Логотип Идель
Ялкын

"ЯЛКЫН" САЙТЫ "БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ" БӘЙГЕСЕНДӘ ГРАН-ПРИ АЛДЫ!"

Атлаган һәр адымыңны, ашаган һәр ризыгыңны интернет сәхифәләренә элү заманы җитте. Күршеңнең иртәнге ашка нәрсә әзерләгәнен беләсең килсә, интернетка кер. Телевизордан яраткан сериалыңны карый алмыйча калдыңмы, интернетка рәхим ит. Укытучың дөньяда бер генә экземплярда булган китап укырга куштымы? Монда да сиңа интернет ярдәмгә киләчәк. Интернет сәхифәләре замана белән бергә атлауны тәэмин итә. Беркем дә бу агымнан калышырга тиеш түгел!

"Ялкын" журналы интернет өлкәсендә зур эшчәнлек алып барганы беркемгә дә сер түгел. Кайнар яңалыклар, кызыклы мәгълүматлар, сездән килгән хатлар, иҗат җимешләре - барысы да безнең журналыбызның рәсми сайтында урын ала.

Укучылар өчен кызыклы һәм файдалы сайтлар булуның мөһимлеген "Белем җәүһәрләре - 2015 "  Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе оештыручылары да яхшы аңлый. Алар ел саен, йөзләгән татарча интернет сәхифәләрне өйрәнеп, иң-иңнәре билгеләү белән шөгыльләнәләр. Барлык сайтлар арасыннан аудитория өчен кызыклы, файдалы, актуаль  сәхифәләр сайлап алына. Быелгы ярышның бүләкләү тантанасы 16нчы октябрь көнне булды.

Бүләкләү тантанасы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды. Бәйрәмгә бәйгенең җиңүчеләре һәм лауреатлары чакырылган иде. Тантанада шулай ук бәйгене оештырган оешмалар, министрлыклар җитәкчеләре, жюри әгъзалары, иганәчеләр, масскаүләм мәгълүмат чаралары да катнашты.

Редакциябезнең иң зур куанычы - "Белем җәүһәрләре-2015" бәйгесенең иң зур бүләге."Ялкын" сайты "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә Гран-при алды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев