Логотип Идель
Саннар

НОЯБРЬ 2018

15 ноября 2018 НОЯБРЬ 2018

Ялкынлы «Ялкын» журналының чираттагы саны дөнья күрде. Сүземне шулай җитди итеп башлыйм әле. Сәбәбе бар: бу айда җитди кешеләр һәм җитди мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Тышлыкта игътибар иттегезме? Шүрәле абзый белән шаярып тора торган егетне күргәнсездер алайса. Елмаеп кына торса да, Амил Нуруллин (ноябрь саны герое) бик җитди кеше. Быел 11нче сыйныфны тәмамлый торган Амил кайсы уку йортына укырга керәсен дә, киләчәктә кем буласын да яхшы белә. Узган уку елында Татарстан Президентына берничә яңа проект тәкъдим итеп хат яза һәм Рөстәм Нургали улы белән тулы бер көнен уздыра ул. Амил турында бөтен серләрне дә ачып бетермим инде, калганын журнал битләреннән укый алырсыз. Җитди язмалар, әлбәттә, «Тышлыкта кем?» рубрикасы белән генә чикләнми. Җәлил бистәсеннән Рамазан Нуртдинов, мәсәлән, герой әни турында, Рүзәл Шәрипов «IT-чемпион» бәйгесе һәм аның иң актив катнашучылары турында мәкалә әзерләделәр. Йолдызларыбызга да җитди сорау, төгәлрәк әйтсәк, 10 җитди сорау биреп, бераз авыр хәлдә калдырырга булдык менә. Ничек уйлыйсыз: Лилия Хәйруллина фонограммага җырлыймы? Чыгыш вакытында тамашачы залдан чыгып китсә, җырчы нәрсә эшли? Җавап бирә алмыйсызмы? Алайса, «Ялкын»ның 7нче битен ачып укыгыз. «Синең яшьтәш» рубрикасында 18 яшьлек проводник, Россияне аркылыга-буйга гизгән Алабуга кызы Ләйсән Шәрапова белән танышу көтә. Ләйсән сезгә купе һәм плацкарт арасындагы аерма, поездда юыну серләре һәм кәҗәләр турында сөйләр. Казан кызы Адилә Зиннәтуллина белән дә таныштырырбыз әле. Адилә күзләре күрми торган кешеләрне шахмат уйнарга өйрәтү методикасын уйлап тапкан, шуңа өстәп, 4 яшьлек балаларны да уйнарга өйрәтә икән. Җитди сан булгач, мөнәсәбәтләре турында да ачыктан-ачык сөйләшергә ярыйдыр дип уйладык. Шуңа күрә егет белән кыз арасында дуслык була аламы һәм мәхәббәттән нәфрәткә ничә адым булуы турында гәп корып алдык. Фикерләр бик төрле булып чыкты. Дуслык бармы-юкмы икәнлекне әле дә булса ачыклый алмадык. Ә сез ничек уйлыйсыз: егетләр һәм кызлар арасында дуслык була аламы? «Замана һөнәрләре» рубрикасында һавада нык басып йөрүчеләр – стюардессалар турында яздык. Монда да шактый катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы сорауларга җавап эзләдек. Шәхсән мин белгән иң кызыклы факт ул татар теленә бәйле булды. Стюардларга татар телен белү кирәк икән! Менә сиңа мә!  «Медлайфхак» рубрикасында – «гөмбә»ләр, «Кызыклы фән»дә – яман шештән дару, «Дин»дә – яулык мәсьәләсе турында сөйләшербез. «Ялкын»нан тагын бер бонус – «Финанс мәктәбе» рубрикасы. Бу айда кесә акчасын арттыру серләрен чишәргә булдык. Инде матур бер гадәткә әйләнгән «Спорт», «Шоу-биз» рубрикаларында да яңалыклар көтә. «Оялчан алма» рубрикасы бераз үзгәрешләр кичерде. Хәзер мәктәп укучыларыннан гына түгел, әти-әниләрдән дә сорау-мөрәҗәгатьләр кабул итәбез һәм психологлар белән бергә төрле авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзлибез. «Сәләт», «Иҗат», «Шигърият», «ТеатрLIFE» рубрикалары исә җаннарыгызга тынычлык өстәр һәм күтәренке кәеф бүләк итәр. Журнал турында кыскача гына менә шуларJ Елмаегыз, дуслар! Җитди язмалар һәм җитди темалар сезне уйландырсын, ләкин һич кенә дә кәефегезне кырмасын.