Логотип Идель
Саннар

ГЫЙНВАР 2021

18 января 2021 ГЫЙНВАР 2021

Сәлам!Кулыңа гыйнвар саны килеп кермәгән икән, сине кыскача гына аның эчтәлеге белән таныштырып үтәм.

Тышлыктан сиңа карап, елмаеп торучы кыз – Алия Мөхәмәткәримова. Ул инде безнең редакциянең якын кешесе, чөнки журналыбызның 48 битендә сан саен дөнья күрүче яшь авторларның шигырьләренә иллюстрацияләр ясый ул. Бу санда исә Алияне үзебез өчен дә, синең өчен дә ачтык – интервью 4-5 битләрдә!

Волейбол чемпионнарының кайда яшәгәнлеген беләсең киләме? Тизрәк 10-12 битләргә күз сал! Рәзилә Газизова сиңа барлык серләрне чишә!

Дөнья буйлап сәяхәт итәсең килгәнен әйтмәсәң дә беләм инде. Ә менә Зәринә Фазылова сине чемодансыз-нисез генә сәяхәт итәргә өйрәтә. Язмасы – 14-15 битләрдә.

Айдар Шәйхин белән фән дөньясын өйрәнүне дәвам итәбез. Айдарның инде 2021 елда безне гаҗәпкә калдырачак технологияләр турындагы язмасы әзер дә. Тизрәк укып чык һәм барысыннан да алда хәбәрдар бул!

Ә 22-23нче битләрдә яшьләрнең кумиры, популяр блогер, музыкант Раил Арсланов белән интервью һәм ПОСТЕР!

Аудиокитаплармы, яки басма китаплармы? Кайсын сайлавың мөһим түгел, иң мөһиме – китаплардан баш тартма! Айлия Хаҗиева язмасы да әнә шул хакта. 28-29 битләрдән таба аласың.

Официантларга «чәйлек» калдыру кирәкме? Аларны нәрсә чыгырдан чыгара ала? Гомер буе бу һөнәргә тугры калу реаль хәлме? Бу һәм башка сорауларга Резидә Әлмиева җавап эзләде. Язманы 32-33 битләрдән табып укы.

«Искегә тисәң, исең китәр!» Айсылу Нигъмәтҗанова китаплар реставрацияләүче танышы Валерия Измайлова турында яза. Бу һөнәрнең нечкәлекләре белән 34-35 битләрдә урын алган язмасы аша танышырга мөмкин.

Тәүге хисләр, тәүге мәхәббәт аңлату... Бу һәркемгә дә таныш тойгылар. Зилә Гатиятуллина исә бу хакта шундый ихлас, самими хикәя иҗат иткән. Ул журналның 46-47 битләрендә дөнья күрде.

Кыскача, менә шулар. Мин әйтми калган тагын бик күп шәп язмалар бар әле, гыйнвар санын укырга ашык!