Логотип Идель
Саннар

АВГУСТ 2018

10 августа 2018

Бер, ике, өч, Безнең кулда – көч. Дүрт, биш, алты, Җәй бетәргә ярты ай калды... Беләм, беләм, соңгы сүзләр сезгә бер дә ошамас. Укучымы сез, укытучымы – мөһим түгел. Җәй, каникуллар бетә, дигән уйдан әти-әниләргә дә рәхәт түгел. Без “Тагын мәктәпкә барасы бар”, – дип борчылсак, әти-әниләр, әби-бабайлар: “Мәктәпкә яңа киемнәр аласы бар”, “Өйдә булышучы калмый”, – дип уфтаналар бугай. Ярар, күңелсез уйларны бер читкә куеп торып, әйдәгез, бер “Ялкын”ланып алыйк әле. Кызу җәйнең “кайнар” саны чыкты. Күрдегезме? Бу санда сезне татар кызлары һәм егетләренең чит илләрдәге маҗаралары турында язмалар көтә. Чын әйтәбез инде менә. Мәсәлән, “Тышлыкта кем?” рубрикасында сезне Бөекбританиянең Кентербери шәһәрендәге шәхси мәктәптә укый торган 17 яшьлек Лиана белән танышу көтә. “Фи, нәрсәсе бар инде аның”, – дияргә ашыкмагыз. 12нче сыйныфка калган кешене күргәнегез булмагандыр әле. Әһә, кызыксындырдыкмы?! Алайса, тизрәк 4-5нче битләрне ачып укыгыз. Чит илләргә сәяхәт, маҗаралар дигәннән, тагын бер героебыз бар бит әле бу айда. Ул да булса, Айдар абый Әхмәдиев. Казанда югары уку йортын тәмамлап, чит илгә үзен эзләргә чыгып киткән һәм үзен актерлык һөнәрендә тапкан, Болливуд фильмнарында төшеп йөргән кеше белән таныштырасыбыз килә сезне. Язманы укып чыгып, үзе белән дә танышасыгыз килсә, ашыгыгыз, Айдар абый Казанда әле. Инде берничә айдан бирле WORLDSKILLS батырлары белән таныштырабыз үзегезне. Бу айда да гадәтләребезгә тугры калдык. 6-7нче битләрдә сезне “Җиңүгә бер адым калганда” язмасы көтә. Җәй, каникуллар һәм яллар, әлбәттә, әйбәт нәрсә. Ләкин шул ял иткән арада акча да эшләсәң, тагын да яхшырак. “Ялкын”ның август санында каникулларын файда белән уздырган һәм акча эшләгән мәктәп балалары турында бик кызыклы мәкалә бар. Каникуллар дигәннән, җәйге лагерьлар турында да онытырга ярамый бит. “Ялкын”лы укучылар арасында җәйге ялларын Татарстанның төрле лагерьларында уздырган кызлар-егетләр дә күп булып чыкты. Шуңа күрә август санында сезне Айназ Сөләйманова, Рүзәл Шәрипов, Ралинә Мөхәммәтгалиева, Фирүзә Садриева һәм Аделия Садыковаларның җәйге лагерьлар турындагы язмалары көтеп тора. Җәй су коену һәм дуслар белән аралашу һәм рәхәтләнеп ял итү чоры булса да, “Ялкын” дуслар яраткан журналлары турында бер дә онытмыйлар. Мәсәлән, Алабуга районы Иске Юраш мәктәбе укучысы Нәзилә Закирова “Ни өчен...” дип исемләнгән бик эчтәлекле язма әзерләгән безнең өчен. Нәзиләнең сүзләре һәркемне уйландыра алырлык тирәк мәгънәгә ия. Укып карагыз әле. Моннан тыш “Ялкын”ның август санында сезне Илфат абый Вәлиевның “Must have илләр!”, Алинә апа Минневәлиеваның “Каш ясыйм дип, күз чыгарма!”, Айдар абый Шәйхинның “Дөнья фәнендә тирән эз калдырган 8 татар галиме”, Әлфинур Әхмәтшинаның “Уртак бәйрәм” язмалары көтә. Инде традициягә әйләнеп беткән “Сәләт дөньясы”, “Ачык сандык”, “Шоу-биз”, “Йолдызлы киңәш”, “Оялчан алма” рубрикалары да күңелегезгә хуш килер. Әлбәттә, “Ялкын”ның август саны язмалары моның белән генә чикләнми. Калган язмаларны журналны алып карагач күрерсең. Каян алырга дисеңме? Иң җиңел ысулы – почта аша яздырту! Һәр айның 20сенә кадәр язылсагыз, киләсе айдан “Ялкын” сезнең өегезгә үзе килер! Язылу индексы: П2334. Ә журналга өйдән дә чыкмыйча язылам дисәң, банерга бас ⇓⇓⇓ Шулай ук июль санының иң яхшы язмасын да билгеләп үтик. Бу юлы укучыларыбызның күңеленә Лилия Гарифуллина "Дустың җырчы булса?" дигән язмасы хуш килгән. Котлыйбыз! Лилияне редакциябездә көтеп калабыз - диплом һәм бүләк әзер!  Дустым, “Ялкын”ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. Авторларыбызны бүләкләр көтә! [poll id="13"]