Логотип Идель
Саннар

МАРТ 2020

13 марта 2020 МАРТ 2020

Ачык тәрәзәдән язгы җил керә, яңгыр тавышы ишетелә… Март исе килә! «Бу ел кыш булмады да бит» дигән фикерне еш ишетсәк тә, яз барыбер сагындырган инде, иптәшләр! «Ялкын»ның яңа санын да шулай сагынырга өлгергән идек. Ниһаять, ул кулларыбызда! Әйдәгез, бергәләп танышып чыгыйк!

Тышлык – бомба! Сезгә ошыймы? Миңа бик, бик(!) ошый! Ә тышлыгыбызны бизәүче кыз – «Ел сәлкеше» исеменә лаек булган Ралинә Фаваризова. Героебыз турында тулырак 4-5нче битләрдән укып белә аласыз.

2-3нче битләрдә «Ялкын» журналы яшүсмерләр арасында оештырган сораштыру нәтиҗәләре белән танышырга мөмкин. Яшүсмерләр нинди музыка тыңлый, кайсы социаль челтәрләрне үз итә, яраткан блогерлары кемнәр – барысы да безнең яңа рубрикада.

Кайвакыт «бернигә дә өлгереп булмый» дип зарланабыз. Ә менә Илүзә Касыймованың герое Камилла Шакирова ике югары уку йортында белем ала. Әле ул уку йортлары икесе ике шәһәрдә дә икән! Өлгер кызның тормыш рәвеше, уңыш серләре белән син дә таныш. «Һәр яктан да камил Камилла» язмасы «Ялкын»ның 6-7нче битләрендә урын алган.

«Әйе» ул – «юк», «юк» ул – «әйе»: без табигатьтән шундый» язмасында Илгиз Шәкүров кызларның барлык серләрен белергә тели. Теләгенә ирештеме икән?  8-9нчы битләрне укып карагыз әле.

Тада-а-ам! 10-11нче битләргә дә килеп җиттек! Биредә безнең яшь коллегаларыбыз – Балалар редколлегиясе әгъзалары белән булган очрашу турында язма урын алды. Синең дә мондый очрашуларга килү, «Ялкын» журналы чыгаруга үз өлешеңне кертү мөмкинлегең бик зур. Моның өчен бары тик кызыклы язмаларыңны безгә юлларга гына кирәк!

Ильвина Шәйхуллинаның 20-21нче битләрдә урнашкан «Телефон наркотикмы, әллә замана чиреме?» язмасы уйланырга мәҗбүр итте. Чынлап та, телефонсыз яшәп тә булмый кебек инде хәзер... Әмма бу бит дөрес түгел! Сәламәтлеккә салган зыянын гына уйлап карасак та. Ильвинаның язмасы белән танышкач, бәлки сезнең дә телефонны сирәгрәк тотасыгыз килә башлар.   

«Караш» төркеме фанатларының иң яраткан саны бу! 22-25 битләрдә егетләр белән әңгәмә һәм постер бар бит! «Ялкын»ның урта битен салдырып, диварыңа элеп куярга рөхсәт! ?

32-33нче битләрдә урын алган «Үскәч кем булырга? яки Һөнәр сайлауның ние бар?» язмасы редколлегия әгъзалары сафына күптән түгел килеп кушылган Айлия Хаҗиеваныкы. Югары сыйныфларга күчкән саен бу сорау күпләрнең күңеленә тыңгылык бирми. Язмада урын алган киңәшләрнең сиңа ярдәме тими калмас!

Март санын укыгач, кибет киштәләреннән нинди җиләк-җимешләрне эзләячәгеңне беләм мин! Әлфинур Әхмәтшина бу санга Коръәндә искә алынган җимешләр хакында язма әзерләде. 34-35нче битләрдән табып укый аласың.

«Кринж», «рофл», «краш» – бу сүзләр сиңа танышмы? Ә «боди-шейминг», «байтить»? 44-45нче битләрдә әзерләнгән тестны эшләп, яшьләр сленгын ни дәрәҗәдә яхшы белү-белмәвеңне тикшер әле!

Кыскача, менә шулар ? Барлык кызыклы язмалар турында да сөйләп бетермәдем, әлбәттә.

Син бит барыбер журналны үз кулларыңа тотып укыячаксың, әйеме? ?