайтавазы» исемле хикәясен һәм Айзилә Билалова шигырьләрен укый аласың.

Һәм, әйе, сентябрь санының нәкъ уртасында махсус синең өчен шәп постер әзерләдек, диварыңда урын әзерли тор ;)