Логотип Идель
Саннар

ОКТЯБРЬ 2022

04 октября 2022 ОКТЯБРЬ 2022

Октябрь никадәр генә салкын һәм томанлы булып килмәсен, без – элеккечә җылы һәм элеккечә синең күңелеңне күрергә әзер. Ашыкмый һәр битне кадерләп укы!

Журнал тышлыгында – «21 гасыр лидеры» бәйгесе җиңүчесе, Татарстанның «Скаутлар» хәрәкәте вәкиле – Венера Белялова. Аның белән скаутның бурычлары һәм лидерлык турында сөйләштек.

«Шәхес» сәхифәсендә сине шулай ук биюче Руслан Низамов, TMTB каналының яшь алып баручысы Наилә Славина һәм яшь җырчы, балалар «Евровидение»сы катнашучысы Алисә Әхмәтшина белән әңгәмәләр көтә.

Октябрь ае – без укытучыларны хөрмәтли торган ай. Шуңа бу санда без «идеаль мәктәп» темасына хыялланып алдык: татар җырчылары, җәмәгать эшлеклеләре мәктәптә эшләсә, алар нинди фән укытырлар иде икән? Салават Фәтхетдинов, Марат Әхмәтов, Лилия Хәйруллина һәм башка билгеле шәхесләрдән шәп коллектив җыйдык.

«Ачыш» сәхифәсендә синең белән нарциссизм, начар медиатцияләр һәм репетитор белән укытучы арасында сайлау турында сөйләшербез. Ә «БИК МАТУР» проектында исә без сине мари халык бизәнү әйберләрен кулланып, зәвыклы образлар җыярга өйрәтербез.

«Тәҗрибә» сәхифәсендә исә сине көзге фотосессия өчен идеяләр, бүләк сайлау буенча лайфхаклар һәм көзге хандрадан профилактик киңәшләр көтә. Ә «Оялчан алма» сәхифәсендә «сыйныфташларым минем шәхси әйберләремне алып укысалар, нишләргә» дигән сорауга җавап эзләдек. Психолог белән дә киңәшләштек, әлбәттә.

«Иҗат» сәхифәсендә узган елгы «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесе җиңүчеләренең иҗаты урын алды. Бу юкка түгел, чөнки без әлеге бәйгене быел да уздырыга булдык, барысы турында аңлатып яздык, бүләкләр яхшы булачак, катнашмый калма.