Логотип Идель
Саннар

МАЙ 2018

11 мая 2018 МАЙ 2018

Бакча казу, кишер-суган утырту, бәрәңге мәшәкатьләре башлана башладымы әле? Юктыр, иртәрәк бит. Ә менә «Ялкын» журналының май санын уку өчен менә дигән вакыт! Табигать әкренләп җәйгә керә башлады буган инде. Агачлар яфрак яра, көннәр җылыта, кояш та безгә карата ягымлырак, ара-тирә усалланып алса да, гадәттәгедән күбрәк елмая хәзер Җир-ана. Табигать белән бергә без дә җәйгә кереп барабыз. «Бусагада әле май гына бит», - димәгез берүк. Без бер айга алда яшибез. Шуңа күрә бүген генә түгел, иртәгә, бер атнадан соң, хәтта бер айдан соң да кызыклы һәм актуаль булган язмалар әзерләргә тырышабыз. Йә, ничек, кызыксындырдыкмы? Алайса, киттек, бергәләп журналга күзәтү ясыйк. Журналның бу санында сине химия буенча Россиякүләм олимпиада җиңүчесе, химиягә үлеп гашыйк һәм гомерен шул өлкәгә багышларга әзер булган, ләкин шул ук вакытта гаҗәеп гади (әйе, әйе, синең кебек, минем кебек гади) Казан кызы Мәдинә Таһирова белән танышу көтә. Ничек уйлыйсың: дуслык куркудан башлана аламы? Сорауга җавап табарга теләсәң, тизрәк журналыбызның «Тышлыкта кем?» рубрикасын ачып кара. Барлык серләр дә шунда ачылыр. Азга гына югалып торса да, «Лидерлар мәктәбе» проекты кабаттан журнал битләренә әйләнеп кайтты. Бу айда сине Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы турында гаҗәеп кызыклы язма, Васил абый турында 3 ачыш һәм бик файдалы киңәшләр көтә. Әгәр «Лидерлар мәктәбе» проекты турында укырга гына түгел, үзең дә катнашырга теләсәң, нишләргә кирәген искә төшерәбез: «Ялкын» журналы почтасына ни өчен нәкъ менә син бу проектта катнашырга һәм республикабызның танылган шәхесләре белән очрашуларга йөрергә тиешлеген язып җибәр. Үзеңнең кабатланмас сыйфатларыңны санап чыксаң, тагын да яхшырак булыр. Кыскасы, синнән хат көтәбез! «Замана һөнәрләре» рубрикасын хәтерлисеңме? Әлбәттә, хәтерлисең инде, шаярып кына соравым. Инде елга якын эшләп килә бу рубрика, һәм ни хикмәт, һөнәрләр көннән-көн артып тора. Бу санда сине, мәсәлән, кызларны бәхетле итүчеләр турында бик шәп мәкалә көтә. Егетләр, мөгаен, «Анысы кем була инде тагын?» дип аптырап калганнардыр. Кызлардан чын ханбикә ясаучы визажистлар, имиджмейкерлар турында әйтүебез. Хм, миңа калса, егетләр өчен дә кызыклы булыр ул язма. Шәхсән, миңа ошады. Укып карагыз әле, егетләр. Аннары фикерләрегезне әйтерсез. Бу санның тагын бер кызыклы һәм үзенчәлекле язмаларның берсе – Алинә апа Минневәлиеваныкы. Ул күннән чын хәзинәләр ясаучы кеше Марат Бәйрәмгулов белән очрашкан иде. Очрашу-әңгәмәдән нәрсә килеп чыкканын журнал битләреннән карарга киңәш итәм. Егетләр, менә хәзер сезгә бер сүзем бар. Кызлар бездән оялалар икән бит! Чын! Күптән түгел «Ялкын» почтасына «Егетләрдән оялам. Сүз катырга куркам. Шуңа күрә егетем юк» дигән эчтәлекле хат килеп төште. Әлбәттә, психологларыбыз үз киңәшләрен бирде. Ләкин, егетләр, миңа калса, безгә үзебезгә сыйныфташ кызларыбызга карата игътибарлырак булырга кирәк. Ярар, уку мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтыйк әле. Бу уку елы укучылар өчен дә, укытучылар өчен, хәтта безнең өчен дә катлаулы булды. Мәктәп һәм мәгариф системасындагы үзгәрешләр берәүне дә битараф калдырмады. Яңа министр билгеләнү дә күпләрне аптырашта калдырды. Берничә айга сузылган сорауга җавап табарга, нәтиҗәләргә ясарга вакыттыр, бәлки. Без менә үзебезчә нәтиҗә ясап карадык әле. Яңа министрыбыз Рәфис Тимерхан улы Борһанов белән әңгәмә, шуңа өстәп, имтиханнар турында яңалыклар сиңа кызыклы булырга тиеш. Карап, карап торам да, бик озынга сузылган икән бит сүзем. Йә, күзәтүне укып чыккач, журналга хәлең калмас. Шуңа күрә кыскача гына санап китәм. Сине бу санда «Йолдызлы киңәш», «Шоу-биз», «МедЛайфХак», «Замана һөнәрләре», «Ачык сандык», «Оялчан алма» рубрикалары һәм безнең инде яратып өлгергән «Ялкын»лы истәлекләр язмасы, «Сәләт» дөньясындагы үзгәрешләр белән танышу, җәйге яллар вакытында уку өчен топ 5 китапка анализ, имтиханнарга әзерләнү һәм нервларны саклар калу серләре, чит илләрдә чыгарылыш кичәләре турында кызыклы һәм кызык язма һәм тагын бик, бик күп мәкаләләр көтә. Журналны укып чыккач, безгә хәбәр салырга, үзеңә ошаган мәкалә өчен тавыш бирергә онытма. Сәлам белән, дустың Чаткы Апрель аеның иң яхшы язмасы: Айназ Сөләйманова «45 ел – бер юлдан»! Котлыйбыз, Айназ! Бүләгең - редакциядә! Кунакка көтеп калабыз! "Ялкын"ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. Авторларны бүләкләр көтә! [poll id="9"]