Логотип Идель
Ялкын

«УЛ КЫЗ МИНЕКЕ БУЛСЫН ИДЕ» ДИМӘДЕМ...» 

«Минем әни табигатьне, урманны бик ярата иде. Кечкенә вакытта әнинең мине дә урманга йөрткәнен хәтерлим. Бергәләп каен җиләге, кура җиләге җыя идек. Хәзер үзем дә урманны бик яратам.  Авырый башласам, шунда илтүләрен сорыйм. Аз гына вакытым булса, урманга барып җиләк, гөмбә җыям,» – ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

БЕЗ ЯРАТКАННАРНЫҢ БЕЗНЕ ЯРАТМАВЫ...

 ...безнең өчен Аллаһның  рәхмәте булган, вакытында  аңламаганбыз гына.

Китап укырга бик ярата идем. Китап укыган кеше хыялый була бит инде ул.

Беренче класста укыганда классташ кызга гашыйк булдым. Бик яраттым мин ул кызны. Өченче курска кадәр аның артыннан йөрдем. Җавапсыз мәхәббәт булды ул.

Без, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләне яратырга тиеш. Кем берәр кешене яки акчасын, малын, машинасын Аллаһтан артык күреп ярата – ул аңа бәхетсезлек кенә китерә. Минем дә гашыйк булу ихластан иде, бәлки, артыграк та булгандыр... Ул кызны яраттым һәм башкалар артыннан йөрмәдем. Яшьлек шулай узып та китте.

Хәзер яшьләр арасында «ул мине яратмый» дип үзенә кул салучылар күбәя башлады. Шуны аңларга кирәк: әгәр сине берәр егет (кыз) ташлаган, яки синең хисләреңне аңларга теләми икән, димәк, Аллаһы Тәгалә аны сиңа тиң күрми, сиңа Ул хәерлерәген әзерләп куйган. Моңардан трагедия ясарга кирәкми.

Унөч ел буе йөрдем теге кыз артыннан, ләкин бер тапкыр да Аллаһтан ул кыз минеке булсын иде дип сорамадым. Һәрвакыт «хәерле бәндәңне бирсәң иде үзенә» дип сорадым.

...Армиядән кайттым. Кайткач өйләнергә кирәк бит инде, миңа 24 яшь! Авылга биш укытучы кыз килгән. Күзем шул кызларның берсенә төште. Барып сүз дәшкәнче, миннән озынрак түгелме икән дип, клуб ишегеннән аның белән янәшә чыгып карадым.

Әдәбият укытучыбыз Гәүһәрия апа театр түгәрәге алып бара иде. Юныс Әминовның «Сафура бураннары» спектаклен куярга уйлаган. Мәктәптә укыганда спектакльләрдә еш уйный идем, армиядән кайткач та, шунда уйнарга чакырдылар. Теге биш укытучы кызның берсе, Гөлфания – кыз, мин – егет булып уйный башлаган идек ул чакта, инде 33 ел шул спектакльне дәвам итәбез. Клуб ишегеннән янәшә чыгып караган кыз да ‒ шул инде...

Булат белән Алмаз исемле ике ир бала, Айсылу исемле бер кыз үстердек. Хәзер барысының да үз гаиләсе бар. Һәркайсы укып, югары белем алды, 11 яшьтән башлап, намазларын, уразаларын да калдырмадылар. Бүген инде без, әби-бабай булып, дүрт оныкны сөябез.

«СӘВИТ САБАГЫ»

Әби безнең мәктәптә укуны «Сәвит сабагы» ди иде. Бервакыт, беренчедә укыгандамы икән, икенче класстамы, укытучы чыгып киткәч, алга чыгып утырдым да, башкаларга дога өйрәтеп утырдым. Аның өчен әзрәк ачуландылар инде. Сеңелемне дә мәктәптән, ул дога укый дип, елатып кайтарганнары булды. Ә өйдә тәртип шундый: бисмилла әйтеп утырасы, ашагач кычкырып дога кыласы. Мәктәптә булган хәлләрдән соң да әби каты торды, линейка җыеп, артыгызны кычыткан белән чапсалар да, дога кыласыз, дога кылмаска бернинди сәбәп юк, диде.

Кечкенә чакта бик авырдым мин. Догалар укый-укый, Коръәнне өйрәнеп, Аллаһ рәхмәте белән савыктым. Балачактан больницадан чыкмаган малай, терелеп, чаңгы ярышларында, чабышта гел беренчелекне ала килдем. Җиденче класстан алып утыз яшемә кадәр колгага мендем. Армиядә авыр хезмәттә булдым. Кемгә мич чыгарырга йөрдем, кайда сәхнә төзәтергә... Кечкенәдән эш тота белүдән бу. Дүртенче класста көрәкләр саплап сата идем, җиденчедә итек олтанлый башладым. Унынчы класста укыганда 55 пар итек олтанлаганмын. Мәктәптә укыганда итек олтанлап, энекәшкә тимераяк алып биргәнем дә истә әле.

«ПРИЧУМ МОНДА НЕМЕЦ ТЕЛЕ?!»

Өйдә әби белән бабай гел догалы булды. Дүртенче класста укыганда  мин дә гарәп хәрефләрен өйрәнә башладым. Бераз-бераз өйрәнеп йөрсәм дә, тиз генә укып китә алмадым әле. Бервакыт, җиденчегә күчкәч, дәрес әзерләргә күршедәге классташыма кергән идем. Аның әтисе, итекче Габдрахман абый, акбур алып, миңа озак кына гарәп хәрефләре язылышын өйрәтеп утырды, укырга булышып җибәрде. Шуннан соң гарәпчә укый башладым. Авылда кемдә гарәпчә язылган китап бар, миңа китерделәр. Бик күп китап җыелды. Ул китапларның кайберләре хәзер яңадан да нәшер ителде, кайберләрен сирәк китаплар бүлегенә тапшырдым.

