Логотип Идель
Ялкын

"ТЫЮЛЫКНЫ КОНДЫЗЛАР КОТКАРА?!"

Oрганизмга берәр чир керсә – чит микробларны «антитән»нәр әйләндереп ала, тәннең саклану механизмнары эшли башлый. Бөтен тере дөньяны бер организм дип күз алдына китерсәң, табигатьне саклау өчен көчен һәм вакытын кызганмаган күпсанлы «яшелләр» командасы эшчәнлеге – табигать ананың саклану механизмнарының берсе булып күренә...

Хәер, бүгенге көндә «яшел дөнья» («Greenpeace») – ул табигатьне саклау гына түгел, бу сәясәт, бизнес һәм тагын бик күп нәрсә. Ягъни бөтен табигать сакчылары – «яшел»ләр һәм һәрбер «яшел» - ул табигатькә хезмәт итә дип булмый. Экология турында әйтелгән буш сүзләр Иделгә аккан химикатлар кебек үк хисапсыз, ә күзгә күренерлек эш – бик сирәк һәм кадерле.

Идел-Кама биосфера тыюлыгы – Татарстанда бердәнбер табигый тыюлык. Республикабызның көнчыгышында – Яшел Үзән һәм Лаеш районнары җирләрендә урнашкан. 1960нчы елның 13 апреленнән бирле рәсми тыюлык режимында яши. Халык телендә – «Раифский заповедник», чөнки тыюлыкның Казанга якын өлешендә Раифа монастыре бар, атаклы күл һәм кибеттә сатыла торган «Раифский источник» суы Казанлыларга тылсымлы ылыс урманы һавасы турында искәртеп тора. Югыйсә, тыюлыкта ылыслы агачлар гына түгел,  Уралның бу ягы, ягъни Россиянең Европа өлешенең бөтен географик пояслары чагыла: Раифадан төньякка таба 4-5 км ара үтүгә үк, башта киң яфраклы агачлар – имән, юкәләр урманын, аннары -  чыршы, нарат очрый башлаган катнаш урманны, соңрак чыршы, нарат һәм пихта агачларыннан торган чын ылыс урманын, ахырда чиста нарат урманын кичәсең. Бу урманның кадере тагын шунда да: борынгы монастырь җирләрен табигый тыюлыкка кертү турында закон чыкканчы, берничә гасыр дәвамында  кешеләр монда сирәк йөргән, шуңа күрә бу урманда 300 яшьлек агачлар да очрый. Россиянең һәм Татарстанның Кызыл Китапларына кертелгән сарана лилиясе, башмакчык һәм башка шундый үсемлекләр үсә. 1921 елда Казан университеты профессорлары тырышлыгы белән ачылган дендрарий да аерым игътибарга лаек. Монда агач һәм куакларның 400гә якын төре үрчетелә. Гаҗәеп эре күркәле Төньяк Америка нараты (Веймутова сосна), куе төркемгә берләшеп һәм шуның белән парк эчендә аерым бер серле «бүлмә» хасил итеп үскән төньяк туясы, Канада иргасы (чү! Дендрарийда берни дә өзергә һәм кабарга рөхсәт ителми!), Америка миләше, Альп тауларыннан кайткан карлыган, бер ботагы яшел чыршыныкы, берсе зәңгәр, берсе бөтенләй пихта сыман йомшак ачык яшел ылыслы Аян чыршысы (ель аянская), Кытай лимоннигы, Сахалин кура җиләге, Япония карагачы, кипарислар. Дөнья тирәли 80 минутта әйләнеп чыккандай буласың!

Хайваннар дөньясы бик бай: куян, йомран, поши, кабан дунгызы, төлке, сусар, әрлән, бурсык, янутсыман эт, ондатр, Америка чәшкесе, кондызлар бу җирнең чын хуҗалары.  Мари иле ягыннан селәүсен, бүре һәм аюлар да кергәли, ди. Кондызларның әһәмияте турында бик кызык мәгълуматка тап булдым: аларны тыюлыкны коткаручылар дип исәпли һәм ярата икән җирле халык. Мәсәлән, атаклы Раифа күленең тирәнлеге әле 30 ел элек кенә дә 21 метр булган, бүген 18-19га гына калган, мәйданы 2 гектарга кимегән. Урманның бүтән күлләре дә кими, кечкенә елгалар кибә. Гидросистеманың үзгәрүе бөтен климатның үзгәрүенә китерә, урман фәкыйрьләнә. Сәбәбе дә билгеле: тыюлык тирәсендә яшәгән кешеләр эшчәнлеге, кырлардан юылып төшкән ашламалар һәм туфрак. Кыйммәтле тиресе өчен кырылып беткән кондызларны тыюлык хезмәткәрләре, университет укучылары һәм укытучылары читтән алып кайтып яңадан үрчетәләр һәм күзәтүчеләр шатланып бу адымның уңай әһәмиятен терки бара. Кондызлар, бура бурап, сулыкларга агызылган туфрак катламын, төрле әшәкене тотып кала, ә ояларының җир өстендәге өлешеннән нинди генә җан ияләре файдаланмый, су астындагы өлешендә нинди генә балык кунакламый, кондыз булган җирдә үлән үсә, кошлар үрчи, табигать шау чәчәк ата.

Тыюлыкта кошлар да күп. Рәсми мәгълумат буенча монда аларның 195 төрен очратып була. Көртлек, боҗыр, ябалак, кедр чыпчыгы, бытбылдык, кыр тавыгы, торымтай, саз карчыгасы, һөдһөд, солы чыпчыгы– ә сүз бит себер урманы түгел, Казаннан 25 чакрымда гына урнашкан тыюлык турында бара. Өстәвенә, безнең тыюлыкта Европада иң зур саналган ак койрыклы бөркет кабиләләренең берсе яши. Аларның урман өстенә дәррәү күтәрелгәннәрен күрүне табигать саклаучылар зур бәхеткә юрый икән.

Шәһәрнең күпкатлы бюрократия системасында төймәгә басып утыручыларга караганда, дистәләрчә тапкыр азрак хезмәт хакы алучы табигать сакчылары шуның ише «вак» нәрсәләргә шатланып яшәсә генә инде.

Табигатьне хөрмәт итү өчен ниндидер төркем әгъзасы булу мәҗбүри түгел, монда сүз һәрбер кешенең фикер бәлыйгълыгы, үзен дөньяның бер өлеше итеп тоя белүе турында бара. Индеецларның шудый бер гыйбарәсе мәгълүм: «Табигатьне син бабаңнаң мирас итеп алмадың, ә оныгыңнан бурычка алдың».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев