Логотип Идель
Саннар

ФЕВРАЛЬ 2020

18 февраля 2020 ФЕВРАЛЬ 2020

Һаман укымадыңмени?! Әйдә, тиз генә журналның эчтәлеге белән таныштырып чыгам!

Тышлыгыбыз герое – Үзбәкстан егете, «Ел студенты» исеменә лаек булган Камолиддин Бобохонов белән әңгәмә 4-5 битләрдә урын алды. Камолның җиңүгә юлы, шөгыльләре турында күбрәк беләсең, яңа үрләр яулау өчен үзеңә стимул аласың килсә, Алинә Минневәлиева әзерләгән әңгәмә белән танышып чыгарга тәкъдим итәм.

10-11 битләрдә башкалабыз театрларының яшь артислары һәм аларның... армиядә булган маҗаралары турында язма бар! Әйе-әйе, артистлар да армиядә хезмәт итә! Илгиз Шәкүров иң кызыклы тарихларны барлаган.

Февраль аен «гашыйклар ае» дип тә атыйлар. Бу темага да якын килдек: 13 биттә Айсылу Хафизова әзерләгән язманы игътибарсыз калдырма. Сөйгән ярыңны әти-әниең белән ничек таныштырырга, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеген аңлатты ул.

Айназ Сөләйманова бу санда 16-17 битләрдән елмая. Аның «Кибет кортлары» дигән язмасы күңелеңә хуш килми калмас, укы, яме!:-)

Айдар Шәйхин бу санда безне заманыбыз каһарманы Илон Маск турында язма әзерләп сөендерде. Маскның проектлары, уңыш сере турында тулырак беләсең килсә, «Ялкын»ның 22-23 битләрен ач.

24-25 битләрдә сезне сюрприз көтә! «Бездән дә текәрәк пар юктыр!» дигән язма махсус гашыйклар көне уңаеннан әзерләнде!

TikTok яратучылар рәтендәме син? Әллә катгый каршы торасыңмы? Гомумән, файдалымы бу социаль челтәр? Талия Төхфәтуллина язмасы шул хакта. Аны син 26-27 битләрдән таба аласың.

Типик «инстаграм» кызлары турында узган санда укыган идек. Резидә Әлмиева бу санда безне типик «инстаграм» егетләре турында күбрәк белергә чакыра. Аның язмасы сине 36-37 битләрдә көтеп тора.

Бу санда Алинә Галиеваның җылы, самими хикәясе белән дә шатландырырга булдык әле сине. «Карлы син» дигән хикәяне 44-45 битләрдән укый аласың. Ә дәвамы – сайтта!

Синең өчен менә шундый җылы, мәхәббәтле, заманча сан әзерләдек! Борынга инде яз исе сизелә... Март саны да озак көттермәс!      

Кочаклап, Чаткы