Бервакыт миңа: «Ник гарәп хәрефе өйрәнәсең?» – диләр. «Балтачта немец теле укытасыз бит әле, Балтачта немец телен укытудан туктатсалар, мин дә гарәпчә өйрәнүдән туктыйм», – дим. «Причум монда немец теле?» – диләр. «Алар фашистлар, безнең илгә басып кергәннәр. Гарәпләр бит безнең илгә басып кермәгән, нишләп гарәпчә белергә ярамый?» – дим. Шулай дигәч, мәктәптә артык бәйләнмәделәр. Миңа бәйләнүдән беркемгә файда юк иде. Чөнки, олимпиадага барасы булса да ‒ мин кирәк, йөгерү буенча ярышка барасы булса ‒ тагын минем кирәгем чыга. Спектакльләр куябыз, концертларда алып баручы идем.

Сүрәләрне әби кечкенәдән өйрәтте. Бервакыт, кечкенә чакта, балалар белән зиратка бардык. Анда, зират йортында, иске мәчетнең мөнбәре яшереп куелган иде. Мин шул мөнбәргә менеп утырдым да догалар укыдым. Дүрт-биш малай тирәмә утырып тыңлап торды. Менә хәзер 22 ел инде шул мөнбәрдән вәгазь сөйлим. Кем уйлаган ул чакта мондый мәчетләр  төзелер, мөнбәрләр кире урынына кайтыр дип?!

...Мәктәпне бетергәч, Авыл хуҗалыгы институтына, икътисадчы булырга укырга кердем. Анда да яхшы укыдым. Кемнең нинди соравы бар, группадашлар миңа киләләр иде. Ул чорда да дуңгыз ашамадым. Гаеткә иптәшләремә коймак пешереп өләшә идем. Укуны тәмамлаганнан соң, безнең факультетның деканы очрады да, миңа әйтә: «Син бик тиз бу якка авышкансың», – ди. «Минем теге якта булганым да булмады, 125 кеше укыдык, кайсыннан сорасагыз да Гает көнне, җомгада ниләр эшләгәнне әйтеп бирерләр», – дим. «Ник аны миңа теге вакытта әйтүче булмады икән соң?» – ди бу, гаҗәпләнеп.

Менә шулай биш ел укыдык, дин тота дип мине әләкләүче булмады. Армиядә әле бер рус егетенә дә гарәп хәрефләре өйрәттем. Ул миңа грузин хәрефләрен өйрәтте. Бергә хезмәт иткән иптәшләрдән гарәп хәрефләре белән  язылган хатлар да килде хәтта. Шулай да, институтта укыганда, мәчеткә барырга курыктым. Күрсәләр, куалар, дип куркыталар иде. Аның каравы, кулга диплом алгач ук, сигезенче трамвайга утырып барып, Мәрҗани мәчетендә дога кылдым.

Гыйлемем белән мин һәрвакыт кешеләргә кирәк булдым, шуңа мине дин тота дип беркем дә сатмады. Югыйсә, нинди көчле сәвит заманында яшәдек бит! Аллаһ мине гыйлем биреп саклады.

БӘХЕТ ФОРМУЛАСЫ:

  1. Дин ул – юл. Динсез кеше ‒ юлсыз кеше. Юлның ‒ билгеләре, диннең үз кагыйдәләре була. Бәхетле яшәр өчен шул кагыйдәләрне үтәү мөһим. Дин өч өлештән тора: ышану→гыйбәдәт→күркәм холык.

  2. Күңел тәнгә караганда мөһимрәк. Мәктәпләрдә акылны информация белән баетабыз. Ә бит күңеле начар кеше, булган информацияне начар эшкә кулланып, куркыныч җинаятьләр дә кыла ала.


Аллаһы Тәгалә фарыз дигән әйберләрне үтәү күңелне чистарта, тыелган эшләр күңелне пычрата. Күңел бер дәрәҗәдә пычрангач, тәмәке тартасы килә башлый, аннан аракы эчәсе килә, аннан тагы да начаррак эшләргә тарта.

Тәүбә итеп, намаз укып, кеше үзенең күңелен икенче дәрәҗәгә күтәрә ала. Икенче дәрәҗә күңел яхшы белән яманны аера. Тагы да тырышса (нәфел намазлары укыса, ураза тотса, үз өстендә эшләсә һ.б.), күңел өченче дәрәҗәгә менә ала. Өченче дәрәҗәдәге күңел каршысындагы кешенең күңелен аңлый, сизә башлый. Дүртенче дәрәҗәдәге күңел башка кеше күңеленә тәэсир итә ала. Тик моның өчен кеше үзен онытып, кешенең кайгысына кайгырып, сөенеченә сөенеп яши белергә тиеш. Ә бишенче дәрәҗә күңел пәйгамбәрләргә генә бирелә.

Яхшы кеше булыр өчен, күңелегезне чистартыгыз!

P.S. Хәзер гәҗит-җурналга язылырга акча юк, диләр. Җиденче класста укыганда совхозда егерме көн бәрәңге казыдык. Аның өчен дүрт сум кырык тиен акча бирделәр. Менә шуның өч сумнан артыгына «Ялкын»га яздырдылар. Калган сиксән тиененә бер кило прәннек алып кайттым өйгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев