Логотип Идель
Блоги

ИННОПОЛИС ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН 17 КЫСКАЧА ФАКТ

Россиядә төзелгән беренче шәһәр. Иң уңган IT белгечләрне укыта һәм җыя торган урын. Иннополис турында тагын нәрсә беләсең? Хәзер - кыскача ликбез!

7 нче ноябрьдә «Сәләт Вики-мәктәбе» командасы Иннополиска сәфәр кылды. Алар арасында мин дә бар идем. А.С.Попов үзəге, «Иннополис университеты» эшчəнлеге белəн таныштык, лицей һәм мәктәпкә кунакка кереп чыктык. Сәфәрдән соң бар катнашучылар Татар Википедиясенә Иннополис объектлары турында мәкалә язачак - сәфәрнең биреме шундый иде.

Иннополис турында күп итеп мәгълүмат тупладым. Аны сезнең белән бүлешергә ашыгам. Димәк, Иннополис шәһәре һәм аның уку йортлары турында 17 факт.

#1 Иннополисның туган көне - 9 июньдә. Шәһәрне өч елда төзеп, 2015 нче елда ачканнар. 2020 елда аның юбилее булачак - 5 елы бәйрәм ителәчәк!

#2 Иң беренче чынга ашырылган объект - университет. Аның спонсорлары - «ICL», «Ак Барс Банк», «Мегафон», «Сбербанк», «ВТБ» банкы ише гигант оешмалар.

#3 Университетта инглиз телендә генә укыйлар. Үзеңне Европада кебек хис итәсең. Стендларында хәбәрләр инглиз телендә язылса да, «Военкомат» дигән рус телле белдерү барыбер Россиягә кайтара.

#4 Әлеге уку йортының үзенчәлекле традицияләре бар. Шуларның берсе - Тапочкилы бәйрәм. Әлеге көнне кызлар һәм малайлар өстенә күлмәк белән смокинг сайласа, туфли урынына уңайлы тапочки кия!

#5 Студентлар яши торган корпусларның барысын да тышка чыкмыйча үтеп була. Без тулай торакның бер бүлмәсенә кергәч, экскурсоводчы: «Экскурсияләр вакытында бәләкәй балалар шкафларда калырга ярата», дип сөйләде.

#6 Командабызның кайберләренә бу җир шулкадәр ошады ки, монда яшиселәре дә килде. Сүз уңаеннан, бер бүлмәле фатирны алып тору 9 меңгә, ә ике бүлмәне арендага алу 13 меңгә төшә икән.

#7 Пилотсыз такси турында ишеткәнегез бармы? Иннополис шәһәрендә яшәүчеләр өчен ул бушлай

#8 Шәһәрдә бернинди светофор да юк.

#9 Мэр командасы җирле халык өчен махсус бер мәйдан ясаган. Үз эченә ул этләр өчен махсус уен мәйданчыкларын кертә.

#10 Әгәр шәһәрдә җәяү йөреп чыгасыгыз килсә, көчле җилгә шаккатмагыз - аңа хәтта флагштоклар да бирелә. Монда өч ел яши торган экскурсовод сүзләренчә, җилләр һәр ел фасылында да бер үк. Шундый ук көчле!

#11 Спорткомплекс студентлар өчен бушлай. Ә менә җирле халык еллык абонементны 15-16 меңгә ала. Тренажер залларында Eminem җырлары яңгырый. Ләкин... Алар буш! Әллә без генә шул чакка туры килдекме?

#12 Төп белемне ике уку йортында алалар: мәктәп һәм лицей. Алар арасында нинди аерма бар соң? Мәктәптә Иннополиста хезмәт итүчеләрнең балалары укыса, лицейда Татарстан һәм Россиядән килгән сәләтле балалар белем ала. Икесендә дә - ныклы белемле укытучылар.

#13 Иннополис мәктәбе безне тәнәфес белән каршы алды. Күз алдыгызга китерегез: гади звонок түгел, ә күңелле музыка яңгырады.

#14 Беренче сыйныфлар йоклар өчен махсус урын бар. «Бу - СанПин шартларына туры килә», дип җавап бирде укытучы.

#15 Мөминлекләре чикле булган балалар өчен аерым класслар тәкъдим ителә. Кресло-качалка каралган.

#16 Мәктәп быел гына төзелгән. Күп кенә техника хәзер генә килеп җитә һәм өйрәнелә башлый. Мәсәлән, робототехника һәм легоконструирование.

#17 Лицейда бер урынга 10 кеше туры килә. Анда укырга керер өчен инглиз теленнән имтихан белмәсәң, татар телен бирергә кирәк. «Татар телен үстерегез!», дип теләп калды безгә лицей тәрбиячесе.

Нет комментариев

2
X