Логотип Идель
Блоги

КИМСЕНЕРГӘ ЯРАТУЧЫЛАР

Бу турыда мин һәр язмама тотынганда уйлыйм. Һәр җөмләне язып бетергәч, шул уй минем миемне борауларга тотына. Һәм бу – минем уй түгел, ахры. Миңа аны читтән тактылар бугай.

Бер популяр рус актеры үзенең инстаграмында Мәскәүдә иң тәмле иртәнге ашлар әзерли торган ресторан-кафелар турында пост урнаштырган иде. Һәм башланды коментарийларда хәлләр: “мин бит монда хезмәт хакымның дүрттән берен калдырып чыгам!”, “син Россиядә бөтен кешене үзең шикелле бай, дип белдеңме әллә?”, “үзең турында гына уйлап йөрисең, кая инде безгә андый җирдә ашау”, “арзанлырак җирләр турында яз икенче юлы!” һәм шуның ише йөзләгән коментарий...

“Мин бу җөмләм, сүзем белән кемне дә булса үпкәләтмәмме, кимсетмәмме?” – менә миңа тынгылык бирмәгән уй. Мин бит моңарчы бу турыда уйлап та карамый идем! (һәрхәлдә, минем кемне дә булса кыерсытырлык, үпкәләтерлек әйбер язганым юк иде, хәзер дә юк кебек).

Нишләп кешеләр юктан да үпкәләргә, күңелен төшерергә тора соң хәзер? Синең үзеңнең дә моны сизгәнең бардыр. Урамда барганда, кемнәрнеңдер көлгәнен ишетсәң, алар, һичшиксез, синнән көләләрдер сыман. Киемеңне, рәвешеңне тикшерә башлыйсың: әллә күлмәк пычранган инде шунда...

Бу бераз читкә китү булды, әмма боларның асылы бер. Без кимсенергә яратабыз. Әлбәттә, берәү дә моны ачыктан-ачык әйтмәячәк, әмма уйлана төшсәң, кемдә генә юк икән ул хис?

Мин үземдә дә тоям аны: эштә, дуслар арасында, гаиләдә булсынмы, кешеләр бирелеп-бирелеп ни турындадыр гапләшә, сөйләшә башласалар (миннән башка, минем фикерем белән кызыксынмыйча), шундук күңел төшә, эчкә кытыршы уйлар үрмәли башлый: аларга минем белән кызык түгел, алар минем белән аралашырга теләми, мин монда артык...

– Чү-чү! Монысы инде уйлап чыгаруга таба китте, тынычлан! Алар бары бирелеп аралашалар, беркем дә сине түбәнсетми, синнән көлми.

(һаман турсайган күңел белән утыруны дәвам итәм)

– Ну, яхшы алайса, рәхәтләнеп кимсен, сиңа ошый ич бу!

Бу үз-үзем белән берьяклы диалог булды. Һәм бу, чыннан да, булыша. Начар, тискәре уйлар тиз үрчи бит ул, менә шундый чакта үзеңә катырак итеп әйтеп куя белергә кирәк:

– Әй, иптәш, синең башың киттеме әллә? Синең уйлап чыгарга, “накручивать” итәргә яратканыңны беләбез инде, тик, бәлки, аек акылны кабызып җибәрербез, ә? Алайса утырасың каш җыерган булып, Аллаһның кашка тәкәсемени, билләһи!

Вәт... Сүз башыма кайтырга иде, ниһаять! Бүгенге көндә кеше нидер язганда, әйткәндә кырык кабат үлчәп маташырга мәҗбүр. Адым саен үпкәләргә әзерләр басып тора. Мисал өчен, нидер язганда, кемнәрнедер санап китәсең дә, һәм башкалар, дип куясың. Ә, юк, ярамый алай! Яз бөтенесен дә, ак тәнлесен дә, кара тәнлесен дә исәпкә ал, җенси үзенчәлекләре традицион булганнарын да булмаганнарын да әйт, акчалыны да акчасызны да онытма. Алайса, меҗмелдәүчеләр тиз табылачак: син кемнәрнедер кимсетәсең, имеш.

Һәм, әйе, болай гына кемнедер, ниндинедер, нәрсәнедер ошатмаска мөмкин түгел. Әгәр дә син кара тәнле кешеләрне ошатмавың турында ялгыш кына сүз ычкындырасың икән, бетте баш: син расистка әйләнәсең дә куясың. Син аларны начар да, ямьсез дә димисең, ә бары ошатмыйм дисең. Аерма зур бит! Кешенең нәрсә дә булса ошатмавы табигый хәл, син аны урамда кычкырып йөрмисең, үзең ошатмаганга күрә генә аларны начарга да санамыйсың, тик син барыбер усал, толерант булмаган кеше булып калачаксың, кара тәнлеләр каршында гына да түгел әле, ә кирәкмәгән җиргә борынын тыгып, һәр җирдә тискәрелек эзләп йөрүчеләр каршында.

Сүз боткасына әйләнә башлады әле бу... Кыскасы, сезне кемдер кимсетә сыман тоела башласа (монда ачыктан-ачык тискәре эмоцияләр белдерү турында сүз бармый) кирәк чакта үзегезгә серле әмма үтә дә файдалы сорауны бирергә онытмагыз:

– Әй, иптәш, синең башың китә башладымы әллә?

 

 

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    !!!!!!))))))))