Логотип Идель
Саннар

АПРЕЛЬ 2022

14 апреля 2022 АПРЕЛЬ 2022

Апрель аен һәркем үзенчә кабул итәдер, мөгаен. Кемгәдер ул кардан әрчелеп килә торган җирдәге умырзая чәчәкләре белән күңелгә якын, кайберәүләргә исә Космонавтика көне яки бөек Тукай туган көне билгеләп үтелгәнгә кадерле. “Ялкын”ның апрель санында һәркем үзе өчен кирәкле һәм файдалы язмаларны таба алыр дип ышанабыз!

Тышлыкта – музыка сәнгатендә шактый казанышлары булган яшьләр, Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова. Алар узган ел нәкъ менә шушы вакытларда “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә Гран-прига ия булдылар. Әңгәмә вакытында без нәкъ бер елга кире кайтып, республикада зур җиңүгә ия булган мизгелләрне искә төшердек.

Шәхес сәхифәсендә үзенәчәлекле геройлар шактый бу санда. Гөльяр Шәемова – яшь рәссам, заманча программаларда компьютерда иҗат итә. Ә иң мөһиме: ул “Ялкын” өчен тардицион Әкият сәхифәсен дә бизи!   

Чираттагы үзенчәлекле героебыз – Регина Рәхмәтуллина. Йомшак уенчыклар ясаучы кыз фелтинг дип аталган техниканы куллана икән.

Мәктәп укучыларының болай да дәресләре күп, җыр-бию түгәрәкләренә йөрмәсәләр дә була, диюче әти-әниләргә мисалга Иван Пугачевны китерергә кирәк. Ул шәһәр, республика һәм хәтта россиякүләм җыр-моң бәйгеләрендә алдынгы урыннарны яулый. Шул ук вакытта спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба, укуына да зыян килми.

Апрель саны “Ялкын” тарихында, дөрестән дә, аерым бер урынны алды. Чөнки нәкъ менә бу санда тәүге тапкыр “Ялкын” призларына узган көрәш ярышында җиңгән егетләрнең фотолары урын алды. 9 чемпион егетнең һәм көрәш ярышыннан башка матур фотоларны журнал битләреннән, шулай ук куар-кодта яшерелгән сылтама аша сайттан карый аласыз.

Укучыларыбыз хәтерлидер, узган санда ир-егетләрнең җәмгыятьтә барлыкка килгән кагыйдә/нормаларга яраклашырга тиеш яки тиеш түгеллеге турында сөйләшкән идек. Бу санда исә серле, ягымлы, тыйнак, аз ашый торган, ашарга пешерүче, бала караучы, өй җыештыручы һәм башка сыйфатламалар нигезендә “чын” хатын-кыз тәрбияләү турында фикерләшербез.

Психологиягә, күңел халәтенә бәйле язмалар да шактый җыела. Апрель санында стресс вакытында ярдәм итәрдәй шөгыльләр исемлеге белән дә танышырсыз, үзтерапия өчен файдалы ысулларны да белерсез. «Оялчан алма» сәхифәсендә исә социаль челтәрләргә бәйлелек темасын кузгатабыз.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының урак чоры җитә – май аенда соңгы кыңгырауларын яңгыратачаклар. Бәйрәмгә ничек әзерләнергә, кайсы моментларга игътибар итәргә, кемнән ярдәм сорарга – бөтен сорауларга да “Ялкын”дагы язмадан җавап табарга мөмкин.

Иҗат сәхифәсендә Ләбиб Лерон яшүсмерләр укырга тиешле әсәрләр исемлеге белән таныштыра. Ике олпат шәхеснеңЛәис Зөлкарнәй һәм Йолдыз Шәрәпованың юбилейлары уңаеннан ишгырьләрен тәкъдим итттек. Һәм журналның апрель санын Чаллы шәһәрендә эшләп килгән “Ак каурый” Әдәби түгәрәк әгъзаларының Тукайга багышланган шигырьләре йомгаклый. Сездән дә хатлар көтәбез!