Логотип Идель
Блоги

ИҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ САБАНТУЙЛАР – ТОП 3

Элек язгы чәчү эшләре беткәч уздырыла торган гади кыр бәйрәме булса, хәзер –  шаккатыргыч шоу. Сүзем Сабантуй бәйрәме турында. Безнең буын балалары капчык киеп йөгереп кенә калмый, шуның белән беррәтт...

Элек язгы чәчү эшләре беткәч уздырыла торган гади кыр бәйрәме булса, хәзер –  шаккатыргыч шоу. Сүзем Сабантуй бәйрәме турында. Безнең буын балалары капчык киеп йөгереп кенә калмый, шуның белән беррәттән батутларда да сикерә! Хәзер көрәш җиңүчесенә сарык түгел, ә машина бирелә. Боларны теләсә кайсы сабан бәйрәмендә диярлек күрергә була. Син күрмәгән, син белмәгән үзенчәлекле Сабантуйлар исемлеген исә «Ялкын» җыйды...

Ык буе авыллары Сабантуе

Кайда: Актаныш Кайчан: 16нчы июнь Быел Актаныш районында үтәчәк әлеге бәйрәм өч Россия субъектын: Татарстан, Башкортстан Республикаларын һәм Оренбург өлкәсен берләштерә. Актаныш Ык елгасы тирәли урнашкан 14 районны үзенә туплап, хезмәт бәйрәмен киң масштабта каршы алыр дип көтелә. Үзара сату-алу, дин тоту, гаилә кору бу регионнарны элек-электән үк бер елга буена җыйган. Беренче үзенчәлек. Йомырканы ничек пешереп була? Башта татар халкының элек-электән килгән уеннары (чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү, кашыкка йомырка куеп йөгерү) урын ала. Узган ел исә Интернет киңлекләрендә чара вакытында агач төбендә йомырка пешерү видеосы таралды. Милләтебезнең асылы булган хезмәт бәйрәме соңгы елларда күңел ачу чараларын да зенә тулый. Заманча аттракционнар белән дә тәэмин ителгән Сабантуй мәйданына балалар, әти-әниләр җыела. Батутлар һәм атынгычларның милләте юк, шуңа күрә ул төрле милләт вәкилләрен, балаларны җәлеп итә. Икенче үзенчәлек. Халыклар дуслыгы. Кыр бәйрәменең атмосферасын аңлар өчен, ТНВдагы сюжетны карыйм. Ләйсәнә Садретдинова сүзләренчә, бу җирлекне төрле халык вәкилләре бүләләр. Алар янына килеп, туган телендә сөйләшеп, җырларын тыңлап таң калып, яраткан ризыкларын авыз итеп була. Сабантуй хәзер татарныкы гына түгел, ә бар халыкларның да бәйрәме булып бара. Ык Сабантуе – моңа ачык мисал.  

Мөселман балалар Сабантуе

Кайда: Балтач районы Бөрбаш авылы. Кайчан: районның ВКонтактедагы берләшмәләреннән кара. Әлеге чараны балтачлыларның фотографияләреннән карап беләм. Барысы да безнең әби-бабайларның тормыш рәвешен хәтерләтә, шуңа күрә бу бәйрәм – безнең халыкка иң якын булган Сабантуйларның берсе. Бәлки, әлеге Сабантуйның Бөтенроссия статусын алуы да шуңа бәйледер. Ул – рейтингта икенче! Беренче үзенчәлек. Менюда – намаз! Әлеге Сабантуй – беренче чиратта мөселман бәйрәме. Синең дә шундый атмосферада буласың, дин әһелләрен күрәсең һәм тарафдашларың белән бергә аралашасың килсә, монда рәхим ит. Соңгы елны Бөрбашка Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килгәне дә билгеле. Шулай ук җәмәгать белән намаз укып була. Рәсми дресс-код юк, әмма шунысы шатлыклы: барысы да мөселман кануннары буенча киенеп килә бирегә. Икенче үзенчәлек. Вакыт машинасы. 11 еллык тарихы булган бәйрәм мине бераз элекке, глобализациянең чәчәк атмаган чорларына алып китте. Безнең әби-бабайлар Сабантуйны менә шулай үткәргән, дип шатландым. Традицион ярышларга оештыручылар аеруча игътибарлы: туры һәм авыш баганага менү, капчык белән сугышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кечкенә яки зур дистанциягә йөгерү һәм башка ярышлар шактый халыкны җәлеп итә. Балалар гына түгел, әбиләр дә актив катнаша.  

