Логотип Идель
Ялкын

ЯҢА ҖӘНЛЕК УЙЛАП ТАП!

Кемнәрдер БДИ биреп газап чикте дә уку йортларының бусагаларын таптый .Ә кемнәрдер җәйнең рәхәтен ,каникулларын тәмен татырга өлгерде инде .Әмма каникул - ул әле тырай тибеп йөрү дигән сүз түгел .Бакча эшләре ,печән өмәсе ,колорадо коңгызлары ,кем өчендер -"Сәләт " ,чит илләргә сәяхәт ...Җәйнең тагын бер файдалы эшкә багышлый аласың-үзеңдә  яшеренеп яткан эчке мөмкинлекләрне ачуга ."Ялкын " психологлары махсус тренинглар  тәкъдим итә сиңа.



Клипарт 2Бер атуда – өч куян


Балачакта, көн буе бәрәңге бакчасында казынып әлсерәгәндә, шундый хәйлә бар иде бездә – нинди дә булса бер образ аласың да (әйтик, су буендагы карт карама агачын, кәтмәнеңә тиеп читкә сикергән таш кисәген...), аның турында хикәят иҗат итәсең. Хикәятне хәтереңдә саклыйсың, кичен, өйгә кайткач, дәфтәргә теркәп куясың. Бер атуда – өч куян: 1) авыр эштән игътибарыңны читкә юнәлтәсең, ул җиңелрәк башкарыла; 2) хыял дөньяңны киңәйтәсең, креативлыкка өйрәнәсең; 3) хәтереңне ныгытасың.


Безнең психологларның биремнәре дә шундыйлардан. Яшелчә бакчасында да, «Сәләт»тә дә, колорадо коңгызын җыйганда да, дусларың белән күңел ачканда да, Мисыр дөяләре өстендә тибрәлеп барганда да эшләп була.


«Слабо» түгелдер бит?!


Иҗади фикерләү сәләте һәркемгә дә бирелгән. Аны үстерергә генә кирәк. Ягъни, гөлгә су сибеп торган кебек, баш миеңә һәм күңелеңә дә сулар сибеп торырга. Юкса – корыйсың, кибегәсең. Укуда да сизеләчәк бу, эшеңдә дә, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә дә. Ә иҗади, креатив фикер йөртергә өйрәнү әллә ни кыен түгел. Башкалар булдыра алганны син генә булдыра алмыйсың түгел бит инде?!


Иҗади фикер йөртүнең 5 алтын кагыйдәсе


1. Күпчелек фикеренә иярмә! Беркайчан да! Иҗади фикерләү ул – башкаларга хас булмаганча уйлау. Син көтүдәге бәрән түгел, үзеңчә уйлап эш итәргә тулы хокукың бар. Бар гына түгел, шулай кирәк тә.


2. Үзең кебек уйлаучыларны тап! Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә фикерләү ягыннан үзеңә якын торган кешеләрне эзлә. Фикерен хуплаучылар, үсендереп торучылар күбрәк булган саен, кешенең үз-үзенә ышанычы да үсә. Ышанычыңны какшатучылардан читтәрәк йөр. Үзенә ышанган кеше таулар күчерергә сәләтле. Иң мөһиме – бу ышаныч мин-минлеккә әйләнмәсен.


3. Уңай образлы берәр шәхесне үрнәк итеп ал! Бүгенге масс-медиа күпләгән ымсындыргыч образ тәкъдим итә – артистлар, спортчылар, «тусовщиклар» һ.б. Теләгәнеңне сайлап ал да – шуңа ияр. Ләкин сайлаганда белеп сайла: чөнки кеше үзе сайлап алган образга сокланып кына калмый, ә тормышын да аныкы кебек итеп программалаштыра башлый. Әгәр син сайлап алган геройның тормышы тоташ күңелсезлекләрдән, яман гадәтләрдән, чирләрдән, тискәре энергетикадан гына гыйбарәт икән, синекенең дә шундыйга әверелүе бик ихтимал. Әйтик, «Дом-2» геройлары ошый икән, син дә аларга охшарга тырыша башларга мөмкинсең. Аларның яшәү рәвеше телевизордан караганда бик кәттә тоелырга мөмкин. Әмма уйлап кара: мондый тормышның мәгънәсе нәрсәдә дә, алар дөньяга нинди яңалык алып килә? Үзара талашып, мөнәсәбәтләр ачыклап утырудан башка? Картиналар тудыралармы алар, ни дә булса иҗат итәләрме, фәнни ачышлар ясыйлармы? Син ничектер, әмма мин буш сүз сөйләп, телевизор аша кеше гайбәте сатып утыручылар рәтендә булганчы, ниндидер өлкәдә уңышка ирешүне кулайрак күрер идем. Син көне-төне «утырган» Facebook һәм Вконтакте челтәрләрен булдыручы Марк Цукерберг белән Павел Дуровны гына алыйк, мәсәлән.


4. Эрудицияңне үстер. Кешеләр моңарчы булмаган яңа әйберләрне сирәк тудыра. Һәр кеше дә Эйнштейн, Менделеев түгел. Менделеев таблицасы барлыкка килгәнче дә аның берничә генә элементтан тормавы турындагы фаразлар һавада «очып» йөргән.


Гадәттә, яңалык ул – моңарчы булганның үзенчәлекле җыелмасы. Кечкенә генә мисал: әгәр без кемнән дә булса өр-яңа җанвар төрен атавын сорасак, ул барыбер җир йөзендә яшәгән җанварларның кушылмасын тәкъдим итәр иде. Әйтик, әкиятләр, легендалардан таныш булган грифон. Аның башы – бөркетнеке, гәүдәсе – арысланныкы, канатлары да бар. Кеше фантазиясе тормышта булмаган нәрсәләргә таяна алмый. Әмма күбрәк белгән, күбрәк укыган, күбрәкне күргән саен фантазиябез байый. Иҗади фикерләү сәләте дә үсә.


5. Баш миеңне тонуста тот! Аны һәрдаим иҗади биремнәр, күнегүләр белән туендырып тор. Шундый бер күнегү тәкъдим итәбез бу санда. Джо Пол Гилфорд исемле психологның иҗади фикерләү дәрәҗәсен тикшерү тестыннан бирем. Тестны әти-әниләр дә, укытучылар да куллана ала. Үзегезне, дусларыгызны сынап карарга теләсәгез – менә дигән ысул.


ЭСКИЗЛАР яки ТҮГӘРӘКЛӘР ТЕСТЫ (5 яшьтән 15 яшькәчә балалар өчен)


Кирәк: Стандарт (А4 форматлы) ак бит алабыз. Анда 20 тигез түгәрәк сызып чыгабыз. Һәр түгәрәкнең диаметры – 1,5 см.


Тест узучы алдына куелган бурыч: әлеге түгәрәкләрнең һәрберсен нинди дә булса деталь, сызык өстәп рәсемнәргә әйләндерергә кирәк. Детальләр белән сызыкларны түгәрәкнең эченә дә, тышына да өстәргә мөмкин. Һәр түгәрәкне (рәсемне/эскизны) ниндидер исем яки гыйбарә белән ата.


Вакыт: 10 минут.


Әйдәгез, тестны чишеп карыйк.



Ә хәзер түбәндәге кагыйдәләр буенча үзебезгә бәя бирәбез.


Тикшерелә торган факторлар:


1. Җәһәтлек. Бу фактор иҗади фикер йөртү сәләтенең бер күрсәткече, ул җавапларның күплегеннән күренә.


2. Зирәклек. Аң эшчәнлегенең тиз арада яңа бурычлар үтәүгә керешә алуын күрсәтә. Зирәк кешеләрнең җавабында бер төргә (класс, төркем) туплана ала торган элементлар аермачык күренеп тора.


3. Оригинальлек. Проблемага моңарчы башкалар кармаганча карау дигән сүз. Нәтиҗәдә, тестны чишүче элементларны бик үзенчәлекле итеп бәйли, яңа комбинацияләр уйлап таба.


4. Төгәллек. Логиканы тикшерүгә юнәлтелгән. Логикасы яхшы эшләгән кеше, тестны чишкәндә, билгеле бер эзлеклелектән тайпылмый, эшне ярты юлда калдырмыйча, ахырына китереп җиткерә.


Бәяләү критерийлары:


1. Җәһәтлек. Аңлаешлы рәсемнәрнең исәбе буенча тикшерелә. 1 рәсемгә – 1 балл. Бер-берсен кабатлый торган (дубликат) рәсемнәр исәпләнми.


2. Зирәклек. Рәсемнәрнең ничә төркемгә туплана алуына карап бәяләнә. Һәр төркемгә – 3 балл.


Төркемнәр нинди була ала:


1) Сугыш (сугыш техникасы, солдатлар, шартлаулар...); 2) Географик объектлар (күл, тау, кояш, ай...); 3) Җәнлекләр, кош-кортлар; 4) Символлар, тамгалар (хәрефләр, саннар, ноталар...); 5) Уенчыклар; 6) Кешеләр, йөз, типажлар; 7) Механизмнар, машиналар, техника; 8) Савыт-саба; 9) Йорт җиһазлары; 10) Табигать күренешләре (кар, салават күпере, яңгыр тамчылары...); 11) Үсемлекләр (агачлар, үләннәр, чәчәкләр...); 12) Азык-төлек; 13) Бизәк, орнамент; 14) Бизәнү әйберләре (йөзек, алкалар, беләзекләр...) һ.б.


Рәсем билгеле бер төркемгә карамый икән, ул оригиналь дип исәпләнә, яңа төркемгә башлангыч була.


3. Оригинальлек. Сюжеты моңарчы кабатланмаган, тестны үтәүчедә бер генә тапкыр очраган рәсем. Һәр оригиналь рәсемгә – 5 балл. Биредә рәсем астындагы атаманы да исәпкә алырга кирәк.


4. Төгәллек. Монысы аңлашыладыр дип уйлыйм. Төгәлләнү – беренче шарт булса, рсәемнәрнең эчке логикасы – икенче шарт. Баллар куеп тормыйбыз, әмма бу факторны да исәпкә алабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев