Логотип Идель
Ялкын

ВЕРТОЛЕТ ТӨЗҮЧЕ ЯШЬЛӘР /фоторепортаж/

Вертолетлар очып узганда, аларның ничек төзелгәнен беләсең киләме? Ә менә бу егет-кызларга бу мәгълүмат сер түгел. Чөнки алар барысы да Казанның вертолет заводында эшли. Вертолетларның ничек төзелгәнген дә яхшы белә. Инженер булуның никадәр авыр эш икәнен дә үз җилкәләрендә тойган кешеләр алар.

Әйе-әйе, дустым, сүзем Казан вертолет заводында эшләүче яшьләр турында. Бу предприятиедә олы апа-абыйлар гына эшли, дип уйласаң, бик нык ялгышасың син. Чөнки яшь егет-кызлар да заводка бик теләп эшләргә килә. Шулай булмый ни: Россиядә эшче һөнәрләренең, инженер белгечлекләренең абруен арттыралар бит.

Казан вертолет заводының булачак эшчеләрен инде мәктәптән үк әзерли башлыйлар икән. Предприятие Казанның Авиатөзелеш районындагы 54нче мәктәпне, Совет районындагы 8нче гимназияне шефлыкка алган. Укучылар 9нчы сыйныфтан вертолет сыйныфларында укый башлыйлар. Аннары алар КАИга яки башка техник вузга укырга керә. Олимпиада, төрле конкурсларда җиңгән өчен вертолет заводы стипендияләр дә түли икән әле, житмәсә. Алга таба бу яшьләр заводка эшкә урнаша.

Аларны авиация кызыксындыра!


Әгәр кайберәүләрне университеттан практикага җибәрсәләр, башкалар заводтагы вакансияләрне үзләре эзләп таба.

Евгений Сороколетовны һәрвакыт күк йөзе, самолетлар кызысындырган. Шуңа да ул мәктәпне тәмамлагач та Казан авиация институтына укырга кергән. Эш урыны итеп тә Казан вертолет заводын сайлаган. «Әгәр кеше үзен яхшы яктан күрсәтә икән, заводка эшкә урнашу проблема түгел. Сәләтле яшьләргә монда юл ачык. Бүген мин монда җайланмаларны төяү буенча белгеч булып эшлим», - ди егет.

Үзенең инженер профессиясен сайлаганына бер дә үкенми ул. «Бу профессиянең исеме үк аның статусы турында әйтеп тора. Инженер белгечләре Россиядә дә, чит илләрдә дә югары бәяләнә. Чөнки алар һәрвакыт үсештә, инженерлар һәрчак нәрсәдер уйлап таба», – ди яшь белгеч.

Ә Гөлназ Кәбированы, университетта укыганда, практикага Казан вертолет заводына жибәрәләр. Диплом язган вакытта ул, вакансия күреп ала һәм эшкә килә. Биредә эшләгәненә дә 4 ел узган икән. «Мин завод хезмәткәрләрен сакчыл җитештерүгә өйрәтәм. Бу эшебездә без җитештерү өлкәсенең нәтиҗәлелеген арттырырга телибез. Предприятиедәге процессларны камилләштерү буенча кайбер технологияләрне яңарттык», – ди ул.

Заводның үз союзы бар!


Заводта 5-6 мең (!) кеше эшләсә, шуларның якынча 2300е яшьләр. Яшьләрне берләштерә торган оешма да бар биредә – Заводның яшьләр союзы, дип атала ул.

30 март көнне бу оешмага 25 яшь тулды. 1992нче елда барлыкка килгән бу берләшмәгә предприятиенең барлык яшьләре дә керә. Алар барысы да шушы оешма уздырган чараларда актив катнаша икән.

Әлеге союз составына керүнең яшьләр өчен күп кенә «плюс»лары бар икән. Мисал өчен, яшь гаиләләрдә бала туган өчен материаль яктан ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук фитнес клубка йөргән өчен чыгымнарның кайбер өлешен оешма каплый икән.

Заводта эшләүче яшьләр үзләренең торак мәсьләләрен дә яхшырта ала. Бу – социаль ипотека программасы да, «Вертолеты России» холдингының үз программасы да. Мәсәлән, яшь гаиләгә беренчел кертем өчен 1 миллион 300 мең сум. Бу акчаларны кире кайтарасы булмый. Бары тик заводта күпмедер вакыт эшләргә кирәк.

Заводның яшьләр союзы даими рәвештә төрле чаралар уздыра. Яшьләргә эшкә җәлеп итә, аларны берләштерә.

– Әгәр кеше үзен спорт ярышларында, иҗади чараларда актив катнаша икән, димәк, ул эшендә дә үзен дә яхшы күрсәтә дигән сүз. Моның өчен безнең оешмада кадрлар резервы да булдырылган, – ди Заводның яшьләр союзы рәисе, персоналны сайлап алу, урнаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Колебанова.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

[gallery link="file" columns="5" ids="14154,14155,14156,14157,14158,14159,14160,14161,14162,14163,14164,14165,14166,14167,14168,14169,14170,14171,14172"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев