ИЮНЬ 2024
«Ялкын»ның бу саны гадәттәгедән дә яктырак, чибәррәк һәм кызыклырак килеп чыкты. Серен әйтикме? Июнь санын без «Алдынгылар хәрәкәте»нең актив егет-кызлары белән берлектә әзерләдек. Тышлыкта елмаеп торучылар да – шулар рәтеннән.
Бу санны бер җөмлә белән генә тасвирларга туры килсә, без «күңелле җәйге яллар» дияр идек. Июнь санында җәйне күңелле һәм файдалы уздыруга багышланган язмалар, чыннан да, бик күп. Менә кара:
– лагерь турында мифлар;
– Казанның шәп каһваханәләр һәм кафелар тупланмасы;
– Татарстанның кызыклы архитектурасы;
– БДИ тапшыручыларга психолог киңәшләре;
– волонтер булырга теләүчеләр өчен ярдәмлек;
– үсмерләрнең рәвешле акча эшләү тарихлары
Бу әле бер кечкенә өлеш кенә! Шулай ук укытучылардан качып походка чыгарга уйлаган егет-кызлар турында комикс та әзерләдек әле – сиңа ошар, дип уйлыйбыз.
Белми калма
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев