Логотип Идель
Ялкын

"УЛ СИНЕ ЯРАТМАГАН"

Сорауларга «Сәләт» яшьләр үзәге педагог-психологы Венера Рәфәгать кызы Сөләйманова җавап бирә.


1. Еш кына яшүсмерләр үзләренең талантларын күрсәтә алмый. Бу очракта нишләргә?


Гөлсинә Гайнетдинова


Кадерле дустым, мондый очраклар бик еш була. Яшүсмерләрдә яшьтәшләре белән аралаша башлауның бер этабында үз-үзләрен күрсәтү теләге туа, сәләтләре ачыла башлый. Әмма алар инде зур дөньяга аяк баскан: элек сәләтләреңне әти-әни үстерсә, үзеңне бары тик үз гаиләң эчендә генә күрсәтергә кирәк булса, хәзер инде тирәңдә яңа шартлар барлыкка килә. Иң авыры да шул, әти-әнинең мактавына ияләшкән бала үзенә битараф булган тирәлекне дошман күрә башлый, үз-үзен тәкъдим итә алмый, башкалардан аерыла, үз эченә бикләнә. Нәкъ менә шушы вакытта үз компанияңне табу зарур. Ул гаилә кебек булырга тиеш. Аның аша ачылу, үзеңне күрсәтү җиңелрәк һәм күңеллерәк булачак.л (1)


2. Ни өчен хәзерге вакытта яшүсмерләр дуслары арасында туган телләрендә (бу очракта татар телендә) сөйләшергә ояла?


Зәринә. Казан.


Күп очракта яшүсмерләр үзләренең телләрендә камил сөйләшә алмаудан ояла. Моны «синдром отличника» дип атарга мөмкин, чөнки без барыбыз да һәр яклап «иң-иң»нәре булырга телибез. Ләкин табигать кануннары буенча бар кеше дә ялгыша. Иң мөһиме – үсмернең күңел түрендә үз алдына куйган максаты булырга тиеш,  «мин татарча сөйләшә алам, мин булдырам!» – дияргә тиеш.  Теләк булса, беренче нәтиҗәләр дә озак көттермәс.л (2)


3. Ел буе мин лагерьга барырга әзерләндем. Тик китәр вакыт җиткәч, әти-әни җәйге ялымны бакчада үткәрүемне, аларга ярдәм итүемне теләде. Сүземдә торып һәм алар белән конфликтка кереп, мин барыбер лагерьга киттем. Хәзер үземне алар алдында гаепле итеп тоям. Миңа алар белән араларны яңадан ничек җайга салырга?


Рушания


Бу очракта баланы да, әти-әнисен дә аңлап була, чөнки алар балаларын чит җиргә җибәрергә курка. Тик, нәтиҗәдә, кызлары үз эченә бикләнә башлый. Ләкин әлеге очракта Рушания, үзе теләгәнчә гамәл кылып, күпмедер дәрәҗәдә дөрес эшләгән. Әгәр бу адымы өчен әти-әнисе аңа әле дә үпкә саклый икән, кайтуга, алар белән зурларча сөйләшергә һәм гафу үтенергә кирәк. Өстәвенә, ул аларга шушы лагерьда ирешкән уңышларын күрсәтә, лагерь тормышы турында яхшылап сөйли ала. Минемчә, алар Рушанияне аңлар һәм, һишчиксез, кичерер, чөнки бер генә әти-әни дә үз баласына начарлык теләми.л (3)


4. Мин 3-4 ай дәвамында бер егет белән очрашып йөрдем. Барысы да яхшы гына барды. Тик бер көнне ул миңа якын дустымны ошатуын һәм минем белән араларны өзәргә теләвен әйтте. Нигә көндәлек тормышта мондый ситуацияләр белән еш очрашырга туры килә икән?


Ләйсән


Мәктәптә укыган еллар – иң романтик вакыттыр. Белгәнебезчә, бу яшьтә әле сиңа беркем дә гомер буе янәшәңдә булырга вәгъдә бирә алмый. Американнарда шундый мәкаль бар: «Үз принцессаңны тапканчы, күп бакаларны үбәргә кирәк». Ягъни бәхет алай җиңел генә килми: мәхәббәт сукмагында абынулар да, йөрәк яралары да күп була. Тора-бара кешеләрне таный башлыйсың, хаталарыңны аңлыйсың. Әлбәттә, бу күңелле күренеш түгел. Ләкин шулай да үз-үзеңне бетерергә ярамый. Димәк, сез бер-берегезгә кайсыдыр якларыгыз белән туры килмисез. Әгәр егет ташлаган икән, димәк, ул сиңе чын-чынлап яратмаган. Яратам дип әйтү җиңел, ә менә күңел белән моны хис итү – һәркем дә булдыра ала торган эш түгел. Ә син ярата беләсең һәм, һичшиксез, үзеңә тиң яр да табылыр, бары тик сабыр итеп көтү генә кирәк. Мондый каршылыклы вакыйгаларга очрагач, үзеңне кыерсытырга, хатаны бары үзеңдә генә күрергә ярамый. Һәр вакыйгадан тәҗрибә туплау дөрес. Моңаеп утырма, синең әле барысы да алда!л


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев