Логотип Идель
Ялкын

«ЯҢА «СИН»ГӘ ТАБА 7 АДЫМ»

Яңа уку елы ул – чираттагы дәресләр, контроль эшләр, өй эшләре, имтиханнар гына түгел. Ул тормышны яңа яктан ачу өчен бер мөмкинлек тә. Чөнки без өч ай буе күрешми тордык. Безнең үзгәрергә, бөтенләй башка кеше булып килергә хакыбыз бар. Ул башка кешенең дөньясы киңәйгән, кызыксынулары арткан булырга мөмкин.

  1. Яңа тормыш. Дүшәмбедән!


Вакыт-вакыт без хыялларыбызны тормышка ашырудан куркабыз. Кемдер еллар буе: «Иртәләрен йөгерә башларга кирәк!» – дип хыяллана. Икенче берәү: «Гитарада уйнарга өйрәнергә кирәк», – дип план корып йөри. Тик болар бер дүшәмбедән икенчесенә чигерелә килә. Иренәбез, кыюлыгыбыз җитми, дуслар-туганнарның бу үзгәрешкә ничек караячагын уйлыйбыз. Ә менә уку елының башы – шундый үзгәрешләр өчен баскан да куйган. Чөнки һәркем синең мәктәпкә үзгәреп киләчәгеңә әзер, кем дә гаҗәпләнмәячәк. Калганы – синең кулда.

  1. Сиңа нәрсә җитми? Анализлыйбыз!


Син болай да шәп кеше инде анысы. Бу минутта «Ялкын» укып утырган кеше башкача була да алмый. Ләкин безгә гел нәрсәдер җитми. Кешенең табигате шундый, ул төрле яклап үсеш алыр өчен яратылган. Ул физик яктан ныгырга тиеш. Белем ягын да кайгыртмый булмый. Юк-юк, мәктәп программасы белән генә түгел, ә өстәмә рәвештә. Юкса гомер буе параллель турыларның беркайчан да кисешмәвенә һәм нульгә бүлергә ярамавына ышанып яшәргә дә мөмкин. Тагын кеше рухи яктан үсәргә, күңелен тәрбияләргә тиеш. Бу юлы без нәкъ менә шушы юнәлешкә өстенлек бирербез.

  1. Кайсы якын – шунысы синеке


Кеше күңеле шундый нәзберек итеп яратылган инде ул, аңа матурлык кирәк. Ә матурлыкны һәркем үзенчә «күрә». Әйе, нәкъ менә куштырнаклар эчендә, чөнки кемдер аны күреп таный, икенчеләр ишетеп белә, өченчеләр – капшап карап, соңгылары өчен матурлыкның исе дә, хәтта тәме дә булырга мөмкин. Минемчә, безне барлыкка китергән көч моны махсус шулай эшләгән. Җирдә бит ишетмәүчеләр дә, күзләре күрмәүчеләр дә бар, ләкин һәркайсыбыз матурлыкны тоеп карый ала. Ә син ул матурлыкны ничек тоясың? Сине нәрсә тетрәндерә? Музыкамы? Картиналармы? Әдәбиятмы? Ә бәлки ул барлык сәнгать төрләрен үзенә җыйган театрдыр?

  1. 7 кат уйлама, тот та кис!


Инде үз теләгәнеңне сайлагансың икән, озак уйлап торма, эш итә башла. Бүген һәр шәһәрдә, һәр район үзәгендә сәнгать мәктәпләре эшләп килә. Кайберләренең авылларда да филиаллары бар. Тот та дәресләргә барып языл. Әлбәттә, сине сынап карарлар. Каушама! Сынауда ялгышырга хакың бар. Син бит анда өйрәнергә диеп барасың. Ә өйрәнгәндә һәр кеше ялгышулар аша үтә. Без барысын да алдан белеп тусак, ул мәктәпләрнең кирәге дә булмас иде, шулай бит?

  1. План корырга өйрән


Инде тәвәккәлләгәнсең икән, көннәреңне хәзер планлаштырырга туры киләчәк. Урта мәктәптәге дәресләр белән яңа төр дәресләреңне көйләргә. Синең хәзер буш вакытың әзрәк калачак, ләкин син бер көндә күбрәк эш эшләргә өйрәнәчәксең. Өй эшләрен кайчан карый аласың, ГИА, БДИларга кайчан әзерләнә алачаксың – шуларны кара. Укырга бирелгәннәрне бер мәктәптән икенчесенә барганда эшләргә була. Озын тәнәфесләрне дә әрәмгә уздырмаска мөмкин. Планны сәгатьләп корырга кирәк, шул чакта син буш вакытыңның ни дәрәҗәдә күп булуын күреп шаккатырсың.

  1. Яңа мавыгуыңа җиңелчә карама


Сәнгать мәктәбе ул – җитди эш урыны. Дөрес, бер яктан аны ял итү урыны дип тә әйтергә була. Монда син бертөрле эшчәнлектән (урта мәктәптәге акыл эшчәнлегеннән) ял итеп торасың. Ләкин шул ук вакытта икенче төр эш – рухи эш белән шөгыльләнәсең. Бөтен күңелеңне биреп өйрән, сәнгать мәктәбенә дип бүленгән вакытың сәнгать турында гына уйлап үтсен. Шулчак тырышлыгыңның нәтиҗәсе үзен озак көттермәс.

  1. Кеше булуыңны онытма


Гаҗәп, ләкин иң булдыклы, иң мобиль, бар нәрсәгә җитешә торган кешеләр дә барыбер кеше булып кала. Без беркайчан да машина була алмаячакбыз. Хәер, хәтта машиналар да ул яктан камил түгел. Компьютерны берничә көн рәттән сүндерми эшләтеп кара әле! Хәзер киреләнә башлаячак! Кеше дә бертуктаусыз чапканда бик тиз эштән чыга. Шуңа күрә ашау, йокы ише «вак» мәсьәләләргә дә җитди карарга өйрән. Онытма: син берәү генә һәм бу планетага син бик тә, бик тә кирәк!

 

Әгәр син Актаныштан икән, Проспект Мира, 62 адресы буенча Сәнгать мәктәбенә эләгергә була. Монда фортепиано, скрипка, баян, курай, тынлы уен кораллары, гитара, вокал классларына язылырга мөмкин. Биергә яратучылар өчен халык биюләре һәм эстрада биюе юнәлешләре бар. Рәсем ясарга да өйрәтәләр монда, театр мәктәбенә дә укырга керергә була.

Балтачта яшәүчеләр сәнгать дөньясына Ленин урамы, 52нче йортта якыная. Уен коралларыннан монда фортепиано, баян, аккордеон, думбра, курай, блок-флейтада уйнарга өйрәнергә була. Булачак биючеләр һәм рәссамнар да монда тәрбияләнә.

Кайбычта тугансыз икән, туп-туры Солнечный бульвар, 18нче йортка барыгыз. Җырларга да өйрәтәләр монда. Фортепиано серләренә дә төшендерәләр. Баян белән уртак тел табарга теләүчеләргә дә ишекләр киерелеп ачылган. Ә инде биергә яратучылар өчен Кайбыч сәнгать мәктәбе – җәннәтнең үзе диярлек.

Кукмара халкы гомумән бәхетле булырга тиеш. Аларның М.Җәлил урамы, 4нче йортта урнашкан сәнгать мәктәбе 4 юнәлештә эшли. Музыка, рәсем сәнгате, хореография, театр – җаның ни тели, барысы да бар. Кил һәм шөгыльлән генә!

Син Мамадышта яшисең? Совет урамындагы 30/13 нче йорт синең икенче туган йортыңа әйләнеп куймасмы? Музыка дөньясы белән танышуың яисә бию дөньясында өр-яңадан тууың да бик ихтимал. Ә бәлки, бу йортта синең беренче картиналарың ясалыр? Вокаль ансамбльләр, тынлы уен кораллары оркестры, бию коллективларында сине яңа дусларың көтә.

 Язмыш сине Мөслимдә туарга этәреп бәхетле иткән икән инде, Мөслим сәнгать мәктәбе бу бәхетеңне бермә-бер арттырырга мөмкин. Г.Хафизов урамындагы 1нче йортта эшләп килгән мәктәптә фортепиано, баян, балалайка, мандолина, гитара, скрипка, тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтәләр. Җыр сәнгате, хореография бүлекләре бар. Театр белән кызыксынучылар да, рәсем дөньясына якынаерга теләүчеләр дә монда үз дигәнен табачак. Ә инде яшь модельерлар тегү эшенең нечкәлекләренә төшенә ала.

Сабалылар өчен яшерен хәбәр! Сезне З.Йосыпов урамы, 32нче йортта яңа тормышыгыз көтә. Ул сезгә фортепиано, баян, скрипка, тынлы уен коралларында уйнау мөмкинлеге бирергә әзер. Рәсем ясарга яки биергә өйрәнеп, тормышыгызга яңа төсмерләр өстәргә тәкъдим итә.

Матурлыкны күрә белүче сарманлылар Ленин урамындагы 31нче йортта шул матурлыкны башкаларга җиткерү ысулларына да өйрәнә ала. Сарман сәнгать мәктәбе музыкаль белем бирә, биергә өйрәтә, тормышны рәсемдә чагылдыру тылсымына төшендерә, декоратив-гамәли сәнгать дөньясын ача һәм эстетик тәрбиягә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев