ФЕВРАЛЬ 2025
«Ялкын»ның февраль саны тышлыгында фигуралы шуу белән шөгыльләнүче яшүсмерләр. Алар белән интервьюны шулай ук журналыбызда укып китә алас
Әлеге санның тематикасы – мәхәббәт. Монда сез мәхәббәт турында кызыклы фактлар, цитаталар, шигырьләрдән өзекләр, Гашыйклар көненә шәп валентинкалар таба аласыз (аларны кисеп алып, күзең төшеп йөргән кешегә бүләк итәргә була!).
Моннан тыш без егетләрдән сораштыру да оештырдык. Көнләшү ул нәрсә һәм алар бер-берсеннән нәрсәләргә көнләшә икән? Бик кызыклы җаваплар алдык. Шулай ук егет яшүсмерләребез үзләренең кумирлары турында да сөйләп киттеләр.
«Тарихлы бит» сәхифәсе дәвам итә. Бу санда без сезне Кубрат ханның өч улы – Батбай, Котраг һәм Аспарух белән таныштырдык.
Комикс буларак бу санда сезне «Иделем акчарлагы» бәйгесендә «Проза» номинациясендә 1нче урын яулаган Халикова Азалиянең «Дуслык көче» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
-
7 января 2026 - 19:07
«ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТӘЛӘР
Нет комментариев