Миңгәр Сабантуе

Кайда: Саба районы Миңгәр авылы. Кайчан: 23нче июнь. Татарстанда ике Сөембикә манарасы бар: Казан Кирмәне эчендә һәм Миңгәр авылында. Курсны соңгысына таба тотабыз, чөнки Саба районы бәйрәме – безнең рейтингта беренче урында! Кимендә бер мәртәбә күрергә кирәк аны. Алдан кисәтеп куям: Миңгәр Сабан туена җыелган халык башкала Сабан туена килүчеләргә караганда бермә-бер күбрәк! Беренче үзенчәлек. Һәркемгә хуш килерлек! Иң яхшы оештырылган Сабантуйларның берсе. Быел анда нәрсә булачак? Бу хакта оештыручылар әлегә дәшмиләр, серләрен чишәргә теләмиләрдер инде. Ләкин соңгы елларның тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бирегә килгән һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба. Ретро машиналар коллекциясеннән башлап кечкенә кибетләргә кадәр бар монда. Ярышларга да кагылышлы бу. Былтыр, мәсәлән, катнашучыларга балыкны кул белән тоту уены яки гладиатор көрәшүләре тәкъдим ителде. Уеннар катнашучыларга гына түгел, ә аларга таяныч булган караучыларга да кызыклы булды. Миңгәр шулай ук экстремаль спорт чараларын күрсәтте. Мотофристайл шоу оештырырга? Проблема түгел! Квадроциклларда узышумы? Әйдә! Әлбәттә, бу –  Сабантуйның яңалыгы, әмма үзебезнең милли гореф-гадәтләр сакланып каламы соң?! Икенче үзенчәлек. Милли гореф-гадәтләр. Миңа Сабантуйны көрәшсез, татарча җырларсыз һәм милли биюләрсез, туры һәм кыек баганасыз күз алдына китерү авыр. Миңгәр дә чын милли бәйрәм атрибутларына хыянәт итми. Монда 2018 елда төрки халыкларның дөньякүләм көрәше үткәрелде. Шулай ук хезмәт туенда татар җырлары да яңгырады, мәсәлән,  Салават Фәтхетдинов башкаруындагылары. Өченче үзенчәлек. Кырмыска оясы. 40 меңләп кеше – бу соңгы елда килгән халык саны. Зур бөкеләргә карамастан, Сабантуй – милләттәшләр белән бергә күңел ачар өчен менә дигән мөмкинлек! Катнашучыларның сүзләренчә, монда татарлар гына түгел, ә чуваш, мари, кировлылар һәм хәтта илебез мәркәзеннән килгән кунаклар да булган. Инстаграмдагы бер язма исә әлеге сүзләргә дәлил булды: «Кичә татар авылындагы бәйрәмдә Абхазия флагын күрдем. Мин, абхаз-татар кызы буларак, моны төшерергә тиеш идем». Шул ук социаль челтәрдә #сабантуймингер2018 хештегы белән менә нәрсә таптым: фотода сәхнәне бергәләп афроамериканлы биючеләр һәм татар гармунчылары кыздыра иде.


Сабантуй нинди генә яңалыклар кичерсә дә, бәйрәмнең максаты үзгәрешсез кала: һәр елны халык Сабантуйга аралашыр, берләшер һәм күңел ачар өчен килә. 8-9 июньнәрдә республика авыл-районнарында Сабантуйлар гөрли. Бәйрәмгә рәхим ит!

Резидә Әлмиева

Теги: БЛОГ

Нет комментариев