Ялкын
"ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘСКӘҮДӘ НИШЛИ?"
27 һәм 28 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәүдә ике спектаклен тәкъдим итәчәк.
Театр һәр елның ноябрь аенда, традиция буенча, башкалабыз тамашачыларын үзенең спектакльләре белән сөендереп кайта. Бу юлы Мәскәү тамашачысына 27 ноябрьдә Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясе, ә 28 ноябрь Туфан Миңнуллиның «Төш» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.
Театрның "Төш" спектакле күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышлана.
"Төш" пьесасы- Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләренең берсе. Аның премьерасы 2012 елның 23 мартында булган иде. Бу- драматург исән чакта К.Тинчурин театры артистлары уйнаган соңгы әсәр. Әлеге спектакльне карагач әдип, "Мин начар әсәр язмыйм, сез мин язганнан да яхшырак куйгансыз",- дип спектакльнең режиссеры Рәшит Заһидуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерә. Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган "Төш" спектакле тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап бирә.
Спектакльләр Зуев исемендәге мәдәният йортында күрсәтелә.
Спектакльләрнең башлану вакыты:
27 ноябрь- 19.00 сәгатьтә;
28 ноябрь-18.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев